Барлык яңалыклар
Дөнья бу
25 ноябрь 2022, 22:01

Канлы көннәр

Күрше төрекнең 17 яшьлек кызын берничә бандитның мәсхәрәләгәннәрен Наилә белән сеңлесе күреп торган. Сеңлесе йөгереп өйгә кереп киткән, куркуыннан телсез калган. Ә Наиләнең ике аягы йөрмәс булып, урыныннан кузгала алмас хәлгә килгән.

Канлы көннәр
Канлы көннәр

(Булган хәл)

 

Үткәнне оныткан кешенең киләчәге юк. Шуның өчен Үзбәкстанның Андижан шәһәрендә булып үткән явызлыкларны хәтеремә төшереп үтәргә булдым. Бу фаҗигале көн бүген дә  минем күз алдымнан китми. Еш кына төшләремә кереп җанымны әрнетә. Кара күмергә әйләнгән йортларның ачы төтеннәре әле дә сулышымны буа кебек.

Экстремистлар студентларны, җиңел генә коткыга бирелә торган укучы балаларны, тирә-яктагы эшсез авыл егетләрен туплап, 1990нчы елның 2нче май көнне һәркайсына акча биреп, наркотик белән сыйлап, шәһәргә һөҗүмгә чыгарып җибәргәннәр. Бу котырган халык башта юлларында очраган кибетләрне талап-җимереп ут төртеп яндырды. Алтын магазиннарын, оешмаларны, универмагларны, дәүләт банкларын, горпищеторгны, зур колхоз базарын, яһүдиләрнең, әрмәннәрнең, русларның һәм башкаларның жиһазларын талап, аннан йортларына ут төрттеләр.

Шәһәрнең бөтен милициясе качып, обкомның подвалында утырганнар. Күп кенә милиция хезмәткәрләре гражданнар киеме киеп, экстремистлар белән бергә магазиннарда һәм үзләренә файда килердәй җирләрдә урлашып йөргәннәр. Подвалда утырган милиция башлыгы разведкага кешеләр җибәреп, кыйрату эшләре кайсы районнарда барганын белешеп торган. Башка милләт вәкилләренең йортларына кереп, ихатада булган яраклы әйберләрен һәм машиналарын алып чыгып, аннан өйләрен яндырганнар. Ирләре алдында хатыннарын, ата-анасы, туганнары алдында кызларын мәсхәрәләгәннәр...

Гәзитләрдә бу фаҗига корбансыз үтте дип алдап яздылар. Кеше әйтеп кеше ышанмаслык ерткычлык эзсез үтәме соң?...

Андижан шәһәрендәге вәхшилекне Наманган шәһәренең милиция хезмәткәрләре килеп туктатты. Бу вәхшилек башка шәһәрләрдә дә булды.

Каканд шәһәреннән кайткан Халикова Наилә бүгенге көндә Туймазыда яши. Каканд шәһәренә яндыручылар килгәч, ачы елау тавышын ишетеп, сеңлесе белән икәү урамга йөгереп чыкканнар. Урамнарында төрекләр яшәгән. Аларның йортларын экстремистлар алдан ук үзләренчә билгеләп куйган булганнар. Банданың башлыгы яндырыласы өйләргә башын селкеп кенә ишарә иткән. Бандитлар шунда ук ул йортларга һөҗүм ясаганнар.

Күрше төрекнең 17 яшьлек кызын берничә бандитның мәсхәрәләгәннәрен Наилә белән сеңлесе күреп торган. Сеңлесе йөгереп өйгә кереп киткән, куркуыннан телсез калган. Ә Наиләнең ике аягы йөрмәс булып, урыныннан кузгала алмас хәлгә килгән.

Икенче як күршесе — үзбәк хатыны күреп, Наиләне күтәреп алып кергән. Әтисе белән әнисе эштә булганнар. Наиләнең әтисе үз мәхәлләсендә булган вәхшилекне ишетеп, ике сәгать эчендә чәче агарган. Әнисе берничә сәгать һушын югалтып яткан. Икенче көнне Наиләне саклап калган хатынга өен калдырып, Каканд шәһәреннән качып киткәннәр. Шул елларда Үзбәкстанда туган күпме яшьләр үз туган иленнән аерылдылар. 40, 50, бОар ел шушы җиргә хезмәт иткән олылар йорт-җирләрен ташлап, башка илләргә китеп, ятим, тораксыз, өйсез, илсез җиде юл чатында калдылар...

Янә бер эпизод: Куляб өлкәсендә Восе районында яшәдем. Кич белән үзебезнең район үзәгеннән күрсәтелгән программаны карап утыра идем. Курган-Түбә шәһәрендә булган хәлне күрсәттеләр. Ике ир автомат белән бер урыс әбие яшәгән фатирга килеп керәләр. Әби 7-8 яшьлек оныгы белән ашап утырган була. Ул урыныннан торып, тегеләргә табынга урын тәкъдим итә... Күпмедер вакыт үткәч, янә шул карчыкны күрсәттеләр. Тән тиресе сыдырылып күкрәк өстенә җыелган. Башында чәче юк, битләре кып-кызыл ит. Күкрәк өстендә җыелган тире калтырап тора. Димәк, әле әбинең җаны чыгып бетмәгән. Шул вакытта бер палач 7-8 яшьлек баланың ботыннан тотып стенага башы белән китереп бәрде. Баланың башы ярылып, мие идәнгә сибелде...

Шушы хәлне үз күзем белән күргәч, һич нәрсәгә карамый, гарип укытучы абыемны җитәкләдем дә, Уфага кайттым. Уфаның миграция бүлеге Туймазыда качаклар өчен корылган йорттан безгә бер бүлмә бирде.

 

Халидә ХӨСНЕТДИНОВА.

Туймазы шәһәре.

 

Фото: mirtesen.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: