Барлык яңалыклар
Дөнья бу
17 ноябрь 2022, 14:06

Земфир ӘХЪЯРОВ. Балыкта

Юкка гына халык балык кармаклауны чир дип атамый. Әмма минем бу авырудан бер дә “тереләсем” килми!

Земфир ӘХЪЯРОВ. Балыкта
Земфир ӘХЪЯРОВ. Балыкта

Балык кармакларга яратмаган кеше бик аздыр, бигрәк тә авыл җирендә. Мин дә бу эшкә бик һәвәс. Гәрчә, фәлән килолы балыклар тотмасам да, күңелем канәгатьләнерлек була. Мул сулы, гөрләвекле апрель ае җиткәч тә авылыбызның инешендә, кызыл балчык белән кушылып аккан болганчык суда кызылканат балыкларын  кармаклыйм. Өч-дүртне эләктергәч, “Буа тавы” дигән тауга менеп өйгә таба борылам. Мин балык тоткан урын белән өй арасындагы юл алты-җиде минут вакытны ала. Ямьле, тәмле яз исләре  аңкып торган сандугачлы май аенда су тоныклана. Ул вакытта да кызылканатлар эләгә. Ә җәй  айларында, авылыбыздан  ике чакрым чамасы ераклыкта урнашкан зур буа күңелне үзенә тартып тора. Аның бер ягында уйсулык, икенче ягында зур булмаган әрәмәлек урнашкан. Монда балык кармаклауның аерым үзенчәлекләре бар. Болганчык суда балыкны селәү белән кармакласак, буада җимне арпа (перловка), борчак, кукуруз ярмаларына алыштырабыз. Билгеле, ярмаларны бераз пешереп алырга кирәк. Тәм бирү өчен, пешергән вакытта ук ярмага җир җиләге яфрагы кушам. Күп очракта арпа ярмасына өстенлек бирәм. Табан, карп  балыклары җәен шундый җимгә эләгүчән. Алдан ук пешереп әзерләп, ипи янчыгына салып суыткычта туңдырам. Балыкка барыр алдыннан алып куйсаң шул җитә, тиз эри.

... Буага барып җиткәч, кармакларыңа тотынганчы буаны күздән кичерәсең – балыкчылар бармы, танышлар күренмиме? Шуннан соң гына, аерым бер ләззәт белән кармакларыңны сүтеп, балык тотарга әзерләнә башлыйсың. Кармак энәсенә җим куеп суга төшергәч, буа өслегенә янә бер күз саласың да, рәхәтләнеп, кинәнеп, мөккибән китеп яраткан шөгылеңә тотынасың. Шул вакытта дөнья мәшәкатьләреннән, ыгы-зыгысыннан син азат.  Бөтен күңелеңне, булмышыңны балык тотканда гына була торган ләззәт биләп ала. Башкача мөмкин дә түгел. Балык калкавычыңны селкетеп алганда, йөрәгең селкенеп куйгандай була, тез буыннарыңның калтыравын сизә башлыйсың. Тын алырга да куркып, су астындагы балыкның җимне капканын түземсезлек белән көтәсең. Бу гамәлләр  күп тапкырлар кабатланса да, һәрвакыт үзеңне кулына беренче тапкыр кармак тоткан кеше кебек сизәсең. Яшен тизлегендә үзеңә каршы очып килгән теннис тубын тотарга әзерләнгәндәй, бер аяктан икенчесенә күчәсең. Ниһаять, калкавыч тартылып куя – зур балык эләккән! Бу мизгелдә йоклап калырга ярамый, кармак сабын үзеңә таба тартып, су ягындагы очын өскә күтәрәсең дә кармак кәтүгенә лесканы тиз-тиз җыя башлыйсың. Балыкның энәдән ычкынырга теләп дулавыннан су өстендә дулкыннар хасил була. Менә дүрт күз белән көткән балык үзе дә күренә. Ярыйсы гына зурлыктагы табан балыгы.

Балык авызын энәдән азат иткәч, шатлыгыңны кем белән дә булса бүлешергә теләп як-ягыңа карап аласың. Әлбәттә, якында ук булмаса да, су чапырдаганны ишетеп синең якка борылып караучылар да була. Шул вакытта авыз үзеннән-үзе ерылып китә. Ихлас елмаясың. Күңелдәге җылылык бөтен тәнгә тарала. Бу халәт күп тапкырлар кичерелсә дә,  һәр балык тоткан саен кабатланып тора. Тагы, тагы кармаклыйсы килә. Юкка гына халык балык кармаклауны чир дип атамый. Әмма минем бу чирдән бер дә “тереләсем” килми!

Земфир ӘХЪЯРОВ. Балыкта
Земфир ӘХЪЯРОВ. Балыкта
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: