Барлык яңалыклар
Дөнья бу
30 гыйнвар 2023, 20:33

2023 елда кемнәр вакытыннан алда пенсиягә чыга ала?

Пенсия белән тәэмин итү турындагы закон буенча аерым гражданнар пенсиягә вакытыннан алда чыга алачак. Кемнәр соң алар? Җавап бирәбез. Моның җиде нигезе бар.

2023 елда кемнәр вакытыннан алда пенсиягә чыга ала?
2023 елда кемнәр вакытыннан алда пенсиягә чыга ала?

“РИА Новости” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, әлегә элекке (совет) кагыйдәләре буенча да хаклы ялга чыгып була. Җиде төп кагыйдә бар.

Пенсия реформасы үзенең күчеш чорын дәвам итә. Гамәлдәге закон билгеләгәнчә, пенсия яше акрынлап күтәрелергә һәм 2028 елга хатын-кызлар өчен – 60 һәм ир-атлар өчен 65 яшькә җитәргә тиеш.

Закон буенча киләсе этап – 58 яшьлек хатын-кызларның (ягъни 1966 елгы) һәм 62 яшьлек ир-атларның (ягъни 1961 елгы) пенсиягә чыгуы.Димәк, 2023 елда гомуми тәртиптә картлык буенча пенсиягә беркем дә чыгарга тиеш түгел. Киләсе елда  хаклы ялга 1965 елгы хатын-кызлар һәм 1960 елгы ир-атлар чыгарыла. Ярты еллык цикл гамәлдән чыга. Хәзер ул бер еллык циклга күчә.

Шундый ук хәл законда 2025 һәм 2027 елларда пенсиягә чыгучылар өчен дә каралган. Монысы да җиңел түгел. Хәзер страховкалау пенсиясенә хокук алу өчен гражданга өч шарт үтәргә кирәк: законда билгеләнгән яшькә җитү; стажны минималь дәрәҗәдән түбән эшләмәү һәм пенсия баллары җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Әлегә реформа тәмамланмаган: барлык өч күрсәткеч буенча да ел саен коррекция бара. Шуңа күрә кайбер гражданнар бу таләпләргә җавап бирмәгәндә, аю кебек, акча урынына, тәпи суырырга тиеш.

КЕМ БУ МӘСЬӘЛӘДӘ ТАШЛАМАЛАР БЕЛӘН ФАЙДАЛАНА АЛА СОҢ?

Иминият пенсиясенә хокук алу өчен гражданга өч шарт үтәргә кирәк: законда билгеләнгән яшькә җитү, стажны минималь дәрәҗәдән түбән эшләмәү һәм пенсия баллары җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Әлегә реформа өч күрсәткеч буенча да ел саен төзәтү эшләре бара. Шуңа күрә кайбер гражданнарга пенсиягә чыгуларын көтәргә туры киләчәк. Тик бу алар махсус категорияләрнең берсенә карамаган очракта гына.

БУ КАТЕГОРИЯЛӘРГӘ КЕМНӘР КАРЫЙ? БЫЕЛ ПЕНСИЯГӘ ЧЫГУ КЕМНӘРГӘ ГАРАНТИЯЛӘНГӘН?

Пенсия белән тәэмин итү турындагы законда аерым ташлама-льготалар каралган. Алар буенча аерым гражданнар пенсиягә вакытыннан алда чыга алачак. Кемнәр соң алар? Җавап бирәбез. Моның җиде нигезе бар.

  1. 37 ел эш стажы булган хатын-кызлар һәм 42 ел стажы булган ир-атлар, әмма пенсиягә чыгучы хатын-кызларның яше – 55, ә ир-атларның кимендә 60 булырга тиеш.
  2. Педагоглар, сәламәтлек саклау һәм мәдәният хезмәткәрләре – гомуми стажлары кимендә 25 ел булса, һәм алар әлеге күрсәткечтән өч елга күбрәк эшләгән очракта хаклы ялга чыгарга мөмкин.
  3. Эш урыннары махсус законда билгеләнгән хәвефле шартлары булган производстволар хезмәткәрләре – алар тармак законнарында билгеләнгән махсус стажны эшләгән очракта пенсиягә чыга ала
  4. Күпбалалы аналар. Әгәр хатын-кызның өч баласы бар икән, аңа пенсия 57 яшьтән, дүрт булса – 56 яшьтә, бишәүгә 50 яшьтән каралган. Тик моның өчен балаларның һәммәсе дә 8 яшьтән өлкәнрәк булырга, ә ана кешенең хезмәт стажы 50 яшьтән ким булмаска тиеш.
  5. 8 яше тулган инвалид балаларның ата-аналарына. Бу очракта хатын-кыз 50 яшьтән пенсиягә чыгарга мөмкин, ләкин аның хезмәт стажы 15 елдан ким булырга тиеш түгел. Ир-атка исә 55 яшьтән ким булмыйча, 20 еллык хезмәт стажына ия булу төп таләп.
  6. Ерак Төньякта эшләүчеләргә – 15 елдан артык хезмәт стажы, шул ук вакытта хатын-кызга кимендә 55 яшь, ә ир-атларга кимендә 60 яшь булырга тиеш.
  7. Эшсез яшәүче пенсия алды пенсионерлары (55 яшьлек хатын-кызлар, 60 яшендә ир-атлар). Тик бу шарт пенсия алдандагы кешегә хезмәт хакын югалткан очракта гына (штатны кыскарту яки эш бирүче ликвидациясе) гамәлгә керә.

Законнарны белегез! Теләсә кайсы суд-мәхкәмәдә җиңеп чыгарсыз!

Тик бу илдә аларны файдаланырга язмасын...

Фото: идея-малого-бизнеса.рф

2023 елда кемнәр вакытыннан алда пенсиягә чыга ала?
2023 елда кемнәр вакытыннан алда пенсиягә чыга ала?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: