Дөнья бу
9 Января 2023, 05:25

Земфир АХЪЯРОВ. Кышның бер көне

Без бала вакытларда кышкы уеннарның тәмен белә идек. Хоккей уенын  бигрәк яраттым.

Земфир АХЪЯРОВ. Кышның бер көнеЗемфир АХЪЯРОВ. Кышның бер көне
Земфир АХЪЯРОВ. Кышның бер көне

Кыш, әллә нинди зәһәр суык, карлы-буранлы булмасын, аны чаңгы­-чана, хоккей уенсыз күз алдына китереп булмый. Элегрәк кышлар суыграк та, карлырак та тоела иде. Әлбәттә, без бала вакытларда кышкы уеннарның тәмен белә идек. Хоккей уенын  бигрәк яраттым. Элек “Дубыр буасы” дигән буа бар иде. Атлар торган абзарны дубыр диләр. Менә шул буа безнең очта, безгә бик якын. Картинәйләрнең аяк очында гына. Көн тудымы, шунда ашыгабыз. Биш өйне үтеп юлны аркылы чыксаң – картинәйләргә төртеләсең. Аларның ындыр буенда зур чокыр. Ә, чокыр белән ындыр арасында тар тыкрык-сукмак. Ындырның арткы башына килеп чыккач та текә сукмактан аска төшәсең – каршыда буа. Сулга борылгач та елга буылып су агырга торба куелган. Торбага җиткәнче тагы сулда аста – салкыны җилегеңә үтәрдәй салкын чишмә. Шул  сукмактан эшкә дә йөриләр. Безгә буасы мөһим. Бала-чага авылда күп. Олы малайлар хоккей уйный, безнең ише вак малай-шалайларга боз җитми. Без –  аларның капкасы артындагы майданчыкта ике хоккей капкасы ясап шунда уйныйбыз. Суыкның ни икәнен дә сизми хәлдән таеп, телне аркылы тешнәрдәй булып арыйбыз. Әммә, күңеллелек, канәгатьлек билгесе алсуланып янган битләрдә, ерык авызларда күренә. Кайбер малайларнын башыннан пар бөркеп тора хатта – йомырка пешә диярсең! Шуннан олылар уйнаганны карыйбыз. Вәт алар уйный ичмасам! Харламовлар, Михайловлар читтә торсын! Югары оч белән түбән оч командалары уйный. Безнең, малай-шалайның авызлары ачык. Төкерергә дигән төкерекне дә төкерергә онытып аларны карыйбыз. Күз иярми алкага. Әле бер якка-әле икенче якка оча гына. Тимераяк тавышлары чыҗ да быҗ! Югары очтан Халит, түбән очтан Эдгар абыйлар команда капитаннары. Алар бозда очып кына йөриләр – оста уйныйлар! Осталыкка алардан калышмаска тырышып Гамил абый алка белән каршы як капкасына гол кертергә чаба. Капкада торучы калын пәлтә яисә фуфайка кигән. Аяк-тезләренә искерәкме куфайка бәйләп куйган. Башында калын бүрек. Бүрек колагы төшереп ияк астына җебеннән бәйләп куелган.  Буа гөҗли – ду килә! Хисләнеп, көн узганын сизми дә калабыз. Сиздерми генә кич җитү хәбәрләре килә - тамак та ачыккан, кояш та әллә кая, күренми. Көн яктысы сүрәнләнеп кичке караңгылыкка урын бирергә әзерләнә – кайтырга кирәктер. Тик ничек кайтырга? Аяклар тыңлашмый – туңып катканнар! Кузгатып та булмый. Ул арада ындыр почмагыннан картинәмнең башы күренде: “Балам, кайт инде кич җитте бит. Җылынып кайнар шулпа эчеп китәрсең. Кайт!”   “Хәзер кайтам!” – дип кычкырдым. Тавышым үземнеке түгел, калтыравыклы чыкты. Тик, менә кузгалып китеп булса. Тау битен дә менәсе бар бит әле. Әкрен генә аякларны кыймылдатам. Бот буеннан тыңламый, тез башы туңган! Ничек иттем шулай кузгалдым. Әкрен генә кыймылдап аякларымны йөртеп сукмакка чаклы килдем. Менәсе җиргә бер күз ташладым да мүкәли башладым. Тырыша торгач картинәйләрнең ындыр башына җитеп, яңа көч җыеп алга атладым. Ниһаятъ мин ихатада. Мм-м тәмле аш исе таралган. Танавым очлы булмаса да тәмле аш исләрен харап тиз сизә!  Мин тизрәк өйгә ашыктым. Ишек алдына кергәч тагы бер ишек алды бар. Аннан турыга чолан, уң якка өйгә керә торган ишек. Өйгә керә торган ишек каршындарак, ишек алдында мин яраткан, ихатага тәмле исләре чыккан аш керогазда пешә. (керосин плитәсе). Ул вакытларда газ балоннары куела башлаган булса да (картинәйләрнең дә бар иде) алар керосин яндырып эшли торган плитә кулландылар. Аш пешеп киләдер, исе бик чыккан. Мин, әзерәк аш исе иснәп тордым да, өйгә кердем. Кәртәтием минем өстемне салдыра, олтанлы пималарымны алып морҗа башына куя. Мин картинәй янына кәбәртәгә (әлегечә кухня) учак буена җылынырга керәм. Тәнгә бераз җылы кергәч картәти янына өстәл буена килеп утырам. Ул кара рамлы күзлек кигән, ниндидер китап укый. Бик калын да, тузганрак та китап. Үзе әйтүе буенча - Көръән китабы! Мин килеп утыргач, төреп куелган тастымалына китабын куя, күзлеген күзлек савытына сала. Башында һәрчак кара түбәтәй. “Җылындыңмы?” – картәтинең тавышы  калын, гобырдап чыга. Аның янында мин чибек кенә тавыш белән “Әйе” – дип куям. Картинәй өстәл әзерли, мин бүгенге тәэссоратларым белән бүлешәм.  Картәти исе китеп башын чайкый-чайкый көлемсерәп тыңлый. Аннан кулны юып килергә әмер бирә. Кулымны чылатып тастымалга сөртеп өстәлгә килүгә түгәрәк ипикәй мул гына кисеп куелган. Үз урынына аш мисе тә килеп “утырды”. Картинәй, электр плитәсендә, табада кызган майда суган чыҗлатып кыздырып ашка салды. Исләре-е! Картәти зур гына бер телем икмәкне “сындырып” миңа тоттырды.   “Ашап бетер, тагы бирермен”, – диде. Аш эчкәч тәнгә җылы йөгерде. Танау кырыйлары тирләргә әйтеп йомшарып ук китте. Өйләргә ут алынды. Тамак туйды, җылындым – үзебезнең өйгә кайтырга вакыт. Әллә кунасыңмы дигәннәр иде дә, минем кайтасы килә башлады. Тамак туйдырып, җылынып кайтасын белсәләр дә (беренче генә түгел), өйдә көтәләрдер.

Фото: championat.com                                                                          

Земфир АХЪЯРОВ. Кышның бер көне
Земфир АХЪЯРОВ. Кышның бер көне
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас