Барлык яңалыклар
Дөнья бу
26 февраль 2023, 12:46

Илшат НӘҖМИЕВ. Чучак тавына экскурсия

Хәнифә Сәрвәр кызы оештырган экскурсия гомер буе онытылмый...

Илшат НӘҖМИЕВ. Чучак тавына экскурсия
Илшат НӘҖМИЕВ. Чучак тавына экскурсия

Бала чакларымның истә калган һәр мизгеле җанга якын, кадерле. Хәтеремнән җуелмасын, үзем белән бергә китеп югалмасын ул истәлекләр. Әнә шуның өчен, аларны мин ак кәгазь битләренә төшереп куярга тырышам, вакыт табып, компьютерда бастырам. Хәзер мөмкинлекләр зур.
Иң башта мин Илеш районы Югары Яркәй сигезьеллык мәктәбендә белем алдым. 4нче сыйныфтан алып безнең классны Хәнифә Сәрвәр кызы Дәүләтгәрәева җитәкләде. Ачык йөзле, яхшы күңелле, шул ук вакытта таләпчән дә була белде ул. Сагынып сөйләрлек истәлекләр калган шул чаклардан. Түбән Яркәй авылы янындагы Чучак тавына экскурсиягә барган вакыт онытылмый. Җәяүлегә байтак ара бит ул. Уң якта ындыр табагы, машина-тракторлар остаханәсе, сул якта иске зират кала. Менә Кечесу елгасы. Буаны чыгып, бераз баргач, Түбән Яркәй авылының Мәктәп урамына борылабыз. Шул урамнан күпмедер атлыйсы бар. Аннары безне Базы тугайлары каршы ала. Елга аръягында савучыларның җәйге лагере яныннан үтеп, озакламый Чучак тавына күтәреләбез.
Тау башына менгәч, офыклар киңәеп, киң дөньялар ачыла. Әнә Югары Яркәй, Түбән Яркәй, Югары һәм Түбән Череккүл, Иске Күктау авыллары, елгалар, таулар, урманнар... Без яшәгән өйләр күренәме икән? Карашлар тагын да ераккарак күчә, туган якның бөтен матурлыгы уч төбендәгедәй күренә. Исләребез китеп, бик озак карыйбыз тирә-якка. Өйдән алып килгән ризыкларны ашап тамак туйдыргач, рәхәтләнеп уйныйбыз, әллә күпме сөйләшеп утырабыз. Тирә-якны тамаша кылып, күңелебез булганчы ял итәбез. Йөкләребез җиңеләеп, яхшы кәеф белән кайтыр юлга чыгабыз. Май аеның ямьле бер көне әнә шулай матур булып истә калган.
Без бәләкәй чакта Чучак тавы итәгендә ялгыз нарат кына үсә иде. Соңрак тирә-ягына, посадка итеп, бик күп агачлар утыртканнар. Алар хәзер урман шикелле зур булып үскән. Түбән Яркәйгә кайткан саен әнә шул тауга ерактан гына карап торам. Мәктәп елларыннан алып янына барганым да, башына күтәрелгәнем дә юк.
Хәнифә Сәрвәр кызы оештырган экскурсия гомер буе онытылмый. Беркем дә безгә ул вакытта автобус бирмәгән: җәяүләп барып, җәяүләп йөреп кайтканбыз. Шуны беләсем килә: Югары Яркәйдәге сигезьеллык мәктәптән Чучак тавына тиклем ничә чакрым булыр икән? Балачагым истәлекләрен яңартып, Базы буйларыннан йөреп кайтырга иде...
Безнең мәктәп елларына ямь өстәп, төрле бәйрәм чаралары, экскурсияләр оештырган өчен зур рәхмәт Сезгә, Хәнифә Сәрвәр кызы! Сау-сәламәт булыгыз!

Куергазы районы,

Шәбагыш авылы.

Илшат НӘҖМИЕВ. Чучак тавына экскурсия
Илшат НӘҖМИЕВ. Чучак тавына экскурсия
Илшат НӘҖМИЕВ. Чучак тавына экскурсия
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: