Барлык яңалыклар
Дөнья бу
21 ноябрь 2022, 07:09

Флүрә ГАЗИЗОВА. Кияүгә чыгып барам...

“Абзыкаем атма, миңа бәла такма. Ятим кала бит балам, кияүгә чыгып барам”, – дип такмаклый-такмаклый, куркуымнан үкереп елыйм икән.

Флүрә ГАЗИЗОВА. Кияүгә чыгып барам...
Флүрә ГАЗИЗОВА. Кияүгә чыгып барам...

Олы кызымны, картларча әйтсәк, башлы-күзле иттек. Безнеңчә әйткәндә, кияүгә бирдек. Туйлар ике якта да бик матур, күңелле үтте.

Кодагыем бик акыллы, туры сүзле, телгә бик оста булып чыкты. Балаларның матур тормыш башлауларына куанып, ул үзенең ничек итеп кияүгә чыгу тарихын сөйләгән иде.

– Тәүге тормыш иптәшем каты авырудан вафат булгач, кечкенә улым белән кире абзыкайларга кайттым. Заманалар авыр. Яңа гына сугыш тәмамланган чак. Тамак икмәккә туймый. Шулвакыт мине күрше авыл кешесенә ярәштеләр. Кияү буласы кеше ат тапмагандырмы, әллә башка сәбәптән, мине килеп ала алмады. Ә абзыкайга миннән котылырга кирәк бит инде.

Кич, атлар эштән кайткач ат җигеп, төенчекләремне арбага төяде дә, үземә дилбегәне тоттырып, мине күрше авылга кияүгә озатты. “Кияү атны ничек тә

китереп китсен, иртәнгә калдырмасын,” – дип кат-кат кисәтте. Үзе кәнсәләргә дежурга төшеп китте.

Заманалар авыр гына түгел, бик хәтәр дә иде. Ат буры итүләре бар.

Хәзерге кебек олы юллар юк бит инде. Ат арбасы юлы гына. Җитмәсә, үткесез пычрак, көзге вакытсыз чак. Арык ат арбаны чак сөйри. Уйлана-уйлана барып, атның төп юлдан тайпылып сукыр юлга, басу юлына кереп киткәнен абайламый да калганмын. Бу басу кәбестә басуы булып чыкты. Басу каравылчысы кәбестә урларга киләләр дип белеп: “Һайт, кемнәр ул? Атам!” – дип, һавага “шарт” итеп атып та җибәрде. Атым куркып кәбестәләр өстеннән турыга чаба башлады. Ә мин арбадан очып төшеп калдым. Ярый әле баламны алмаганмын...

“Абзыкаем атма, миңа бәла такма. Ятим кала бит балам, кияүгә чыгып барам”, – дип такмаклый-такмаклый, куркуымнан үкереп елыйм икән. Каравылчы карт: “Нигә кәбестә басуына килеп кердең?” – дип ачулана. “Мин түгел бит, әнә атым кергән”, – дип, акланам имеш. Бабай дилбегәсенә уралып туктап калган атымны тотып алып, безне юлга чыгарып куйды. Менә шулай итеп мин кияүгә чыктым. Бүген төпчегемне өйләндерәм, – дип бәхетле елмаеп, хикәясен тәмамлап куйды кодагыем.

Фото “Тулпар” журналы архивыннан алынды.

Флүрә ГАЗИЗОВА. Кияүгә чыгып барам...
Флүрә ГАЗИЗОВА. Кияүгә чыгып барам...
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: