Барлык яңалыклар
Дөнья бу
9 март 2023, 09:30

Флүрә ГАЗИЗОВА. Хушлашу

Ул агач белән бергә чалкан барып төште. Су салкыны тәнен өтә башлагач тормакчы булды, тик аяк-куллар буйсынмады.

Флүрә ГАЗИЗОВА. Хушлашу
Флүрә ГАЗИЗОВА. Хушлашу

...Әкрен кирәк, ипле кирәк

Ишетергә сандугач сайрауларын...

Шушы җырны әллә каян гына ишетеп калды ул. Эче пошкан чакларда авыз эченнән генә көйли торган булып китте. Менә хәзер дә күңелен ниндидер борчулы хисләр биләп алды. Нәрсәдер җитми, йөрәге ярсып тибә, күңелендә җыелган, бөтерелгән уйлар ташкынын түгәсе, кем беләндер уртаклашасы килә. Яңа гына шау-гөр ки­леп якыннары аның 80 яшен билгеләделәр. Котлаулар да бик күп булды. Сугыш ветераннары авылда ике бөртек кенә калган икән бит. Барлыгы авылдан 150 кеше чы­гып китеп, шуларның 66 сы гына туган якларга әйләнеп кайтты. Хәзер алар да берәм-берәм мәңгелеккә китеп барды. Әллә күңеле шуңа болыксыймы?

Болай барысы да әйбәт кебек. Аяк-куллар сыз­лый сызлавын. Бу яшьтә кемнеке сызламый, түзәсең, ашау ягы да бик әйбәт. Пенсиясен дә биреп торалар. Өе дә җылы, уңайлы, утын ягасы түгел, газ белән генә җылытыла. Карчыгы Зөләйха да, ичмасам, берүзен кал­дырып, бакыйлыкка күчте. Аны тәрбияләп көн узганы да сизелми, хәтта җитми дә кала иде. Бик озак урын өстендә яткан хатынын һич тә авырсынмыйча карарга тырышты. Кызы Зөлфия дә йөрәк өянәгеннән мантый алмыйча әтисе кулында җан бирде. Газиз кешеләрен югалтканга да байтак вакыт үткән. Әй, гомерләр!.. Картның яңаклары буйлап күз яшьләре акты.

Улларының берсе дә атасына охшамады шул. Олысы бик иртә ’’яшел елан” белән дуслашып алды һәм гомерен дә шул юлда очлады. Менә бүген кече улы белән яши. Әллә гаиләсен ташлап кайткан, әллә куып чыгарганнар. Белмәссең...

Карт авыр сулап куйды. Улына атасының пенсиясе генә кирәклеген тиз чамалаган иде инде. Эче бик поша башлагач, ихата-кураны урап керәм дип тышка чыкты. Кояш шактый югары күтәрелгән. Көн матур булырга ошаган, шулчак кылт итеп исенә төште. Бәйрәмгә кадәр әрәмәдә утынга дип зирек агачы әзерли башлаган иде бит. Бер йөк булып бетмәгән иде. Янә биш-алты агач өстисе булыр. Тукта, тиз генә барып килим, тәнем дә язылыр дип җыена башлады.

Бер телем май ягылган икмәк, бер шешә чәен кесә­сенә салып, балтасын култык астына кыстырды да, юлга чыкты. Сугышта яраланган аягына аксап, таныш сукмактан атлады. Кулындагы кәкре таягы – юлдашы. Чирек гасыр шушы юлдан эшенә йөрде. Алда елга да күренде. Кечкенә генә, ярлары текә... Карт янә хатирәләр дөньясына чумды... “Монда Сәхиулла картның тегермән буасы була торган иде,” – дип үзалдына сөйләнде. Әйе, елганың киң болынга коя торган урынында буа буу от­ышлы булды. Ярлары биек булгач, суы да мул. Ачлык елларны күпме кешегә икмәк ашатты тегермән буасы. Тик үзен генә коткаручы булмады!.. Электр кергәч, аның кирәге калмады. Язгы ташкын алып киткән буаны, чы­гымнар чыгарып, яңасын төзергә рөхсәт тә итмәделәр бугай. Әнә кемдер елгага басма салып куйган. Моннан юл туры шул. Татлы хатирәләргә чолганып бара тор­гач, ул әрәмәлеккә килеп җиткәнен дә сизми калды. Иртәнге ярсуы үткән инде, йөрәге дә чәнчеп ала, аягы да сиздереп куйды. Әллә кире генә кайтып китим микән дип тә уйлады. Ярый инде бер килгәч, бераз булса да эшләп кайтыйм дип, ары атлады. Тик агачлар өеме генә күренмәде. Уйланып бара торгач, ул үзенең ялгыш сукмактан кереп киткәнлеген абайламый да калды. Тынчу сазлык исе борынын ярып керде. Чебен-черки отыры явызланды. Агачларда сирәйгәйде. “Адаштым бугай”, – дигән уеннан сискәнеп китте. Ә йөрәге ныклап сиздерә башлады. Даруы да өендә калган ичмасам. Ял итәргә якындагы зирек агачына сөялде. Агачның үзәге черек булып чыкты. Ул агач белән бергә чалкан барып төште. Су салкыны тәнен өтә башлагач тормакчы булды, тик аяк-куллар буйсынмады. “Беттем бугай” дигән уй яшен тизлеге белән башыннан үтте. Ул күзләрен зур итеп ачып күккә карады. Әле генә күк нинди аяз иде... Кап-кара болыт каплаган. Тып-тын... Суык та түгел, җып-җылы суда җепшенеп ята имеш. Шулвакыт колагына таныш җыр ишетелгәндәй булды:

...Әкрен кирәк, ипле кирәк

Ишетергә сандугач сайрауларын...

...Аны эзләделәр... Этләр белән дә эзләделәр, таба алмадылар. Сазлык аны беркем дә таба алмаслык итеп яшереп куйган иде шул. Утлар-сулар кичеп исән калган, тормыш сынауларына бирешмәгән яугир юкка чыкты.

Тик озакка түгел. Агыйделнең язгы ташкын сулары белән бергә өскә калыкты. Җир-ана аның иминлеге өчен кан койган игелекле газиз улын кадерсез итәсе килмәде, күрәсең. Балыкчылар, аны табып алып, өенә алып кайтты. Табигать аңа берничек тә зыян салмаган, үзгәртмәгән иде. Бөек Ватан сугышы ветеранын, батыр сугышчыны авылдашлары хөрмәтләп соңгы юлга озатты.

Авыл имамы җеназа намазын тәмамлаганда ачык тәрәзә аша радиодан әкрен генә аның яраткан җырын суздылар:

...Әкрен кирәк, ипле кирәк

Ишетергә сандугач сайрауларын...

 

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

Флүрә ГАЗИЗОВА. Хушлашу
Флүрә ГАЗИЗОВА. Хушлашу
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: