Барлык яңалыклар
Дөнья бу
5 март 2023, 14:55

Гөлназ ГАФАРОВА. Остеохондроз

...Торып утырды – авырту кимемәде. Хикмәт, нинди әкәмәт булды соң әле бу? Кичтән ул-бу, берни юк иде бит. Авыр эш эшләмәде, авыр әйбер күтәрмәде.

Гөлназ ГАФАРОВА. Остеохондроз
Гөлназ ГАФАРОВА. Остеохондроз

Уң як кабырга астының үтерепләр авыртуына уянып китте Фәнит. Яктырып та килә икән инде. Торып утырды – авырту кимемәде. Хикмәт, нинди әкәмәт булды соң әле бу? Кичтән ул-бу, берни юк иде бит. Авыр эш эшләмәде, авыр әйбер күтәрмәде. Баҗаларына барып, бер-ике сәгать утырып кайттылар, шул булды. Эчкән баштан берәр җиргә бәрелгәнмендер дип тә булмый, рульдә булгач, авызына шайтан суын капмады.

Авыл кешесенең бу җирем сызлый, уң-сулдан чәнчә дип, озаклап үзен иркәләргә вакыты юк. Абзар ягыннан килгән “симфоник оркестр” хәзер барын да урынына утырта. Әмма мал караганда да язылмады кабырга асты, Фәнит абзардан уфылдап килеп керде.

 – Дәваханәгә бар, йөрмә болай интегеп!

Фәните катырак төчкерсә дә, коты очкан Дәриясе бер алдына, бер артына төшеп бөтерелде.

 – Кит әле язмаганны! Узган ел да чебен тешләп бер айлап эшкә чыга алмый яттым. “Нәрсә, абзый, бу юлы кигәвен тешләдемени?” – дияр хирург.

 – И-и-и, сине генә тота ди хәтерендә. Синдәйләр аның аша көненә дистәләгән үтә. Бар, бар, йөрмә үз-үзеңне җәфалап!

Икенче көнгә авырту кабырганың сул ягына күчте.

 – Остеохондроз бу, аны шулай күчеп йөри, диләр. Сузма, бүгеннән дә калмыйча дәваханәгә сыпырт.

Хатынының үз туксаны туксан. Ә Фәнитнең, Дәриясенә әйтмәсә дә, эчен бер корт кимерә. Баҗаларыннан кайткач булды бит бу хәл. Әллә... Баҗа баҗаның көтү көтүен тели, диләрме әле?! Булмас димә. Әле Фәнитләрнең яңа машина алганына бер айлап кына. “Сезнең өчен бик шатмын, күптәннән кирәк иде сиңа машинаңны яңартырга!” – дип кулларын кысып, машинасына бүләген дә салып куйган булган иде баҗа тиешле кеше! Бик үк ышанып бетмәсә дә, телевизордан “Гадалка”ны караштыра Фәнит. О-о-о, үз дигәненә ирешер өчен, ниләр генә кыланмый адәм баласы. Һуш китәрлек.

Йокларга яткач, теге авырткан урыннан бераз өстәрәк ачыттырып тагын бер “хандрос” барлыкка килде. Фәнит сикереп кенә торды да, шул урыннан матрасны кулы белән капшап карады. Ах! Матрастан чыккан пружинаны бары юка җәймә генә каплап тора ләбаса! Кулларына ышанмыйча, Фәнит утны кабызды. Менә нәрсәдә икән гыйллә. Бу ачышка куанып, җиденче төшен күреп, гырлап йоклап ятучы Дәриясенең кабыргасына төртте. Хатынының уянасы килмәде, авыз эченнән нидер мыгырданып, икенче якка әйләнеп ятты.

 – Дәрия, Дәрия дим! Уян әле. Таптым бит “остеохондроз” урынын.

Хатыны күзләрен ачты , ут яктысы төшкәч, битен юрган белән капларга ашыкты.

 – Нәрсә таптың тагын? – Йокы аралаш Дәрия берни аңламады.

Фәнит тавышын күтәреп:

 – “Остеохондроз” урынын таптым! Менә, тотып кара! Татар тотып карамый ышанмый ул.

Эшнең нидә икәнен аңлап алгач, Дәриянең йокысы качты, эче катып көләргә тотынды.

 – Идән юганда, карават астына нинди мамык тулган дип аптырадым, карыйм – матрасны пружинасы тишеп чыккан. Нәкъ минем яткан яктан җитмәсә. Мин ни, аны-моны уйлап тормадым, матрасны әйләндердем дә салдым!

Бу юлы икесе бергә көлеп җибәрде.

Ярый баҗа турындагы шикләнүләремне хатынга әйтмәдем, дип сөенде Фәнит. Сабыр төбе – сары алтын! Борынгылар белми әйтмәгән. Ходай Тәгалә колакны ике, авызны бер итеп, юкка гына яратмагандыр, мөгаен. Күбрәк тыңласыннар, азрак сөйләрләр, дигәндер.

Ял көне Фәнит Дәриясе белән шәһәргә барып, ортопедик матраска заказ биреп кайтты. Бер атнадан алар рәхәтләнеп яңа матраста йокларга яттылар.

Фәнит аны кат-кат сыпырып карады.

 – Хатын, хандроска мәдхия җырлыйбыз хәзер. Ул булмаса, мондый уңайлы матрас алу әле уйда юк иде бит.

 – Соң, әлбәттә! Әмма мәдхияңне башта миңа җырларга онытма! – дип көлде Дәриясе.

Ә “хандрос”лы матрасны ташламадылар: оныкларга менә дигән батут ролен үти ул хәзер.

 

 

Гөлназ ГАФАРОВА. Остеохондроз
Гөлназ ГАФАРОВА. Остеохондроз
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: