Дөнья бу
5 декабрь 2022, 09:49

Гөлсем НӘБИУЛЛИНА. Безнең авыл (1)

Әтием, тыңлап бетәр-бетмәстән: – Нигә, үз районында кызлар беткәнмени, бик шәп тә булгач үзе? – дип, шарт кисте дә куйды. Ә апам инде еларга ук тотынган иде. – Елама, кызым, вакыты җиткәч, үзең теләгән, яраткан кешеңә генә барырсың, – диде.

Гөлсем НӘБИУЛЛИНА. Безнең авыл (1)Гөлсем НӘБИУЛЛИНА. Безнең авыл (1)
Гөлсем НӘБИУЛЛИНА. Безнең авыл (1)

Дөньяның төрле почмагында шәһәрләрендәме, район авылларындамы, төрле язмышлы кешеләр яши. Мин үсеп килгән вакытлар 12-13 яшьлек кыз бала. Мәңгегә хәтердә уелып калган хәтирәләр, әле килеп баштан чыкмый.

Элек бит инде авылда бер магазин, мәктәп сигез еллык, бик зур булмаган кирпич заводы, медпункт, ферма һәм 7-8 урынлык балалар бакчасы бар иде.

Кирпич заводы дигәннән ул биек яр буенда урнашкан, аста тар гына елга агып ята иде.  Без шунда бала-чага су керергә йөри торган идек.  Елга бик сай җитмәсә ярдан кызыл балчык убылып төшеп бөтен суны болгатып бетерә иде, без шунда көннәр буе судан чыкмый ята идек...  Кызык та рәхәт тә була торган иде.

Иске генә ике катлы агач бинадаә, аскы катта балалар бакчасы, икенче катта медпункт белән почта бүлекчәсе урнашкан иде.

Мәктәптә яки башка эш урындагылар бик эре була торганнар иде. Магазинда блатың булса гына нидер алырга мөмкин иде.

Ә фермадагылар инде, икенче сорт, ул мескеннәр иртә-таңнан караңгы төнгә кадәр тир түгеп эшләсәләрдә, эш хакы бирелми инде. Күпмедер шунда аванс берничә айга бер, алар ат  урынына җигелеп эшләсәләр дә аларның эшләрен тиешле дәрәҗәдә санламыйлар иде.

Ә-ә-ә, онытып бетергәнмен, тагын безнең кебек үсмер балалар иген кырларында утауда йөри, чөгендер басуына, колхоз печәненә һәм амбарга йөри торган иде. Амбар дигәннән, анда да бик кызык хәлләр булып тора иде. Кемдер иген ташыган машинага утырып йөрер өчен килә, кемдер иген көри...

 Шулай бердәнбер көнне, кызлар белән җыелышып амбарга эшкә килдек. Өелеп ята борчак, юк бит, җирдән ябышып катканын чокып алып ашарга кирәк. Ул бит инде яздан торып калган, тапталып беткән, агуланган борчак.

Шушы борчакларны берни уйлап тормый, юу-нитү юк инде, тоттым да ашадым.

Шулай көн үтте, итек эченә, пинжәк эченә тегелгән зур кесәләргә бодай төяп кайтырга чыктык. Юлда минем күз алларым караңгыланып китеп җиргә аудым һәм теге урланган бодайларым җиргә чәчелеп китте...

Амбар мөдире тотып алып кирәкне бирмәкче булган иде, мине күреп, куркып калды, мөгаен, бар, тизрәк өеңә тай дип, куып җибәрде.

Шулай көчкә кайтып кердем, ул чакта бит авыл кешесе "скорый" дигәнне дә белми, төнне көчкә чыгып, 9 чакрым ераклыктагы күрше Байкыбаш авылына хастаханәгә юлландым.  Кайда җәяү, кайда әзрәк атка утырып,  көчкә барып егылдым һәм бик озак ятып чыктым.

...Авылыбызда иманлы кешеләр яши, Аллаһыга шөкер, мәчет тә салынды, кичләрен азан тавышы яңгырап тора.

 Авылыбыз зур гына, матур. Авылны икегә бүлеп Аскыш елгасы ага, тирә-ягы тау, урман-кырлары күзнең явын алырлык. Гомумән, авылыбыз бик матур җиргә урнашкан. Исеме дә бик матур – Байкы-Юныс. Елгалары, чишмәләре челтерәп агып ята, суда каз-үрдәкләр йөзә, әллә нигә бер аккошлар да төшкәли.

 Бик күңелле, җанга рәхәт иде туган йортта әти-әни, туганнар белән бергә чакларда. Күрше-күлән, дус-ишләр хәзер күбесе юк инде,  бакыйлыкка күчтеләр. Аллаһның рәхмәтләрендә булсыннар! Яшьлек, үсмер чаклар үзе матур шул, бик бәхетле вакытлар. Хәзер сагынып, сагышланып кына искә алырга калды...

Безнең авылда бер абзый була торган иде, чирле.  Ул кешегә зыян итми, әммә дә ләкин төннәрен, таң алдыннан җил-яңгыр дип тормый, зур озын толып киеп, җәен-кышын урам буйлап йөрер иде. Фермадан эштән кайтып килгән яшь кызларны каравыллап йөри торган иде.

Безнең урамда да савымчы кызлар бар гына. Шулай бер көнне иртән, мин юрган астыннан чыгасы килмичә, иркәләнеп кенә, әниемнең мичтә коймак пешергәнен карап ятканда, кинәт ишек ачылып китеп, апам атылып килеп керде. “Ни булды балам?” – Әниемнең кулыннан табагачы төшеп китте. Апам елап җибәрде. “Теге Хәниф абзый артымнан куып килә!” – дип, хәбәр салуы булды, әтием, бик тәмләп чәй эчеп утырган җиреннән сикереп торып, кулына нидер эләктереп, чыгып та йөгерде.

Ярый бәхете, теге абзый качып котылган,  эләктерсәм, үтерә идем дип, әтием ярсып килеп керде дә: “Кызым, елама аны ярсытырга ярамый.  “Тиле” дисәң тигәнә буе сикерә, диләр”, – дип, апамны кочаклап алды.

Монысыннан тынычланып инде чәй эчәргә утырам дип йөргән апамның тагын бер вакыйга күңелен төшерде.

Ишек шакыйлар, мин барып ишекне ачсам, теге оч Мәсния апа басып тора.

– Апаң өйдәме, кайттымы әле? – ди.

Мин әйтәм:

– Өйдә, өйдә үтегез.

Ул килеп керүе булды, озын сүзнең кыскасы:

– Мин яучы булып килдем, – дип хәбәр салды.

Апам тагын аптырап калды...

Әтием бик җитди генә:

 – Кем була инде ул, кияү егет дигән кеше? – дип,  яучы апага төбәлде.

Әй тегесе мактарга тотынды инде, менә күрше районнан Упканкүл авылыннан. Мал-туары күп, “Москвич”ы да бар, бай егет, ди. Әнисе белән генә яши дип, үзенекен “төрә” башлады...

Әтием, тыңлап бетәр-бетмәс:

– Нигә, үз районында кызлар беткәнмени, бик шәп тә булгач үзе? – дип, шарт кисте дә куйды.

Ә апам инде еларга ук тотынган иде.

– Елама, кызым, вакыты җиткәч, үзең теләгән, яраткан кешеңә генә барырсың, – диде.

Ә теге яучы ханымны чәй эчереп матур итеп озатып җибәрделәр.

Кичкә инде хәбәр ишетелде күршедә утырган кыз, Минҗамал апаны алып киткән теге кияү егете...

...Бер вакыт шулай таң алды, әнием уята, кызым тор әле тор, абыең үлеп ята, ди.

Йокы аралаш берни аңламый сикереп тордым да, кайда, дип сорадым, курку катыш. Абзарда, аранга кереп утырып үлгән ,ди. Ничек түзгәндер инде әнием бу хәлгә...

Күршеләрне дәшеп кертеп абыемны чыгарып йорттагы сәкегә салдылар да, өстенә менеп, каергалап турайттылар.

Элек бит инде ишек-фәлән бикләү юк, җәен җылы вакытларда мин веранда да йоклый идем.

Абыем кичтән кереп минем карават янына туфлиләрен салып куйган, мине күрептер инде, чыгып, абзарда аранга кереп утырган. Иртән әнием сыер саварга чыкса, улының үле гәүдәсен күреп, һушын югалтып, артына ава язган. Белмим инде, үз үлеме белән үлгәндерме, әллә кеше эше булгандырмы, 36 яшендә җир куенына барып керде.  Авыр, бик авыр кичерде әнием бу олы кайгыны.

Инде әнием дә, әтиемдә, абыйларым, яраткан апам да күптән юклар инде...  Аллаһның рәхмәтләрендә булсыннар!

Шул җәйне (1972 ел) апамны кияүгә сораттылар, монысы инде үзенең беренче һәм соңгы мәхәббәте Рафинатына. Матур итеп туйлап, бөтен шартын китереп кияүгә озаттык. Апам яратканы белән биш балага гомер бүләк итеп, карап үстереп, олы юлга озатты балаларын. Җизнәм белән 43 ел тату гомер итеп, менә 5 ел элек безнең арабыздан китеп барды...  Апам бик уңган булды, бер мәҗлес тә ул пешергән аш-суларсыз узмагандыр авылда.  Кул эшенә дә бик маһир булды, нинди генә эшкә тотынса да, бик оста башкарып чыга иде. Йорт тутырып мал-туар асрап, кош-корт тотып бик матур яшәде ул! Җыр-моңга гашыйк булды, авыл клубын да җитәкләде, хаклы ялга чыккач та азаккы көненәчә авыл тормышында кайнап яшәде.  Урыны җәннәттә булсын!

Колхозда бит инде эш хакы түләмиләр, халыкны алдаштырып, көзен әз-мәз игенләтә, кышын итләтә, кәбестә бирсеннәрме. Бик авыр иде инде ул вакытларда яшәве. Тик шулай да халык тырышты инде тормыш авырлыкларына бирешмичә яшәргә. Ә хәзер менә уйлап карасаң,  эшлим дигән кешегә эше дә, ашы да бар.

 Авыл булгач төрле хәлләр була бит инде...  Бигрәк тә җәй айлары күңелле була торган иде. Көндезен кемдер кайда ни беләндер мәшгуль булса, кичләрен клубка халык агыла торган иде. Һинд кинолары килсә, олы бәйрәм кебек була торган иде. 10 тиен акчаң гына булсын. Рәхәтләнеп кино карап кайта торган идек.

Ә артистлар килсә инде, кичне ничек җиткерергә белми торган иде авыл халкы. Шулай бервакыт Фәридә Кудашева, Бәхти Гайсиннар концерт белән килде...

Караидел районы.

(Дәвамы бар.)

Автор стиле сакланды.

Гөлсем НӘБИУЛЛИНА. Безнең авыл (1)
Гөлсем НӘБИУЛЛИНА. Безнең авыл (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас