Барлык яңалыклар
Дөнья бу
25 гыйнвар 2023, 10:02

Илшат НӘҖМИЕВ. Краснокама истәлекләре

...Башкорт дәүләт университететын тәмамлавыбызга да быел җәй утыз биш ел тула.

Илшат НӘҖМИЕВ. Краснокама истәлекләре
Илшат НӘҖМИЕВ. Краснокама истәлекләре

И бу гомер дигәннәрең... Башкорт дәүләт университететын тәмамлавыбызга да быел җәй утыз биш ел тула. Очрашып бер сөйләшергә, истәлекләрне яңартырга вакыт.
4 нче курста укыганда без, филология факультетының башкорт һәм татар бүлекләре студентлары, Краснокама районының бер колхозында яшелчә җыюда катнашкан идек. Авылдан читтә -- вагончыкларда яшәдек. Анда булган хәл-вакыйгаларны артык хәтерли дә алмас идем, әдәби-иҗат түгәрәгенең “Акчарлаклар” стена гәзитенә материал әзерләгәнмен икән. Миндә аерым дәфтәр битләре сакланып калган. Шул истәлекләрне “Тулпар” журналын укучыларга, сабакташларыма җиткерәсем килә. 

“Без яшәгән лагерьны мин канатларын җилпеп очарга әзерләнгән кыр казына охшатам. Вагоннар шундый тигез урнашкан. Аларның әйләнә-тирәсендәге үлән дә юньләп тапалмаган. Әллә кайлардан, Нефтекамага алып бара торган юлдан балкып күренә безнең каз канатларыдай ап-ак “өйләребез”.
Менә кич тә җитте. Лагерь эчендәге биек баганаларда утлар кабынды. Тирә-якта җәйрәп яткан басулардан салкын җилләр исеп куйды. Шул җилләрдән ышыкланырлык урманнары да ерак бит әле аның.
Караңгы төшү белән юлларда утлар күренде, озакламый мотор тавышлары ишетелде. Алар, якынайганнан-якынаеп, вагоннар артында тынып кала. Тимер атлар ял итсен, суына торсын әйдә. Магнитофоннар белән “коралланган” берничә егет лагерь буйлап тарала. Авылларында кызлар беткәндер... Бу төндә үзләренең утсыз-нисез салкын вагонында Мирас абый белән Алмаз абый гына өшеп-туңып чыкканнардыр инде.
...Иртән безне ашханәдә уңган кызларыбыз Элеонора, Рәйсә, Ләйсән, Гөлчирә көтеп торалар. Радиоалгычтан моңлы көйләр агыла.
-- Рәхмәт сезгә, кызлар! Тәмле ашларыгыз, көләч йөзләрегез, җылы сүзләрегез белән күңелләрне күтәрдегез. Хәзер инде басудагы бөтен яшелчәне бер көндә җыеп бетерербез кебек тоела.
Безне алырга әнә автобус та килеп җиткән. Шофёр бабай сикәлтәле юллардан да йомшак кына итеп, селкетмичә генә алып бара. Башкортстан радиосының иртәнге концертын автобуста Гүзәлия Сәлимова дәвам итә. Аңарга тиз үк башкалар да кушыла.

Туган авылым урамын

Кабат-кабат урадым.

Баш очымда кош сайрады --

Бәхетемә юрадым.

Туган авылыбыз урамнарыннан җырлап үткәнче, Краснокама басуларында тир түгәсебез бар әле. Көзләр җитеп, кошлар сайрамаса да, күңелләрдә һәрвакыт яз булсын. Һәркем үзенең тыныч хезмәтен халкыбыз, илебез бәхетенә юрасын”.


Куергазы районы,

Шәбагыш авылы.

Илшат НӘҖМИЕВ. Краснокама истәлекләре
Илшат НӘҖМИЕВ. Краснокама истәлекләре
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: