

Башкортстан Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, узган җомгада Кумертаудан 56 яшьлек һәм Стәрлетамактан 26 яшьлек ике хатын-кыз телефон мошенникларыннан алданган. Алар 500 мең һәм 150 мең сум акчаларыннан колак каккан.
Беренче зыян күрүчегә аферистлар үзләрен банк хезмәткәрләре буларак таныштырган. Ханыма, Сезгә кемдер акча күчермәкче була, дип хәбәр иткәннәр. Һәм счет "куркынычсызлыгын" тэмин итәргә тәкъдим ясаганнар. Нәтиҗәдә хатын чит кеше исәбенә ярты миллион сум акча күчергән.
Икенче зыян күрүчегә янәсе дә "полиция хезмәткәрләре" шалтыраткан һәм аны куркытырга тотынган. Имеш, бу хатын-кыз исеменнән төрле банкларга кредитлар турында гаризалар кергән. Кыз аферистка үз телефонына керү мөмкинлеге биргән, һәм аның счетыннан дистанцион рәвештә акчасын урлаганнар.
Тулаем алганда, җомга көнне мошенниклар гамәлләреннән 14 кеше 5,5 млн сумлык зыян күргән.
Чыганак: Башинформ.