

Безнең капка төбендә, коймага якын гына үтә дә юан, биек, ялбыр өянке утыра. Үзе карт булса да, яфраклары бармак чукларыдай нәзек озын, еламсар талларныкыдай җиргә салынып торалар.
Урам яклап – сиртмәле кое. Ялбыр өянке, коены чатыр корган кебек каплап, көн кичкә авышканчы күләгә ясап тора. Каты җил искәндә, күңелгә шом салып ыңгырашкан өянке ботакларының яфрак тәлгәшләре, җил талгын көннәрдә иркә генә шыбырдашып, эсседән алҗаган кешеләрне күләгәдә ял итәргә дәшәләр кебек.
Коены минем картәтием казыган, шуңа күрә аны гомер буе Садыйк коесы” дип йөрттеләр.
Өянке ботаклары арасыннан коега көне буе кояш нурлары коела, кич йолдызлар җемелди, төбендә тулган ай ята. Шуңа микән, карасаң кое эченнән нур бөркелә кебек.
Тирә-яктагы әбиләр аны “нурлы кое” дип тә йөртәләр иде. Ә мин карыйм да коены мөлдерәп торган күзгә ошатам. Әйтерсең картәтиемнең күзе: “Коены саклагыз!” – дип ялварып карый.
Авылның һәр очыннан чәй кайнатырга суны безнең коедан ташыйлар. Кемнәр генә Садыйк коесыннан су алмаган да, нинди генә юлаучылар ат эчермәгән икән.
Шулай күп алгангамы, өянке каплап торгангамы, коеның суы чиста, тешләрне камаштырырлык суык, чишмә суыдай татлы була иде.
Авылыбызга төшкән һәр киленне Садыйк коесына су юлы башлаталар. Менә бүген дә шулай булды.
– Түбән оч Ногман абзыйлар килен төшергән, суга киләләр. Кое тирәсен караштырыгыз, – диде әни.
Күп тә үтми урамда гармун тартып, җырлашып атлаган кызлар-егетләр күренде. Иң алдан пар аккошлар кебек яшьләр килә.
Аларны кое янында авылыбызның өлкән әбиләре, җиңгиләр каршы ала.
– Әйдә, килен, төкле аягың белән, авылыбызның яме бул.
– Садыйк коесының суын эчсәң, бер кайда да китә алмассың, авылда мондый тәмле сулы башка кое юк.
– Әйдә, энем, тарт гармоныңны, киленне биетик, – дип, Нәзирә җиңги биергә төште.
– Әйдә, килен, өзә бас, күрсәт уңганлыгыңны, оста биегән килен уңган да булыр, иншаллаһ, – дип, Миннур җиңги төште.
- Их, бу яшьлек! Бар иде минем дә шулай биеп, җилкенеп йөргән чакларым! –дип уфтанып алды Гөлҗамал әби, яшьләргә карап.
Кое янында балаларга кулъяулыклар, олыларга яулыклар – килен бүләкләре тараттылар. Киленгә көянтә-чиләкләрне күтәрттеләр.
– Әйдә, килен, чиләкләреңне чайпалдырмый гына алып кайт, бәхетең һәр чак тулы булсын, – диде иң өлкән яшьтәге Фәтхия әби.
– Мәхәббәтегез шушы кое суыдай саф, татлы булсын, – диде, яшьләргә сокланып карап Шәмсия җиңги.
Әбиләр авылга төшкән һәр киленне шулай якты йөз белән кое янында каршылап, килен бүләкләре алып, изге теләкләрен теләп, озаталар.
Садыйк коесы төбендә күпме гашыйк йөрәкләр очрашмагандыр да, салкын суын эчеп, йөрәкләрен өткән сөю утын басмагандыр. Моңа бары ялбыр өянке генә шаһит. Теле булса сөйләр иде дә....
Авылыбызның чибәре Айгөл дә хезмәткә китүче егетен, Фәнирне шушы кое төбендә озатты.
– Көтәрсеңме, җаным, өч ел менә үтәр дә китәр, – диде Фәнир, кызны кочаклап.
– Сагыну хатларыңны ешрак язып торсаң, көтәрмен, мин сине яратам, – диде кыз, оялып кына.
Озакламас, аларның да туйлары үтәр, Айгөл дә килен булып Садыйк коесына су юлына килер.
Авылда кешеләр иртә тора. Кышкы кичләрдә, таңгы бишләрдә аяк астында кар шыгырдавы, кое сиртмәсе тавышы – ниндидер сихри моң булып күңелләрдә һаман саклана. Бик күп еллар хезмәт итте кое кешеләргә. Ничә мәртәбә тирә-күршеләр, бергәләшеп, коеның бурасын, сиртмәсен яңартканнардыр.
Менә инде кое заманннары да үтте. Авылга су торбалары салып, колонкалар утырттылар. Коега үткән-сүткән кешеләр чүп-чар, шешәләр ташлый башладылар. Коега су алырга килүчеләр сирәгәйгәнгә, моңаеп утырган карт өянкене дә кисәргә туры килде.
Садыйк картәтинең нигезен корытмый, буыннан-буынга яңартылып төзегән йортта яшәүче туганнарым, кое урынын чүплеккә әйләндерергә юл куймадылар. Аның урынына туфрак ташып салып, миләш агачы утырттылар Һәм киртәләп куйдылар.
“Садыйк картәтинең рухын рәнҗетмик, коесы урынында агач үстерик, куанып ятсын”, – диләр алар.
Ә өянке урынында язларын сап-сары челтәр шәлгә төренеп, үзенә бал кортларын чакырып, тирә-якка хуш исләрен аңкытып, биек юкә агачы үсә.
***
Автор турында
Дим кызы
Ил инәсе Фәүзия ЙОМАГУЛОВА (САДЫЙКОВА) 1939 елның 5 маенда Бишбүләк районының Елбулактамак авылында гади колхозчы гаиләсендә туа. Ике яшендә әтисе фронтка китә һәм сугыш яланында һәлак була. Әнисе биш бала белән ялгыз кала.
Бала чагы дәһшәтле сугыш елларында үтә. Бәләкәйдән ачлык, ялангачлык, ятимлекне татып үсүенә карамастан, укырга, белем алырга, илебезгә кирәкле кеше булырга тырыша.
Ает урта мәктәбен тәмамлагач, язмыш җилләре ерак Таҗикстан якларына алып китә. Яшь тырыш кыз тау-баектыру фабрикасында гади эшчедән бүлек бригадиры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә, соңыннан гыйльми тикшеренү институтында өлкән лаборантка булып эшли.
1963 елда туган якка кайтып, Башкортстан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Укуны тәмамлагач, гаиләсе белән Мәләвез якларына кайтып урнаша. Һөнәре буенча эш булмаганлыктан, Смак авылында Арслан урта мәктәбендә химия, биология укытучысы булып эшли башлый. Шул елларда читтән торып Оренбург педагогия институтын тәмамлый һәм гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый.
28 ел укыту дәверендә аңа укытучы, авыл советы рәисе, мәктәп директоры, уку-укыту эше буенча директор урынбасары эшләрен башкарырга туры килә.
Тормыш иптәше Миңлеәхмәт Мөхәммәт улы белән ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Балаларның һәрбересе тормышта үз урыннарын табып, гаиләләре белән бәхетле гомер итә.
Фәүзия Муса кызы бүген хаклы ялда, балаларына терәк-таяныч булып, оныклар сөеп яши.
Бала чактан шигърияткә сөю аны гомере буе озатып килә. Авыл кешесе буларак иҗатында җир анага, табигать байлыгына, тирә-як мөхиткә мөрәҗәгать итә, аны һәр чак кешеләрнең битарафлыгы, гамьсезлеге борчый. Ул шигырьләрендә заман проблемаларын чагылдыра, эшсөяр авыл кешеләренең фидакарь хезмәтен данлап җырлый, аеруча сугыш елларының авырлыгын сурәтләп яза.
Бал кортыдай уңган, эшсөяр Дим кызы бөтен гомерен халкына хезмәт итүгә багышлый. Авылда, районда үткән төрле мәдәни чараларның актив катнашучысы да Фәүзия Муса кызы. Лаеклы авылдашларына, кордашларына багышлап язылган бик күп сценарийлар, иҗат кичәләре авторы буларак та билгеле ул.
Дим кызы... Дим елгасыдай тыныч-холыклы, тыйнак та, сабыр да ул. Туган якларын сагынып, торган ягының гүзәл табигатенә сокланып, аны оҗмахка тиңләп яши Фәүзия апа.
Су коенып үскән тыйнак Димне
Алыштырдым шаян Нөгешкә.
Сагынсам да, бик-бик канәгать мин
Өлешемә төшкән көмешкә...
Монда Идел-Нөгеш кушылган җир,
Былбыл, сандугачлар төяге.
Шаян җилләр көн-төн курай тарта,
Шушы инде оҗмах дигәнем... –
дип яза үзенең “Торган җирем-оҗмах” дигән шигырендә.
Хаклы ялда булуына карамастан, ул тормышын, яшәешен активлыкта, булмышын һәр чак халкына ярдәм кулы сузу, мөмкин кадәр яшь буын белән аралашуны зур максат итеп куя. Мәктәптә, китапханәләрдә үткәрелгән чараларда яшь буынга, авылдашларына туган якның гүзәллеген күреп сокланырга, яшәү тәмен тоеп яшәргә, тормышның, якын кешеләреңнең кадерен белергә,авыр сынауларны җиңеп чыгарга өйрәтә.
Ул үзенең туган ягы Бишбүләктә дә көтелгән кунак. Һәрбер йөргән җирендә күңел байлыгын, рухый ихласлыгын, фәһемле киңәшләрен биреп абруй казана.
Бишбүләк районы хакимияте, мәдәният идарәлеге тарафыннан үткәрелгән “Туган җиркәй бер генә” конкурсында исә диплом белән бүләкләнде.
Фәүзия Муса кызы – хезмәт ветераны. РСФСРның халык мәгарифы алдынгысы. Аның хезмәте РСФСР һәм Башкортостан мәгариф министрлыгының, район мәгариф бүлегенең, Арыслан урта мәктәбенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән.
Кемдер яшәү максатын дан-шөһрәт яулауда, кемдер байлык җыюда күрсә, Фәүзия Муса кызы дөньяга җылылык, матурлык арттыруны, кешеләргә изгелек таратуны максат итеп куя. Соңгы елларда язган шигырьләре “Кызыл таң”, “Көнгәк”, “Дим буйларында” гәзитләрендә, хикәяләре “Диләфрүз” журналы битләрендә дөнья күрә. Өлкән яшьтә булуына карамастан, һәрчак әдәпле, изге күңелле, сабыр җанлы “Елларым нурлана илһамнан”, – дип яши, иҗат итә. Аның “Хатирәләр урманы”, “Яшә, авыл” исемле китапларын шигырь сөючеләр яратып кабул итте.
Үткәннәрнең тере шаһиты булып, иҗат җимешләрең белән куандырып,м озын-озак яшәргә язсын. Уңышлар сиңа, исәнлек-саулык авылымның агәние!
Г. Г. Татлыбаева, хаклы ялдагы укытучы, хезмәт ветераны.
(Авторларның стиле сакланды.)