Барлык яңалыклар
Дөнья бу
7 ноябрь 2022, 09:33

Илшат НӘҖМИЕВ. Картәти тәрбиясе

...Оныкларым белән мин татар телендә исемнәрен аерым-аерым әйтеп исәнләшәм. Алар да өйрәнеп беткән инде: “Саумы, картәтәй!” – диләр. Алты яшьлеге миннән: ”Кулыңны юдыңмы?” – дип сорый.

Илшат НӘҖМИЕВ. Картәти тәрбиясе
Илшат НӘҖМИЕВ. Картәти тәрбиясе

Мин шимбә көнне иртән иртүк авыл очына ашыгам. Анда минем балаларым яши. Кызым якындагы шәһәргә йөреп эшли, ул якшәмбе көнне генә ял итә. Кияүнең дә ялы бер генә. Яшьләр әйдә эшләсен, үзләрен күрсәтсен, хезмәттә уңышлар яуласын.

Минем бүгенге көнем оныкларыма багышлана. Алар әнә иртүк торып чәй эчкәннәр, ботка ашаганнар. Әниләре төшке ашын пешереп, итен аерып алып куйган. Оныкларым белән мин татар телендә исемнәрен аерым-аерым әйтеп исәнләшәм. Алар да өйрәнеп беткән инде: “Саумы, картәтәй!” – диләр. Алты яшьлеге миннән: ”Кулыңны юдыңмы?” – дип сорый. Балалар бакчасында өйрәтеп беткәннәр: үзе дә адым саен кулын юа, ничек юарга кирәклеген дә аңлата. Әнә йогышлы чир шулай олысын да, кечесен дә тәртипкә өйрәтә.
Хәзер балалар өчен әллә нинди кызыклы уеннар уйлап табалар. Төрле транспорт чаралары, хайван, җәнлекләр төшерелгән карточкалар өстәлгә каплап куелган. Берсен ачасың да, шуның парын эзлисең. Икенче карточканы дөрес ачсаң, уенны тагын дәвам итәсең. Кешедән зур игътибар, хәтер сорый торган уен бу. Өлкән оныгым өлгер булып чыкты. Ачылып ябылган карточкаларның рәсемнәрен истә калдыра да, безне узып китеп, уйный да уйный. Тимурның парлы сурәтләре әллә күпме булды. Өчәүләп әнә шулай бирелеп китеп уйныйбыз. Бу сиңа мультик карап утыру түгел. Башыңны эшләтергә, хәтереңне ныгытырга, барысын да истә калдырырга кирәк. Мондый уен балалар өчен генә түгел, өлкән яшьтәгеләр өчен дә бик файдалы.
Кояш югары күтәрелеп, көнне бераз җылыткач, без ишек алдына чыгабыз. Анда бүген төнлә белән кар яуган.

Кыш килгән дияргә буладыр инде: җир туңып өлгерде бит, шуңа күрә кар эремәс. Таһирны, чанага утыртып, алмашлап тартып йөртәбез. Ул шатланып көлә, әллә нинди авазлар чыгара. Чана тартырга авыр шул әле: кара җир дә, үлән дә күренеп ята. Утырып йөрергә генә җиңелдер... Үзем тиз арыдым: җир өстеннән чана тартып йөреп кара, буш булса – бер хәл.
Кыш яңа башланып тора, әллә нинди уеннар уйнарбыз әле. Хәзер өйгә керәбез. Балаларның аппетиты ачылгандыр: төшке ашны яхшылап ашарлар, дип ышанам. Аларны йоклатып булмаса да, үзем бераз черем итеп алырмын. Төшке аштан соң “тихий час” булырга тиеш бит. Анысын үзем көтеп алам. Балалар тавышланмасын, берүк...

Куергазы районы,

Шәбагыш авылы.

Илшат НӘҖМИЕВ. Картәти тәрбиясе
Илшат НӘҖМИЕВ. Картәти тәрбиясе
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: