Барлык яңалыклар
Дөнья бу
25 гыйнвар 2023, 23:02

Мадриль ГАФУРОВ. Бүре үзәне

Айсылу, күбә янган арада Закирга хушлашу хаты язган, дип сөйлиләр, ә соңыннан ул үзе бүреләргә ташланган...

Мадриль ГАФУРОВ. Бүре үзәне
Мадриль ГАФУРОВ. Бүре үзәне

БАЛАЧАК ХАТИРӘЛӘРЕННӘН

 

 

Хәзер анда колхоз фермасы. Янәшәдә – шәһәргә илтә торган юл. Мин туган ягыма кайткан саен шушы үзән аша салынган яңа күпердән узам һәм нигәдер күңелем шомлана...

Кайчандыр бу үзән буйлап бормаланып салкын сулы бәләкәй генә елга ага иде. Хәтта җәйнең иң эссе көннәрендә дә аның суына аягыңны тыксаң – көзән җыера.

Үзән битләүләрендә куе шомыт куаклыклары, ә чак кына өстәрәк – чикләвек агачлары үсә. Авыл балалары җиләк- җимеш өлгергән вакытта бу куаклыкларны аяусыз кырды. Моннан соң аларга еллар буе үзләренең яраларын төзәтергә туры килә. "Кайсы чакта үзәндә зур-зур алышлар була иде. “Югары оч” һәм “түбән оч” малайлары табигатьнең шушы күркәм почмагының иң яхшы урыннарын бер-берсеннән тартып алу өчен сугыша торганнар иде. “Сугыштан” соң ыштан-күлмәкләрен ерттырып, йөзләрен күгәртеп кайталар иде. Ләкин әниләрне борчыган нәрсә ул булмады (ерткансың икән — ялангач йөр). Аларны балаларының иртәдән кичкә тиклем югалулары борчыды. Барлык хатын-кызлар — колхоз басуларында (сугыш, ир-егетләр фронтта). Аларның үз бакчалары чүп үләннәре белән каплана. Балалар, әлбәттә, кулларынан килгән тиклем үз хужалыктарында эшләде. Ләкин авыл читендә башлыкларының әче сызгыруын ишетеп, нинди малай өйдә түзеп утырсын инде?!)

Балаларын өйдә тотарга теләп, әниләр төрле юк-бар уйлап чыгаралар. Аларның сөйләве буенча, үзән башында җен оялаган икән, ул, малайларның телен йолкып алып, шуның белән туклана икән. Әгәр дә апрель иртәләренең берсендә “Чулак” кушаматлы лесник колхоз идарәсенә җан өшеткеч язу алып килмәсә, алар тагы да әллә нәрсәләр уйлап чыгарырлар, ә малайлар һаман да үзләренчә эшләвен дәвам итәрләр иде... Мин ул язуны укымадым. Ләкин аның эчтәлеге йорттан-йортка күчеп йөрде һәм торган саен кабара барды. Ул вакыйга минем хәтеремдә менә шулай сакланып калган...

 

*  *  *

 

Аяк астында язгы кар шыгырдый. Айсылу ялан буйлап атлый. Аякларында җылы пима. Аларны кичә генә Катерина апа төпләгән иде. Шунысы гаҗәп, сукыр кеше ничек итеп шулай төпли ала икән? Айсылу аны бик ярата. Айсылуның әтисен һәм әнисен кулаклар үтергәннән, ә йортларын яндырганнан соң         Катерина апа Айсылу өчен әти дә, әни дә булды. Янган йорттан ул Айсылуны чак-чак кына коткарып алып калган, дип сөйлиләр...

...Күрше хатыны Катерина йорт эчендә бала тавышын ишетеп, озак уйлап тормый, өйгә ташлана. Айсылуны алып чыга, ләкин үзе сукырая. Ялкын аның ике күзен дә яндыра. Ул авылга шәһәрдән килгән була, анда китапханәче булып эшләгән. Туган-тумачасы юк. Ятим калган Айсылуны тәрбиягә аңа бирергә карар итәләр һәм халыктан җыелган акчага аларга йорт салып бирәләр.

Катерина белән Айсылу бик нык дуслашып киттеләр. Әлбәттә, аларга яшәве җиңел булмады. Катерина итек, пима төпләү белән шөгыльләнде, моның белән күп акча эшләп буламыни инде?! Өстәвенә, сукыр килеш. Дөрес, һәр елны җәй көне Айсылу колхозда эшләде. Ничек кенә булмасын, хезмәт көне бара. Ә көзен ул иген ала. Менә шулай итеп ул унынчы сыйныфны тәмамлады һәм үзе үк мәктәптә укыта башлады. Шуннан соң иркенрәк тын алдылар.

Аңа күрше авылда укытырга куштылар. Ерак түгел. Менә шуның өчен дә Айсылу үз авылыннан йөреп укытырга булды. Таң ату белән ул мәктәпкә китә, ә төш аугач, өенә кайтып та  җитә. Әйтерсең, ул атламый — оча. Утын кисә (көзен бригадир җитәрлек ташыган иде), су ташый, ә соңыннан Катерина апасы янына утырып, малайларның һәм кызларның сыйныфларында яшәгән куян баласын ничек тәрбияләүләре турында сөйләп көлә.

Аяк астында кар шыгырдый. Айсылу, үз уйларына бирелеп, елмая. Бүген атнаның соңгы көне. Шимбә. Иртәгә ул район үзәгенә базарга барачак. Ул күптән инде Катеринага яңа күлмәк алырга тели. Үзенә дә берәр нәрсә алса комачауламас...

Аяк астыңда кар шыгырдый. Югарыда йолдызлар күз кысыша. Тик бүген  ай гына юк. Каядыр яшеренгән. Айсылу Закирны озаткан кичне хәтерли. Алар койма буенда бик озак утырган иделәр. Ул чакта да төн, бүгенге кебек, караңгы иде. Закир, кыз үзен көтмәс, башкага тормышка чыгар, дип кайгырды. “Көтәрмен”, — диде кыз. —“Ышанмыйсыңмы? Әйеме? Йә әле, үп мине!” Шулай диде дә иреннәрен тешләде. Гаҗәп, ничә ел йөриләр, ә бер тапкыр да үбешкәннәре юк. Аларның шушы кичкә тиклем мәхәббәт турында сөйләшкәннәре дә булмады. Яхшы дуслар гына... Ләкин кичәләргә бер-берсеннән  башка бармасларын яхшы аңлыйлар иде. Барлык авыл халкы аларга җылы карашта, алар турында теләсә ни сөйләгән бер генә кеше дә булмады.

Закир кыюсыз гына аңа тартылды, һәм шулчак кайдан килеп чыккандыр — ай күренде. Шулкадәр якты. Икесе дә  каушап калды, кулларын коймадан аерып, кычытканнар арасына барып төштеләр.

Тиздән сугыш тәмамланачак, Закир әйләнеп кайтачак, һәм шул чак... Шул чак ни булырын Айсылу үзе дә күз алдына китерә алмый. Ләкин нидер булырга тиеш бит.

Аяк астында кар шыгырдый. Төнге аяз күктә йолдызлар күз кысыша.

Менә ул үзән башына да килеп җитте. Бу урын турында күпме әкиятләр сөйли торган иделәр. Монда куркырлык берни дә юк. Күпме тапкыр бу үзән буйлап ул ялгызы йөрде, ләкин берни дә очратканы булмады.

Юл ачыграк күренә башлады. Бу ни? Ни өчен йолдызлар үзән төбендә җемелди? Ә-ә, суда чагылалар, күрәсең. Ләкин ул күптән кар белән капланган бит. Ә йолдызлар — яшелләр — якынайганнан-якы- ная бара. Төрле яктан. Капыл башына килгән уйдан Айсылу дертләп китте. Бүреләр! Аның яз көне ач бүреләр өеренең кешеләргә һөҗүм итүе турында картлардан ишеткәне бар иде. Шик юк — болар бүреләр. Нишләргә? Ул йөгерергә тели... Ләкин кая? Кинәт аның каршына кар астыннан ниндидер зур карачкы калкып чыкты, “күбәләр”, — дип уйлады ул. Шунда ук аның башына икенче уй килә: ут кирәк, бүреләр уттан курка. Бу турыда Катерина апа да әйтә торган иде. Ул Айсылуның сумкасына шырпылар салып, бервакытта да аларны ташламаска кушкан иде. Ләкин шырпылар кайда соң? Айсылу ашыгып сумкасын актара. Ә-ә, менә алар! Ерткычлар якынайганнан-якыная, алар Айсылуны төрле яктан уратып алган. Айсылу, тубыгына тиклем көрткә батып, күбә янына килә. Аны каплаган карларны тиз генә ишеп төшерә дә бер уч печән тартып чыгара. Куллары калтырый, шырпысын кабыза алмый. Ә бүреләр якын гына, аларның күзләре куз кебек. Бүреләрнең берсе Айсылуга ташлана. Ул, сумкасы белән селтәнеп, әче итеп кычкырып җибәрә. Шул чакта печәнгә ут кабына, караңгылык артка чигенгәндәй була...

Бүреләр, уттан куркып, читкә сикерәләр. Ләкин алар үзләренең корбанының хәлен аңлый, күрәсең. Алар янган күбә тирәли тезелешеп утыралар да утның сүнүен көтәләр.

Айсылу яңадан-яңа печән көлтәләре йолкып ала. Шырпы кабы каядыр төшеп югала. Ничек кенә булмасын — утны сакларга кирәк. Тиздән таң атачак. Бәлки, берәр кеше килеп чыгар. Ләкин Айсылу мәктәпкә барыбер соңлар инде.

Бүреләр көтә. Айсылу аларга карый һәм аңа куркыныч бернәрсә дә юк кебек. “Ә-ә, куркасызмы?” — дип сөйләнә ул яңа кәлтәгә ут кабызып.

Кинәт ул чана шыгырдаган тавыш ишетеп кала. Тавыш якынайганнан-якыная. Ат пошкыруы ишетелә. Менә ул үзәнгә  дә килеп төшә...

— Коткарыгыз! — дип кычкыра Айсылу. Үзенә калса, көчле кычкырган сыман. Ә аның тамагыннан чак кына ишетелерлек тавыш чыга. Ләкин бу ни? Ат кинәт алга омтыла. Айсылу чанада утырган кешенең бөтен көченә дилбегәне тартканын күрә, ләкин ат аңа буйсынмый, үзәннән чыгып ычкына...

— Туктагыз! — дип кычкырырга әйтә Айсылу. Аның күзләрен яшь томалый, тамагына нидер тыгыла...

Бүреләрнең берничәсе чана артыннан куа төшә. Ләкин калганнары күбә янындагы кешене каравыллап калалар.

Тагы да бүреләр белән ялгызы калган Айсылу күбәгә ут капканын да күрми кала. Күбә төрле яктан ялкынга күмелә...

 

*  *  *

Айсылу, күбә янган арада Закирга хушлашу хаты язган, дип сөйлиләр, ә соңыннан ул үзе бүреләргә ташланган... Шулай булганмы, әллә башка төрлеме — белмим. Аның хатын укымадым. Ләкин шушы фаҗигале апрель иртәсе хәтеремә төшсә, минем күңелем шомлана.

 

Фото: w-dog.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: