Барлык яңалыклар
Дөнья бу
24 гыйнвар 2023, 10:31

Земфир АХЪЯРОВ. Тормыш – көрәш!

Әти-әнисез калдым, бер туганым үлде, серләшер кешем булмады минем.

Земфир АХЪЯРОВ. Тормыш – көрәш!
Земфир АХЪЯРОВ. Тормыш – көрәш!

Поездга утырганда була торган мәхшәрне яратмыйм мин. Барысы да ашыга, чемодан-сумкалар бәрелешә. Тизрәк үз урыныма кереп тынычланып калам. Мөгаен, һәркем белән дә шулайдыр. Әлеге очракта да шулай булды. Урынымны табып утыргач та күзәтә башладым – кемнәр белән ике көн диярлек кайтырмын икән. Себер якларыннан кайтып килешем – туганнарымда кунакта булдым. Бер атна кунак булдым. Әллә кайларга гына барма, сагыну үзенекен итә – Туган як туган як шул ул!

... Миннән яшьрәк кенә ике егет урнаштылар – миңа каршы якка.  Берсе өске катка менеп китте дә ятты. Икенчесе ниндидер җурналга ябеште. Мин утырган якка нинди кеше булыр икән дип көтәм. Ниһаятъ, өлкәнрәк яшьтәге бер апа минем якка аһылдап килеп утырды. Барыбызга да тиз генә күз йөгертеп чыкты да әйберләрен урнаштырырга кереште. Әлләни нәрсәсе дә юк – бер сумка белән кул “очында” йөртелә торган пакет. 

– Апаем, кайһы районга кайтаһыгыз?

– Уфадан ерак түгел – дип районның исемен әйттем.

– Ә-ә, мин фәлән районга кайтып барышым.

Ырымбур шәһәре белән чиктәш районнарның берсен атады. Фәридә исемле башкортча сөйләшүче бик мөләем апа. Вагонда тегеләй-болай үткән-сүткән кешеләр кимеде – халык урнашып бетте шикелле? Бераз вакыт үткәч, поезд кузгала дигән белдерү ясадылар. Мин тәрәзәдән караштырып алам – озатучы туганымны эзлим.  Күренми. Халыклар  хәтсез җыелган.

Ниһаять, кузгалдык. Фәридә апа иреннәрен кыймылдата башлады – дога укып, хәерле ак юл телидер барыбызга да. Нәрсәдер эшлисе килә кебек – чәй эчеп алыйм әле. Чәшкемне тотып кайнар су алырга барсам, анда чират булып тезелеп өлгергәннәр. Кирегә “бүлмәмә” киттем. Карашымны тагы тәрәзәгә бордым. Чәй эчеп алсам,  сузылып ятып китап укыр идем. Шунда “кылт” итеп апа ягына карап алдым. Ул өстәге катка ничек менә? Аның урыны өстә. Апа да шуны уйлап утырган күрәсең. 

– Апаем өскә сез менмәссезме икән, мин менә алмыйм? – аның сөмсере коелган күз карашы миңа төбәлде.

– Менәм, апа, менәм. Һич көяләнмәгез. Хәзер, чәй эчеп алсам менеп китәрмен, – дидем мин. 

– И рәхмәт апаем! Фәридә апаның йөзе ачылып китеп, күңелне җылыта торган матур сүзләр әйтте, рәхмәт укыды миңа. Миңа да күңелле булып китте – җанга рәхәт андый рәхмәт сүзләре ишетү. 

... Инде чәйләр дә эчелде, китабымның да хәтсез битен йөгереп үттем, нигәдер Фәридә апа, күптәнге таныш шикелле уемнан чыкмый. Үзенә нәрсәсе беләндер җәлеп итә.  Ул да ятып алды. Ачыгып  киттем, аска төшеп ашап алырга уйладым. Туганнарым пешереп җибәргән пироҗкиларымны алдым, колбаса, сыр телеп куйдым. 

– Апа, чәй эчәсезме, кайнаган су алып килимме? – Минем сүз башласым килеп тора иде.

– Юк, юк апаем, рәхмәт, мин чәй эчтем.

Фәридә апаның йөзенә мөлаем елмаю йөгерде. Тамак та туйдырып алгач Фәридә апага сүз “каттым. 

– Сез берәр балагыздан кунактан кайтып барасызмы?

– Әйе, кызымнан!” – апаның йөзендәге елмаюы юкка чыгып йөзен моңсулык басты.

– Ә-ә, – дип куйдым мин, йөзендәге моңсулыкны күреп башкача сорарга базнат итмәдем.

– Кызымның улы  яман чирдән үлде. Хәлен белим дип килгән идем. Кияү үткән ел машинасы белән авария булып мәрхүм булган иде. Бик авыр кызыма. Ярый янында кызы – оныгым бар, озакламый укуын бетереп эшкә урнашырга тиеш. Барып кайтыйм әле дидем, тагы әллә бара алам, әллә юк. Мин үзем генә яшим. Иремнең вафатына егерме өч ел. Мин сугышка чаклы туган бала. Сугыш башланганда миңа биш кенә яшь иде. Әтине сугышка алдылар. Өйдә әни һәм дүрт яшьлек энем белән калдык. Күп тә үтми әтиебезнең үле хәбәре килде. Шул ук җәйне энем суга батып үлде.

Шуннан соң әнием бик нык биреште. Укытучы иде ул. Башына зыян килде, әкренләп укыткан дәресләрен киметтеләр, ә аннан соң бөтенләй мәктәпкә барудан туктады. Бик-бик авыр вакытлар булды. Сыерыбызны сатарга туры килде. Шул акчага әкренләп көн күрдек. Әнинең чире көннән көн көчәйде, табиблар ярдәм итә алмадылар. Бер ел дигәндә ул да вафат булды. Авылдашлар ярдәме белән җирләделәр. Мине әниемнең бер туганы үзенә тәрбиягә алды.  Үзенең дүрт баласы янына мине сыйдырды.

Җизни бригадир иде, озакламый аны сугыш үз эченә суырды. Бер апа җилкәсендә биш бала калдык. Бәләкәйсенең яше генә тулган иде. Олы улы минем белән бер елгы. Мәктәпкә аның белән бергә йөрдек. Тора-бара мин апага әни дия башладым, авырга туры килде.

Дүртенче сыйныфны беткәч, аңа ияреп фермага эшкә йөри башладым. Шулай укуым туктап калды.  Кешеләрдән качып, аулак урында әрнеп-үксеп елауларымны әйтеп тә тормыйм. Әти-әнисез калдым, бер туганым үлде серләшер кешем булмады минем. Миннән дә начаррак язмышлылар бар дип үз-үземне юата идем.

Сугыш бетеп, бер ел үткәч, хәбәрсез югалды дип язуы килгән җизни исән-сау кайтып төште. Бик шатлыклы көннәр иде ул. Җизни авыр яраланып госпитальгә эләккән булган икән.  Бер аягы тездән аста юк, таякка таянып йөри. Өч көн өйдә ял иткәч тә җизнине кабаттан бригадир итеп куйдылар.  Сугыш вакытында бригадир булып торган Саҗидә апа аның ярдәмчесе булды. Минә дә укуымны дәвам итәргә куштылар. Әниемнең улы Закир миннән ике сыйныф югары укый иде инде. Мәктәпне беткәч, мине укытучы булырга өндәделәр. Укытучы апам да мине һәрьяклап мактап, синнән якшы укытучы чыга дип, иңнәргә канат куйды. Югары уку йортын кызыл дипломга бетерергә насыйп булды.  Үз авылыма  кайтырга сорасам да мине башка районга эшкә – укытырга җибәрделәр. Ана телен укыттым.

... Фәридә апа утырган җиреннән кузгалып куйды. Мин дә ихлас аны тыңлаган  җирдән айнып киткән кебек булдым.  Фәридә апа миңа елмаеп карады да:

– Чәй эчеп алабызмы әллә? –дип куйды.

Эчик алайса. Апаның хикәятеннән соң баш иләс-миләс булып тора. Без, үткән заманнан аерылып, яңадан әлеге тормышка кайттык. Сумкадагы хәзинәләребезне, тәрәзә буенда урнашкан кечкенә өстәл өстенә тездек. Үзенә күрә матур гына табын барлыкка килде. Хәтта сөт тә бар иде. Тамак туйдыргач, хикәятен дәвам итәрме дип көтсәм дә, яна иптәшем сүз башларга ашыкмады. Кулына журнал алып, укырга кереште. Мин дә артык сүз куертмадым, ятагыма үрмәләдем. Анда китабымнын ачык бите мине көтә иде. Әмма озак укый алмадым. Юлчы апаның хикәятеннән соң китап укйсы да килми башлады. Көн караңгыланса да ятарга иртәрәк. “Аптыраган үрдәк арты белән суга чума” дигәндәй уйланып яткан җирдән йоклап киткәнемне сизмәгәнмен дә.

Уянганда көн яктыра башлаган иде. “Бүлмәдәшләргә” күз салдым – барысы да йоклый диярлек. Фәридә апа гына кыймылдап алды. Мин капланып яттым да тәрәзәдән үткән җирләрне карый башладым. Караңгылык пәрдәсенең соңгы минутларын ертып, утлар янганы күренә. Кояшның әле исе дә юк.  “Кай тирәдәбез икән? Урал тавына якынлашканбыздыр?

Бераз яткач торырга булдым. Апаны уятмаска тырышып, аска төштем. Патшалар җәяү йөри торган җиргә бардым, юынып килдем. Мин килүгә юлчы апа да торган. Иртәнге ашка әзерләнә башладым. Кайнар аш ашыйсы килде. Тиз әзерләнә торган шулпа алган идем, кайнар су алып килдем. Фәридә апа да иртәнге ашын ашарга җыена. Әллә нигә ярап тора инде – шулпаны әйтүем. Тәмле генә булып куйды. Минем тиз әзер була торган шулпа ашавымны Фәридә апа ошатмады.

– Апаем, андый әйберләр алма син. Якшы әйбер түгел ул, начар!

– Үзем дә шулай уйлыйм, Фәридә апа. Әле җылы аш ашыйсы килүдән генә.  – Термос йөрт, апаем! Бик кирәкле нәрсә юл йөргәндә.

 Юлчы апам бирешергә теләмәде. Тамак туйдыргач, мин кичәге сөйләшүнең дәвамын көтә башладым.

– Кичә мин кайда калдым әле?

 – Ана телен укыта башладыгыз, – дидем мин,  кәефем булып.

Кыймылдап якшылап утырдым да апаның хикәятен тыңларга әзерләндем.

– Ә, әйе, шулай, – дигәч, Фәридә апа туктап калды беразга. 

– Ипле генә ялгыз олырак яшьтәге апага урнаштырдылар. Йорты  алай иркен иде. Без әниле-кызлы дигәндәй матур гына яшәп киттек. Эшемне яраттым, эштәгеләр дә мине үз иттеләр. Мактау кәгазләре дә алгаладым. Шунда, механик булып эшләүче Байбулатымны да очраттым. Якшы, тыйнак егет мине дә  ошатты. Без “йөри” башладык. Берничә ай очрашып йөргәч, зур планнар кордык. Өйләнешеп, йорт салып керергә, балалар үстерергә. Аның әти-әнисе акыллы, зыялы кешеләр иде.

Бер мәлне мин торган йортка кунаклар кайтып төште. Йортка керткән апаның сеңлесе төпчек малае белән икән. Мин артык игътибар бирмәгән идем. Әмма боларның китәргә уйларында да юк. Малае да, кайчан карама, минем тирәдә чобала башлады. Соңыннан белүемчә,  Әмирҗанның (кунак егетенең исеме)   әнисенә минем апа хәбәр җибәргән икән. Мине  кунак егетенә димли башламасыннармы!  Әмирҗан ошатмаслык егет  түгел, әммә минем күңел Байбулатта! Байбулатымны башкага алыштыра буламмы соң.

Әмма, язмыш үзенекен итә икән шул. Мин балага уздым. Әлбәттә, үз теләгем белән түгел.  Әмирҗан үзенеке итәр өчен тырышты. Байбулат белән башта йөрүемне дәвам итсәм дә, бәхетемне югалтсам да, очрашуларны сирәкләтә башладым. Ул башта сәбәбен белергә теләде, ә соңрак җиткерделәр аңа яңалыкны. Башкача без аның белән күрешмәдек дияр идем, күрештек – бик соңрак. 

Кунакка кайтып киткәннән соң Әмирҗан кайтуын ешлатты. Өйләнү турында сүз йөртте. Минем каршы килерлегем калмады. Риза булдым. Үзләренең торган җиренә алып китеп, авылы белән, туган-тумачалары белән таныштырды. Озакка сузмыйча җиңелчә генә туйладык та бергә яши башладык. Әнисе Әнисә апаның бердәнбер баласы иде. Әтисе юк – аерылып киткән. Шулай итеп, мине язмыш тагы чит җирләргә илтеп ташлады. Безнең кызыбыз дөньяга килде. Сәрия дип исем куштык.  Мине авылның мәктәбенә эшкә чакырдылар, Әмирҗан сөйләшеп куйган, күрәсен.

Бераз яшәгәч, игезәк улларыбыз Әмирхан белән Тимерхан туды. Начар яшәмәдек. Әмирҗан балаларны да, мине дә яратты, эшендә дә мактаулы булды. Бөтен эшләгән акчасын өйгә кайтарып, миңа тапшыра барды. Шулай матур гына егерме өч ел бергә яшәгәч, Әмирҗаным кинәт кенә дөнья куйды. Табиблар йөрәк өянәге диделәр. Әмирҗанны бик хөрмәт итсәм дә, ярата алмадым мин аны. Әмма үлемен авыр кичердем. Ике ир баланы аякка бастырасы бар.

Кызым Сәрия күрше авылы егетенә кияүгә чыккан иде ул вакытка. Улларым якшы укыдылар. Тәртипләре дә начар димәс идем. Әмирҗан кебек кызураклар.  Ике улым да мәктәпне якшы билгеләргә тәмамлап, Уфага – югары уку йортына юл тоттылар. Тормыш алга тәгәри торды. Егетләрем укуларын бетереп, икесе дә бер айда дигәндәй өйләнеп, шәһәрдә төпләнеп тә   куйдылар. Икесе дә “Семейный общежитие” дигән җирдән бүлмә алдылар. Анысы өчен бик сөендем. Минем өйдә дә кулымны сорап килүчеләр булгалады. Барсын да кире кага килдем. Тормышым әйбәт кенә – Әмирҗаным белән яңа йорт салып кергән идек. Балаларым барысы да тормышта. Эшем бар, ашым бар дигәндәй. Тагы ни кирәк?

Байбулат белән булган көннәр искә төшкәли башлады. Әмма минем көюләрем алда булган икән. Улларым, әле берсе, әле икенчесе акча даулый башладылар миннән. Булганынча бирә килә идем инде, алар зуррак акча сорый башладылар. Үземне кысып булса да, аларга арттыра башладым. Тора-бара аларга акча гына аз була башлады – йортымны үзләренә яздырырга үгетли башладылар. Үз көе салмак кына барган тормышым тәмугка әйләнде – я телеграмма сугалар, яисә айга өчәр тапкыр хатлары килеп төшә башлады. Өемне икесенә бүлеп яздырудан башка чара калмады.

Алар, өемне сатып, акчаларын бүлешкәч, мин дә тынычланып калдым. Бөтен булган байлыгым белән вакытлыча мәктәпнең бер кысан бүлмәсеннән урын бирделәр. Мең рәхмәт анысы өчен. Авыл советы башлыгы Рәхим абый,  атна дигәндә кеше тормаган бер йотка кертте мине. Бәләкәйрәк булса да якты, түбәсеннән су үтми. Яшәмәслек түгел. Ә башка кая барасың? Кем көтеп тора? Үзләреңә бергә яшәргә чакыручылар булды, әлбәттә, күңел тартмагач ни хәл итәсең? Нинди генә шартларда яшәүче кешеләр юк? Минем йортым бар, нинди генә булса да. Шунысы мөһим. Тормышым да, кызымның тормышы да шөкер итәрлек.

Ә менә улларымның язмышы бик начар булды. Кызганыч, бик кызганыч алар начар гадәткә ияләшеп киттеләр. Берсе – Тимерханым фатирында (Алар киленем белән кода ярдәмендә ике бүлмәле квартир алганнар иде) янгын чыгып үлде. Үзе белерлек хәлдә булмаган.

Әмирханым энергетик иде, оешмаларында токка сугылып мәрхүм булды. Мәктәп яшендәге бер кызы ятим калды. Тимерханымның ике улы атасыз калды. Кызым да еракта, яшәвемнең ямен-тәмен югалттым. Эшем коткарды мине шул вакытларда.

– Фәридә апа, ә Байбулатны очраттым дигән идегез! – Мин чыдый алмый тизрәк Байбулат белән очрашуын көтәм.

– Әйе, менә сөйләвемнең шул җиренә җитеп киләм. Ул районның баш инженеры икән, безнең авыл машина-трактор паркына эше буенча килгән. Шунда  бер танышымнан минем турыда сорашкан. Өйгә килеп кергәндә, ул минем язмышымны тулысы белән диярлек белгән. Көтелмәгән очрашу күңелемнең төбен айкады, яшь вакыттагы кебек бер утка, бер суга салды. Мине күрәсе килү теләге бик көчле булган, күрәсең. Без озак сөйләштек – ул үзенең үткәне турында сөйләде.

Минем белән булган хәлдән соң Байбулат читкә чыгып киткән иде. Анда өйләнеп, биш бала үстергәннәр. Иптәше үткән ел яман чирдән үлгән икән. Бик әйбәт тордык, ди. Балалары барысы да үз тормышы белән. Өчесе Уфада төпләнгәннәр. Байбулат шул көннән соң тагы килергә вәгъдә биреп китте. Алдамады ул мине. Кабат килүендә әйдә бергә яшик дип үгетләде. Мин җавап бирмәдем әле уйлармын дидем.

– Ни дип җавап бирәчәксез аңа? – авыздан шундый сүз ычкынуын сизми дә калдым.

Фәридә апа ачуланып сөйләвеннән туктамаса ярый инде – самый кызык җирендә. Юлчы апа ачуланмады, көлемсерәп куйды да сөйләвен дәвам итте.  – Уңай җавап бирермен дип уйлыйм. Димәк мине әле дә ярата, хөрмәт итә. Тормыш – көрәш ул, апаем. 

Поезд Уфа шәһәренә якынлашты. Фәридә апаның да сөйләвенә шушы урында нокта куелды. Без әйберләребезне барлый башладык. Утыз алты сәгать эчендә якын кешеләр булып киттек. Менә бит олы юл кемнәр белән кемнәрне очраштырмый. Безнең икебезне дә поездан төшүгә такси көтеп тора иде. Мин авылга чаклы такси белән кайтам, Фәридә апа автовокзалга тиклем. Юлчы апа белән бик җылы хушлашып аерылыштык. Мин аңа бәхет теләп калдым.

Земфир АХЪЯРОВ. Тормыш – көрәш!
Земфир АХЪЯРОВ. Тормыш – көрәш!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: