Барлык яңалыклар
Дөнья бу
16 март 2023, 12:21

Үтерүче машина

“Мерседес-Бенц” 22 кешенең башына җитә.

Үтерүче машина
Үтерүче машина

Австрия башкаласы Венаның бер музеенда XX  гасыр башында эшләнгән “Мерседес-Бенц” лимузины саклана. Ул бик күп күңелсез вакыйгалар белән бәйле.

Машинаны Австрия герцогы Франц Фердинанд соравы буенча эшлиләр. Тик ул аның белән озак файдалана алмый, гаиләсе белән Сараевога сәяхәт кылганда аны һәм хатынын атып үтерәләр. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач  “Мерседес-Бенц” Австрия армиясенең данлыклы кавалерия генералы Патевек кулына күчә. Моңа кадәр гел җиңүләргә ирешкән армия бер-бер артлы уңышсызлыкларга тарый һәм Вальево янындагы алыштан соң генерал урыныннан китә. Туган ягына кайткач, акылыннан яза.

Хуҗасыз машинаны Патевек гаскәрендәге бер офицер ала. 1915 елның башында “Мерседес-Бенц” каршы яктан килгән йөк машинасына бәрелә, нәтиҗәдә машина йөртүче, ике солдат һәм офицер мәрхүм була.

Сугыштан соң машинаны Югославиянең хәрби коменданты ала, берничә тапкыр бәлагә тарый, 1919 елның көзендә борылышка сыймый юлдан чыгып каплана. Машина йөртүче җан бирә, комендант бер кулын югалта.

1923 елда машинаны аукционга куялар, аны бик зур хакка яшь табиб сатып ала, ике елдан ул чокырга оча, табиб белән шул чакта юл читендә булган ике крәстиән дә бакыйлыкка күчә.

Моннан соң да машина тынычланмый, аны сатып алган ювелир үз-үзенә кул сала.

Машинаның соңгы хуҗасы Тибор Хиршфилд туйдан кайтып килгәндә дүрт пассажиры белән бәрелеп үлә.

Машина хуҗаларының гына түгел, башкаларның да гомерен аямый. Аның матурлыгына сокланган серб фермеры тәгәрмәч астына эләгеп һаләк була, “Мерседес-Бенц”ның механигы машина астында калып үлә.

Шулай итеп, “Мерседес-Бенц” 22 кешенең башына җитә. “Үтерүче” машинаны музейга куймасалар, ул тагын күпмедер кешенең җанын кыяр иде.

 

Фото: mavink.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: