Барлык яңалыклар
Дөнья бу
30 ноябрь 2022, 07:12

Флүрә ГАЗИЗОВА. Гарасат

Көчле җил мине бөтереп алып, шомырт куаклары өстенә атып та бәрде.

Флүрә ГАЗИЗОВА. Гарасат
Флүрә ГАЗИЗОВА. Гарасат

Бүген минем туган көнем. Күңелем тулы шатлык. Шушы көннәрне күргәнемә бик бәхетлемен. Йөгерә-атлый туган көн мәҗлесенә әзерләнеп йөрим. Табыныма балаларым җыелыр. Оныкларыма-йолдызчыкларыма тәбикмәкләр пешерермен. Кияүләрем бәлеш ярата. Ә кызларым – гөбәдия. Әзерләгән ашларымны мичкә куясым гына калды. Картым ихатада мәш килеп йөри. Бәйрәм мунчасы өлгерткән. Чак кына ял итеп алыйк дип, тәмләп чәй эчәргә утырдык.

Кинәт... дөньяга нидер булды. Киерелеп ачылган тәрәзә аша юкә ботагында чыр-чу килеп, чыпчыкларның нәрсәдер бүлешүе дә, һич туктый белмәгән әтәчләрнең үзара сәламләшүе дә, хәтфә үлән өстендәге чикерткәләрнең музыкасы да тынып калды. Давыл алдыннан гына була торган тынлык басты.

Тәрәзәгә күз салсам, Агыйдел үзәне буйлап куе кара болытлар өеменең, бии-бии бөтерелеп, бар галәмне каплап килүен күрдем. Юлында очраган һәр нәрсәне өереп, югарыга чөя-чөя, өермә зурайганнан-зурая, әкиятләрдәге аждаһа төсле, ике-өч башлыга әйләнеп, дулап, искиткеч зур тизлек белән якынлаша башлады.

– Бик каты булырга ошаган, бозауны абзарга ябыйм әле, – дип, картым чыгып китте.

Мин дә булышырга дип тышка чыксам, өермә килеп үк җиткән. Көчле җил мине бөтереп алып, шомырт куаклары өстенә атып та бәрде. Куркуымнан ботакларга чытырдап ябыштым. Шулчак баш очымнан шатыр-шотыр килеп нәрсәдер очты. Соңыннан ачыклавынча, күршебезнең шифер абзар түбәсе безнең ихата аша очып бәрәңге бакчасына барып төшкән. Күз ачкысыз өермә, юлындагы бар нәрсәне ватып-җимереп, ары китте. Ар­тыннан ук көчле яңгыр яварга тотынды. Болыты белән төште бугай. Койды-койды да тынып калды. Мин исән калганыма ышанмыйча, куак астыннан үрмәләп чыктым. Күзем алма бакчасына төште. Ни күрим?! Урамга өеп куелган калын-калын идән такталарын, давыл, кой­ма аркылы бакчага тутырган. Алмагачларым сынган, кайберләре тамыры белән йолкып алынган. Умарта ояларына карарга да кызганыч. Берсенең дә капкачы юк, өсләренә су тулган. Ачык урында торган оялар бөтенләй җирдә тәгәрәшеп ята. Елый-елый, аларны торгызып, өсләренең суын түгеп, капкачларын эзләп табып ябарга тотындым.

– Аллага шөкер, гомерем бетмәгән, – дип картым да яныма килеп басты. Ул, абзар ышыгында торыйм дип барса, түбә тактасы борын очында гына җиргә төшеп кадалган.

Ихата чүп-чар белән тулган. Колач җитмәслек имән агачы урталай ярылган. Картымның:

– Карчык, урман юкка чыккан бит, – дигәненә сискәнеп киттем. Күтәрелеп карасам... балачагым ур­маны урынында юк. Яргаланган, сынган агач кәүсәләре генә серәешеп калган. Бу котычкыч күренештән икебез дә телсез калдык.

Әй, табигать! Урманымнан кемнең үчен алдың? Әллә шулай безне искәртүеңме?

Ничә буын ата-бабамны ашаткан, киендергән, җылыткан урманым хуш инде! Наратларым, чыршыла­рым аягүрә, нәкъ солдатларча һәлак булдылар. Яраларыннан күз яшьләрен хәтерләтеп, гәрәбәдәй тамчылар тәгәри. Сынган, сыдырылган яралары әрнидер дә, без берни эшли алмыйбыз. Урманымның җанлы тормышы бер мизгелдә юкка чыкты. Исән калган кошчыклар гына, ояларын таба алмыйча, баш өстендә чыр-чу килеп бөтерелде. Яраланган урман җавап кайтармады. Аның кайтавазы да юкка чыккан иде...

Давыл аударган агачлардан олы юлны чистарткач, кичкырын балаларда килеп җитте. Бу юлы, минем туган көн мәҗлесе урманымны искә алу көне кебегрәк үтте. Балаларымның урманымны шулкадәр яратуларын бел­ми идем. Миңа аларны тынычландырырга туры килде. “Болары урынына яңаларын утыртырбыз, аларны карап, тәрбияләп үстерербез. Бик тиз үсеп китәрләр, берничә елдан урман шаулап утырыр, дөньялар гына тыныч бул­сын, табигать башкача мондый сынаулар җибәрмәсен дип кенә теләгез”, – дидем аларны юатып.

Бу вакыйгадан берничә ел үтеп китте. Яшь үсентеләр әкренләп тамыр җәйде. Матур гына үсеп киләләр.

Әйе, табигать безне искәртеп кенә тора. Ләкин әле без һаман битарафлык чире белән авырыйбыз. Санга сукмыйбыз, янәсе без бар нәрсәгә хуҗа. Корылык, елга-күлләр кибү, чишмәләр юкка чыгуы безне сискәндерергә тиеш тә бит. Йокыдан уянып, тирә-ягыбызга назлы караш ташлыйк. Урман-кырларны, елга-чишмәләрне саклыйк. Килер буынга ниләр калуына игътибарлырак булыйк.

Фото: realt.onliner.by

Флүрә ГАЗИЗОВА. Гарасат
Флүрә ГАЗИЗОВА. Гарасат
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: