Барлык яңалыклар
Дөнья бу
21 ноябрь 2022, 10:18

Илшат НӘҖМИЕВ. Аюлы сәгать

Бишенче курста укыганда, яраткан кызым белән өйләнешеп, февраль аенда туй үткәргән идек. Төркемдәш кызларымның берсен дә чакырмадым...

Илшат НӘҖМИЕВ. Аюлы сәгать
Илшат НӘҖМИЕВ. Аюлы сәгать

Гомер эчендә әллә күпме сәгать туздырдым. Стенага элеп куя торганнарының батареялары эреп акты. Бәйрәмнәрдә, төрле конкурсларда бүләк итеп бирелгән электрон сәгатьләрнең гомере дә кыска булды.
Үземнең таныш сәгать төзәтүчем Мазһар абый хәзер мәрхүм инде. Электрон сәгатьләрне ул ремонтка да алмады: атып бәр, янәсе. Иске будильникларга җан өреп, миңа арзан хакка сатып җибәрә иде. Хәзер мине иртәләрен кәрәзле телефон уята: эшкә йоклап калып булмый. Кул сәгатьләрен Мазһар абый киңәшләре белән генә сатып алдым, үзебезнең илдә җитештерелгәнен, әлбәттә. Ярый, бу хакта бер иркенләп сөйләшербез әле...
Өй түремдә озын гомерле сәгать минутларымны саный. Бик кызыклы итеп ясалган ул. Бал мичкәсе өстендә соры аю йоклап ята. Башын алгы аякларына куйган да, бар дөньясын оныткан. Әнә шулай утыз елдан артык... Йокының тәмен белә татлыбай! Бу үзенчәлекле сәгатьне университетта бер төркемдә белем алган сабакташ кызлар бүләк итте.

Бишенче курста укыганда, яраткан кызым белән өйләнешеп, февраль аенда туй үткәргән идек. Төркемдәш кызларымның берсен дә чакырмадым. Үпкә белдермәделәр, аңлаганнардыр... Алты студент егет туемны матурлап, ямьләп, музыкаль яктан бизәп шатландырды. Барысы да филологлар, талантлылар. Курайчы, биюче, булачак шагыйрь һәм журналист егетләрне хуҗалар да, кунаклар да яратты. Туй үткәреп килгәч, күчтәнәчләр белән кызларны сыйладым. Алар миңа әнә шул аюлы сәгатьне бүләк итте. Группадаш кызларның истәлеге ул.

Илшат НӘҖМИЕВ. Аюлы сәгать
Илшат НӘҖМИЕВ. Аюлы сәгать
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: