Дөнья бу
23 Января 2023, 05:22

Сания ШӘРИПОВА. Ялгызлык ул ‒ бәхетсезлек түгел... (1)

Шуңадырмы, әллә әниемнең дөньяга карашы тәэсир иттеме, белмим, беркайчан да ир дип исем китеп бармады...

Сания ШӘРИПОВА. Ялгызлык ул ‒ бәхетсезлек түгел... (1)Сания ШӘРИПОВА. Ялгызлык ул ‒ бәхетсезлек түгел... (1)
Сания ШӘРИПОВА. Ялгызлык ул ‒ бәхетсезлек түгел... (1)

Мине район үзәге китапханәсе Рәйсә апаның китап туена чакырган иде. Танышлар әллә ни күп булмаса да, барлар. Байтактан очрашмагач, бер-беребезгә сөйләр сүзләр дә җитәрлек җыелган. Бәйрәм күңелле үтте. Керүеңнән алда чыгуыңны уйла дип, белеп әйтәләр. Килүен очраклы машинага утырып, Бүздәккә килдем, кайтыр якка ничек кайтырмын? Бер саплам җеп озынлыгы көзге көн, болытлы булу өстенә, караңгыланырга да чамалап тора. Такси чакырып, шылтыратырга җыенганымны күргәч, озын керфекле зур соры күзләрен миңа төбәп, туп-туры караган Рәзинә:

 ‒ Сания Кашфулловна, кая ашыгасыз? Бүген миндә куныгыз. Сагындыргансыз, юньләп сөйләшә дә алмадык. Иртәгә төшкә кадәр минем вакытым буш, үзем озатып җибәрермен, ‒ дип, кыстый-кыстый, җайлап култыклап ук алды.

 Кыстауга киләм инде мин. Өйдә көтеп торыр кешем юк. Җанымның да ялгызлыктан өзгәләнгән чагы. Чакырганнарына рәхмәт, бу чарага килүем дә, бәгырем телгәләнеп, кая барып бәрелергә белми, үз-үземә урын тапмаганлыктан гына.

 Дөресен генә әйткәндә, мин Рәзинәне юньләп белмим дисәң дә ярый. Анда-санда җыелышларда очрашсак, я эш буенча вак-төяк киңәш сорап, я үзенең эч серен сөйләп китә. Бар аралашуыбыз шуннан ары узганы юк. Ул бик пөхтә һәм матур киенә торган утыз сигез яшьләр чамасындагы ялгыз хатын, кызы Зинә белән икесе генә яшиләр.

 Кичке ашны ашаганнан соң, күптән түгел сатып алган, алсу җирлеккә, ак ромашка чәчәкләре төшкән гәүдәсенә бик килешле, хакы ябыштырылган кәгазе дә алынмаган күлмәген киеп күрсәтте.

 Мин йола буенча ялгыз хатыннарннарга әйтелә торган сүзләрне әйттем:

 ‒ Киемең – чүплек башына, үзең – кияү куенына.

 Икәүләшеп рәхәтләнеп көлеп алдык. Байтактан көлү онытылган иде инде. Күңелемә ниндидер җиңеллек кереп оялады, кәефем күтәрелеп китте.

...Тормыш юлдашым бакыйлыкка күчеп, ялгыз калганнан бирле, йокым качты. Җит-ят урында, бигрәк тә. Таң беленә башлаганчы, керфек тә какмый, бүлдерүдән куркып, кайгыларымны читкәрәк куеп, берни уйламый, ярым пышылдап, талгын гына, аеруча рәхәтлек тоеп, ләззәтләнеп, комплементыма җавап рәвешендә сөйләгән хуҗабикәне шым гына тыңлап яттым.  Ишеткәнәремне, ул сөйләгәнчә, беренче заттан сиңа җиткермәкчемен, кадерле укучым.

 ‒ Мин тулы булмаган гаиләдә үстем. Хәтерләвемчә, әнием беркайчан да, мин ялгыз дип мескенләнеп, җебеп, балавыз сыгып йөрмәде. Ир-ат җыеп ятып, эчкечелек белән дә шөгыльләнмәде. Иртән торып, эшенә китте, кич арып кайтып, ашарга әзерләде, бергәләп утырып ашадык. Мин нигә әтисез баламын икән, дигән уй башыма кереп тә чыкмады. Иптәш кызлар: “Синең әтиең кайда?” ‒ дип сорасалар, исем дә китми, шулай тиеш дигәндәй: “Ул үзенең инәсе белән яши”, ‒ дип җавапладым. Алар миңа кызыгып карап, аптырашып: “Сиңа нинди рәхәт”, ‒ ди иделәр. Мин балалыгым белән берни аңламаганлыктан, бик гаҗәпләнеп, әтиле яшәүдән әтисез яшәүнең ни аермасы бар да, нәрсәсе рәхәт икән, дип, баш катыра идем.

 Үсә төшеп, аларның исерек аталары кыш уртасында әниләрен ялан өс килеш урамда, акырып сүгә-сүгә куып йөрткәннәрен күргәннән соң, “Ярый әле минем әтием юк”, ‒ дип сөенә идем.

 Шуңадырмы, әллә әниемнең дөньяга карашы тәэсир иттеме, белмим, беркайчан да ир дип исем китеп бармады. Яшь чакта күп укыдым, күп эшләдем, егет эзләп баш ватмадым. Үлеп яратам дип, койрыктай тагылып йөргән Зиннәткә кияүгә чыгып, Зинәмне таптым. Биш ел тату яшәдек. Иремнең хыянәтен сизгәч, талашып-нитеп тормадым, күз яшьләремне түгеп әрәм итмәдем, кызымны алдым да чыгып киттем.

Терсәк якын – тешләп булмый, болай килеп чагар, гаилә җимерелер, дип уйламагандыр. Без шулай кинәт чыгып киткәч, хыянәте өчен нык үкенде инде ул. Кире кайтармакчы булып, үлә язып, озак ялынып йөрде, гафу итә алмадым. Мин аның кешесе түгел. Киселгән икмәк кабат ябышмый. Башымда бер генә уй буталды. Ничек яшәр өчен бүлмә табарга, дип борчылдым. Аллаһ булыштымы, ризык йөреттеме, әйтә алмыйм. Шулай сезнең районга килеп чыктым. Эшлим дигән кешегә эшнең бетәсе юк, куш куллап чакырып торалар. Дипломым булгач, эш табу кыенлыгы тарымады. Эш хакы бик зур түгел, әмма мин аны тотынырга, планлаштырырга өйрәндем. Үземне түбәнсетеп, Зиннәттән алимент сорамадым. Акча күпме булса да җитми диләр. Минеке үзебезгә җитә, артып та калгалый әле. Әни шикелле иртән торып, эшкә йөгерәм, кичләрне кызым белән үткәрәбез. Безгә күңелсез түгел. Пар эзләп, кафе, дискотекаларга йөргәнем юк. Интернет аша да, болай да танышырга маташучылар буа буарлык, күңелем тартмый. Юк, кирәк җирләре юк. Әнием язмышын кабатлыйм бугай.Тагы кияүгә чыгарга исәбем юк. Сизеп торам, ирләр аздырырлык ялгыз хатын дип, тишәрдәй итеп карыйлар. Исем китми: карый бирсеннәр.

(Дәвамы бар.)

Фото:  jcomp_Freepik

Сания ШӘРИПОВА. Ялгызлык ул ‒ бәхетсезлек түгел... (1)
Сания ШӘРИПОВА. Ялгызлык ул ‒ бәхетсезлек түгел... (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас