Барлык яңалыклар
Дөнья бу
4 ноябрь 2022, 07:36

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Мин ничек мошенниклардан алдана яздым? Булган хәл

Ышансагыз – ышаныгыз, ышанмасагыз – юк: мин бу вакытта сәер бер транска кертелгән, нәрсә эшләгәнен үзе аңламаган “лох” хәлендә идем.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Мин ничек мошенниклардан алдана яздым? Булган хәл
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Мин ничек мошенниклардан алдана яздым? Булган хәл

“Татар, тотып карамыйча, ышанмый”, – дигән бабаларыбыз. Белмим, бу гыйбарәгә заманында нинди мәгънә салынган булгандыр, ләкин ул әле дә әһәмиятен югалтмый. Бүгенге болгавыр  заманда укучыларыбызны уяу булырга, татлы сүзләргә ышанмыйча, һәр нәрсәне “тотып”, тикшереп карарга чакырыр идем мин. Чөнки үзем дә миңа телефон аша “ярдәм” күрсәтергә теләүче мошенникларның хәйләсеннән чак котылып калдым. Ничек, дип аптырыйсызмы? Хәзер барысын да тәфсилләп сөйлим.

Июль ахыры... Чираттагы җәйге ялга китәргә санаулы гына көннәр калды. Эш урыннарының берсеннән банк картасына “отпускной”лар да килеп төште. Шуларны нәрсәгә тотарга дип планлаштырып, өйдә бозылган су кранын төзәтеп маташам. Шулчак кесә телефоны шалтырады. “Газ ачкычы”н читкә куеп, смартфонга үрелдем. Җитди ир-ат тавышы:

– Исәнмесез, Илдус Камилович! Сезне фәлән банкның (әңгәмәдәшем Русиядә киң билгеле федераль банк исемен атады) хәвефсезлек хезмәте борчый. Интернет аша Сезнең исемнән картагыздагы бөтен акчагызны Чита шәһәрендә яшәүче Фәлән Фәләнов исәбенә күчерүне сорап запрос килде. Без, моны мошенниклар мутлыгы түгел микән дип тикшерәбез. Әйтегезче, әлеге запросны Сез ясадыгызмы? – Әңгәмәдәшемнең тавышында чын борчылу сизелә иде.

– Юк, – дидем, аптырап. – Андый кеше миңа бөтенләй таныш түгел.

– Димәк, мошенниклар эше, – диде бу канәгатьлелек белән. – Әл дә шылтыраттык. Югыйсә, акчасыз кала идегез. Хәер, Сез беренче генә корбан түгелсез. Банкыбыз карталарына мошенниклар тарафыннан максатчан һөҗүм бара. Кемдер клиентларның мәгълүмат базасын аларга “сливать” иткән. Без Уфадагы бүлекчә хезмәткәрләреннән шикләнәбез. Мошенникларның ярдәмчесе кем икәнлеген ачыкларга кирәк. Шуңа берничә сорау бирәбез. Зинһар, исегезгә төшерергә тырышыгыз. Сез банк исәбегезне кайсы бүлекчәдә ачкан идегез?

Мин, аны-моны уйламыйча, җавап бирдем. Икенче сорау яңгырады:

– Паспортыгызның ксерокопиясен хезмәткәр Сезнең алдыгызда ясадымы, әллә бүтән җиргә алып кереп киттеме?

– Юк, күрше бүлмәгә алып кереп китте, – мин әйтәм.

– Банк картасын Сезгә ачык килеш бирделәрме, әллә ул ябык конверт эчендә идеме?

– Ачык иде, – дип җавапладым, каушап.

– И ачыкавыз, – дип кызганып көрсенде телефонның теге ягындагы әңгәмәдәшем. – Аның каравы, без мошенникларның ярдәмчесе кайсы бүлекчәдә эшләвен хәзер инде ачыкладык. Сезнең ярдәм белән кем икәнен дә беләчәкбез аның.

– Мин һәрвакыт әзер! – дидем мин чын пионер кебек.

– Ярдәмгә әзер торуыгыз өчен рәхмәт. Әйдәгез, бездәге рәсми мәгълүматларны тикшерү өчен, исем-фамилиягезне, паспорт номерыгызны атагыз.

Әфсенләнгән төсле, паспортымны күтәреп, ул сораганнарның барысын да әйтеп бирдем.

– Безнең банктагы карточкаларыгыз берәү генә түгел икән. Әйдәгез, барысының да номерларын тикшереп чыгыйк әле.

“Кара, бу минем хакта барысын да белә”, дип гаҗәпләнеп, аларын да (хәтта кулланылу срогы чыкканнарын да!) атадым.

– Банкыбызның онлайн-кушымтасы телефоныгызда бармы? Аның белән эш итәсезме?

– Бар, – мин әйтәм, – эш итәм. Ләкин күптән кергән юк.

– Бездә Сезнең онлайн-банк кушымтагыз белән файдаланып, исәбегездәге акчаларны акрын гына “суырып” ятмыйлар микән, дигән шик бар. Тикшереп карыйк әле. Хәзер Сез онлайн-банкка кереп, соңгы сатып-алу гамәлегезне атарга тиешсез.

– Хәзер, – мин әйтәм.

Ышансагыз – ышаныгыз, ышанмасагыз – юк: мин бу вакытта сәер бер транска кертелгән, үз гамәлләрен үзе аңламаган “лох” хәлендә идем. Бәхетемә, мошенникның “сүз сихере”ннән мине... ковид һәм замана айфонының катлаулылыгы коткарды!

Эш шунда, 2020 ел уртасында ковид белән каты авырып, ике атналап хастаханәдә ятып чыккан идем. Терелүен терелдем, тик дарулардан соң хәтеремне югалттым. Балачактагы, яшьлектәге һәр эш-гамәлне көне-сәгате белән хәтерлим, ә бүген иртән нәрсә ашаганымны әйтә алмыйм. Банк карталарының, онлайн-банк парольләре белән дә шулай. Шуңа күрә аларны айфонымның махсус вкладкасында язып саклый башладым. Шул мине коткарды да.

Онлайн-банкның паролен айфоннан эзли башлагач, ялгыш басып, мин әңгәмәне өздем. Моңа бик ачынып, шунда ук ул телефонга шылтыраттым. Тик ул “занят” иде. Шул ук минутта миңа икенче, таныш булмаган номердан шылтыраттылар. Телефонны алсам, янә шул ук иске тавыш. Номер – яңа, ә әңгәмәдәш – “иске”! Ахмаклыкның чигенә барып терәлмәгәнмен икән әле, башымнан: “Туктале, мине мошенниклардан “коткаручы” үзе мошенник түгелме соң? – дигән шик йөгерде. Кабаттан үз акылыма кайттым.

– Сез, ялгышлык белән дип уйлыйм, әңгәмәбезне өздегез. Банкта утырган мошенникларны ачыклау өчен ярдәмегез нык кирәк. Я, онлайн-банкка кердегезме? Соңгы гамәлегез нинди булган? – ди бу.

Монда инде минем өчен барысы да ачык иде. Тик паспорт мәгълүматларымны, банк карточкалары номерларын үз иркем белән мошенникка хәбәр итеп өлгердем бит инде. Хәзер аңа онлайн-банкның, яки карточкаларның парольләрен ачыклыйсы гына калды. Ә анысы компьютер технологияләре үсешкән хәзерге заманда озак эш түгел. Димәк, тиз генә банк бүлекчәсенә барып, булган барлык акчаны алып, исәпләрне ябарга кирәк!

Кабаланып, чалбарның бер балагына ялгыш ике аягымны тыгып дигәндәй, абына-сөртенә банкка чаптым. Юл буена телефон шылтыраудан туктамады. Килеп кердем дә:

– Мине мошенниклар атакалый! Зинһар, ярдәм итегез! – дип кычкырдым.

Клиент хезмәте җитәкчесе, кызарынган йөземне күреп, шундук хезмәткәрләренә чиратта торучыларны кабул итүләрен туктатырга, минем белән генә шөгыльләнергә боерды. Паспортымны тикшереп, барлык банк исәпләремне яптылар, алардагы акчаны тиененә кадәр кулыма китереп тоттырдылар. Шунда ук соңгы минутлар эчендә билгесез компьютерлар аша банк исәбемә керергә берничә омтылыш ясалганлыгы ачыкланды...

“Мошенниклардан котылу” операциясе күп булса барлыгы 10-12 минут вакыт алгандыр. Ә телефон бу вакытта шалтырады да шалтырады... Азактан санап чыгардым: кыска гына вакыт эчендә миңа 12 мобиль, 6 стационар телефоннан шылтыратканнар. Соңгыларының шәһәр кодларын тикшердем: һәммәсе дә Мәскәүдә теркәлгән булып чыкты.

Ахырда банк бүлекчәсенең саклык хезмәте җитәкчесе (инде чыны!) миңа карап:

– Югыйсә, солидный гына кеше булып күренәсез, яшегез дә бар. Шундый бала-чага “разводы”на бирелеп торгач инде. Сезгә телевидение, гәзит-журналлар аша журналистлар банк мошенникларының мутлыклары турында көн дә сөйләп торалар, киңәшләр дә бирәләр. Ә сез колагыгызга да элмисез! И, абзый... – дип шелтәләп тә алды.

Үземнең 27 елдан артык матбугатта эшләп, шул “акыллы киңәш”ләр бирүче журналист булуым турында әйтеп тормадым инде. Оятымнан колагыма кадәр кызарынып, банк хезмәткәрләренә рәхмәтләремне укый-укый чыгып китүне хуп күрдем.

Ләкин, тәжрибәмнән чыгып, шуны әйтәм: мошенниклар Сүзнең чын бәясен безнең танылган язучы-шагыйрьләребезгә караганда күпкә яхшырак белә. Һәм бу бәя ниндидер абстракт рухи кыйммәтләр белән түгел, ә соң дәрәҗәдә конкрет акча күләме – меңнәрчә сумнар белән исәпләнә... Мошенник белән әңгәмә башлагансың икән, белеп тор: син инде яртылаш аның тозагындасың. Кешене сүз белән программалаштыру, зомбилаштыру кагыйдәләрен алар бик яхшы белә. Банк исәбең, карточкадагы акчаң, кредит һәм башка финанс мәсьәләләре турында сүз чыкты икән, шунда ук әңгәмәне өз һәм үзең хезмәтләндерелгән банкның “кайнар линия”сенә шылтырат. Аның номеры банк карточкасының артында урнаштырылган. Иң мөһиме, мошенникларга паспорт мәгълүматларыңны, банк карточкасы номерларын хәбәр итә күрмә! Итеп өлгергәнсең икән, минем кебек шунда ук бүлекчәгә барып, исәбеңне яп! Менә шундый, бик гади кагыйдәләр...

Шуның белән мошенниклар миңа шылтыратуларын туктаттылар дип уйлыйсызмы? Туктатканнар, ди, тот капчыгыңны! Инде ике айдан артык вакыт үтсә дә, әлегә кадәр шылтыраталар. Минем исемгә кредит бирүгә рөхсәт сорыйлар, исәбемнән башкаларга акча күчерелүен хәбәр итәләр. Ә мин ул банктан шунда ук киткән идем, исәпләрем дә ябык – шуңа күрә кредит алырга да, булмаган исәбемнән Чита, Воркута шәһәрләренә акча күчерергә дә рәхәтләнеп рөхсәт бирәм. Артык күп теңкәгә тия башласалар, татарчага, башкортчага, я булмаса, немец телендә сөйләшүгә күчәм, кайчак хатын-кыз тавышы белән дә әңгәмәләшә башлыйм. “Неуловимые мстители” фильмындагы подпольщик-артист Буба Касторский кебек “Ах, как я вас долго ждал!” дип җибәргәнем дә бар. Аптырап, “акылдан язган бу” дип уйлаптыр инде, телефонны куярга мәҗбүр булалар. Отылганлыклары инде башларына барып җитте бугай: соңгы бер-ике атнада мондый “әңгәмәләр” бермә-бер сирәгәйде, Аллаһка шөкер...

Тик шулай да бер сорау әлегә кадәр күңелемә тыңгы бирми: алар миңа шылтыратканчы ук, исем-фамилиямне, әтиемнең исемен, кайсы банкта хезмәтләндерелүемне, карточкама кайчан акча “төшкәнлеген” белеп тора иде. Димәк, кемдер бу мәгълүматларны аларга җиткергән, заманча әйткәндә, “сливать иткән” булып чыга түгелме соң?! Шулай булгач, тынычланырга иртә. Мошенникларның ярдәмчеләре арабызда булырга мөмкин. Замана уяулык сорый! Бүген, аеруча...  

            Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Мин ничек мошенниклардан алдана яздым? Булган хәл
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Мин ничек мошенниклардан алдана яздым? Булган хәл
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: