Барлык яңалыклар
Дөнья бу
1 март 2023, 11:14

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Чуалган язмышлар (1)

"Укырга китәсең икән, безнең арада бар да бетә бүгеннән. Хатынсыз яшәмәм, кызлар белән дөнья тулы. Насыйбы чыгар әле миңа да. Быел көздән дә калмыйм, өйләнәм..."

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Чуалган язмышлар (1)
Мәрьям ШӘМСИЕВА. Чуалган язмышлар (1)

Нишләргә? Нишләргә аңа хәзер?” Әлфия, үз-үзенә шул сорауны биреп, бәләкәй генә бүлмәсен, әрле-бирле ничә тапкыр урагандыр. Юк-юк, түзеп тора алмый бу тиклем ялганга. Кемне алдады соң бу хатын ничә еллар буе? Тормышында иң кадерле кешесен, ирен алдап яши бит күрәләтә. Тегесе дә харап, Әлфия алдында үзен әллә кемгә куеп, мыскыллы елмаеп карап торган була әле аңа. Нәрсә дип мактанган була соң әле беркөнне, күкрәген сугып: “Шаярма минем белән, үземә охшаган, томрап торган өч малай үстереп ята бит әле күршең!” – дигән була. Анысы дөрес инде, нишлисең, нәкъ тә, үзе әйтмешли, өч кара чутырның әтисе мин дип мактанырлыгы бар.

Йокларга дип яткан караватыннан сикереп торды кыз, әле тәрәзә, әле өстәл янына килеп, нәрсә уйларга да белми, уранды да йөрде өй буйлап. Әнә, өстәлдә яткан кәгазь бөтенләй башканы сөйли. Бүген инде йөз кат укылган сүзләрне, утны яндырмаса да, хәрефләп укып бирә ала Әлфия. Уку гына түгел, ятлап бетерде инде ул җөмләне. Тик ничек барып әйтәсең аны Искәндәргә?

Ә шулай да, барып әйтсәң нишләр иде икән? Иң гаеплесе, сүз йөрткән кеше икәнен бик яхшы белә Әлфия. Бик кызу холыклы инде Искәндәр, я сугып очырыр үзен. Бу кызый мине ярата бит әле, дип уйлап та тормас. Ә үзе, үзе, оныта алдымы икән яшьлектәге мәхәббәтен, сылулардан сылу Әлфиясен? Тик Әлфия барыбер дөресен әйтәчәк аңа бүген. ”Кырын эш, кырык елдан соң да беленә”, – диләр, кем дә булса дөресен әйтергә тиештер ул мактанчыкка.

Әй, Әлфия, Әлфия, тыныч кына яшәп ятсаң ни була соң, оныт инде, оныт шул Искәндәрне! Күпме егетләр йөрде артыңнан. Ник берәрсенә әйләнеп карасаң, ичмасам. Харап икән, берәүнең яшьли сөйгән ярын тартып алганнар. Үзең теләп бирдең түгелмени читләргә сөйгән ярыңны? Соңыннан инде, онытырга теләп, әллә кайда читләргә дә чыгып китеп карадың, оныта алмадың шул күрше егетен. Һаман да, үзенә сиздермәсәң дә, янасың- көясең. Күршедә генә яшиләр бит, ичмасам! Көн саен күрмәсә дә, ялга кайткан саен, шуларның ихатада йөргәннәрен аз күзәтәмени тәрәзәдән. И үзенчә көлгән була Искәндәр! Көл әйдә, көл! “Көлке көлә килә, артыңнан куып килә”, –диләр.

Әнисе дә нишләргә белми. Чәй эчеп утырган җиреннән, акрын гына тора да, кызын җитәкләп өстәл янына китереп утырта. Аның моңсу йөзләренә карый да, авыр сулап куя. И бу ярату дигәннәрен, тезләнеп, ялварып алып булмый торган нәрсә икәнен белсә дә, уйлап очына чыга алмый уйларының Флүрә.

Нигә, кай ягы белән аның Әлфиясе шушы Гүзәлиядән ким соң? Бишектән төшкәннән башлап Искәндәр белән бергә үстеләр, бер мәктәптә укыдылар. Әлфия укып беткәнче, армиядә йөреп кайтты егет. Ике-өч көн саен сагыну хатлары йөреп кенә торды араларында. Хатларының икесенең берсендә, мине көтәсең, кайту белән туй ясыйбыз, син бары тик минеке генә, дип язарга онытмый иде Искәндәр.

Үсеп, егет булып кайтып керде солдат хезмәтеннән. Кайтып керүенә, нечкә биленә килештереп, озын күлмәкләрен кигән, чәчкәле көянтәләрен иңбашына салып суга барган Әлфиясен очратып, һушы китте егетнең. Мондый кызга хуҗа тиз табылыр, әле табылмаган булса. Тизрәк эләктерү хәерле үзен! Әйе, ай яктысында, өй кырыннан кочаклашып үтеп барган Әлфия белән Искәндәрне аз күзәтмәде Флүрә апа. Юк, юк, каршы төшәргә уйламады аларның мәхәббәтенә ана. Тик Әлфиясенең максаты зурдан шул: “Әни, мин укырга тиеш. Теге вакытта, әтием янында үз эшен яхшы белгән табиб булган булса, син ялгыз яшәмәс идең, әнием, бүгенге көндә!”

Әй, Фәйзулла, бигрәк үкенечле булды шул гомерең. Кем сине шулай, ат өстеннән егылыплар төшеп кенә, харап булыр, дип уйлаган. Барды ул табибка: “Кабыргаң сынган абзый, авыр эшкә тотынма, саклан, төзәлә ул”, – дигәннәр иде дә, бер дә төзәлергә уйламады.

Искәндәр күпме генә каршы килсә дә, укырга кереп кайтты Әлфия. Канатланып-очып кына йөрде ул көннәрдә. Искәндәрне генә әтиләре читкә җибәрү, укыту турында уйламадылар: “Әнә, эш җитәрлек өйдә! Кирәге чыкса, биш-алты ай укып кайтыр шоферга. Ике кулы бар, эшләр, дөнья көтәр!” –  шул булды әтисенең өзә сугып әйткән сүзе.

Август ахыры якынлашып килә иде шикелле. Беркөнне Әлфия егыла-каплана өйгә килеп керде.

 – Әнкәй, кара әле тәрәзәдән, күрше Әхнәф абыйлар безгә кереп яталар. Әллә нинди таныш түгел бер абзый да бар. Сания апа белән Искәндәр дә ияргән.

– Эй Аллаһым, бер дә юньлегә йөрмиләр инде болар. Кызым, бар әле эчке бүлмәгә уз!

Шаулашып, гөрләшеп килеп керделәр күршеләр.

– Кызлы кешенең капкасына, кырык ат бәйләнер, диләр. Берне генә, үзебезнең атны гына бәйләргә уйладык әле, Флүрә, – дип, әнисе белән зурлап күрештеләр күршеләре. – Сез дә кызның гүзәле, бездә егет солтаны! – дип, таныш түгел абзый да сүзне дәвам итте.

Менә икән, юкәдә икән чикләвек! Мине укырга барудан туктата алмагач, менә нишләргә булганнар. Искәндәр кичә нидер сиздереп алган иде шул: “Риза булмасаң, алып калу юлын табарбыз барыбер”, – дип әтәчләнә иде түгелме? Әлфия, эчке бүлмәдән йөгереп чыкты да, кунаклар белән исәнләшеп, Искәндәрне үзе белән ияртеп алып чыгып китте. Бик озак сөйләштеләр алар. Ләкин соңгы сүзен Әлфия бик каты итеп әйткәндәй булды:

– Бергә булырга уйлыйбыз икән, көт син мине, Искәндәр! Өч-дүрт ел тиз генә үтә дә китә. Миңа укырга кирәк, аңла син мине, Искәндәр!

Әмма да, соңгы сүзне ул түгел, Искәндәр әйтте шул өзеп:

– Укырга китәсең икән, безнең арада бар да бетә бүгеннән. Хатынсыз яшәмәм, кызлар белән дөнья тулы. Насыйбы чыгар әле миңа да. Быел көздән дә калмыйм, өйләнәм.

Артына борылып та карамый чыгып китте Искәндәр.

– Әй, әнием, нишләдем соң мин, нишләдем? Яратам бит мин аны, әнием, бик яратам. Ничекләр яшәрмен соң аңардан башка? Бигрәк үзсүзле икән Искәндәр. Менә, әнием, күрербез, юлына беренче очраган кызны җитәкләп кайтып керәчәк ул!!

Артларыннан чыгып йөгерердәй булды Әлфия Искәндәрнең. Тик нигә? Сөйләшкән иделәр бит алар аның белән уку турында. Димәк, Искәндәргә Әлфиянең сүзе бернигә дә тормый.

(Дәвамы бар.)

Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.

Фото:  drobotdean,  Freepik.

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Чуалган язмышлар (1)
Мәрьям ШӘМСИЕВА. Чуалган язмышлар (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: