Барлык яңалыклар
Дөнья бу
25 октябрь 2022, 14:52

Мулланур ТИМЕРӘЕВ. Мыеклы бичә. Гыйбрәтле хәл

Соңгы елларда Җәмилә  ат өстендә йөри башлагач, Ходай тәгалә, атны буйсындыру өчен булса кирәк, аны мыек  белән  бизәгән иде.

Мулланур ТИМЕРӘЕВ. Мыеклы бичә. Гыйбрәтле хәл
Мулланур ТИМЕРӘЕВ. Мыеклы бичә. Гыйбрәтле хәл

Минем күршемдә генә, кайбер чәйнәнергә яраткан кешеләр өчен әледән-әле авыз чайкарга сәбәпләр тудырып торган Җәмилә белән Җәмәй  яшәп ята. Бер карасаң, бу гаиләнең бот чабып сөйләрлек, кешеләрдән аерылып торган әлләни гамәлләре дә юк сыман. Ә икенче яклап карасаң, аеруча безнең урамдагы һәр кешенең һәр адымын йөзле иләктән үткәреп, баһа бирергә яраткан бичә-чәчәләр игътибар итәрлек гамәлләре бар икән шул, бар икән...

Җәмәйне  авылдашларыбыз “Чыпчык” Җәмәй дип тә йөртә, аның ни өчен шулай аталганын, сүз барышында аңлатырга тырышырмын. Ул урамдашларыбыз арасында әлләни аерылып та тормый шикелле: буй дисәң буе юк, төскә башка да әлләни түгел, мәгәр бер минут та эшсез торганы юк. Бурасын да бурый, мичен дә чыгара, йонын да тетә, пимасын да баса.

Җәмәй ятим үсте. Шуңа күрә дә кыюсыз булды  ул. Бик озак кына буйдак булып өйләнәлми дә йөрде.

Халык телендә: “Юаштан юан чыга”, дигәннәре, чыннан да, дөрескә туры килә икән. Бер елны моны маллар белән Белорет якларына озаттылар. Көз башлануга Җәмәебез малларын гәләмәт көрәйтеп, аларның бер башын да әрәм-шәрәм итмичә авылга алып кайтып, ферма мөдиренә тапшырды.

Ул авылга колхозның кара алашасына атланып Берлинны алган солдат сыман кайтып керде, аның янында йончыган, хәлсез генә атка атланган эре гәүдәле бер ханым да бар иде.

Җәмәй  Белорет якларына юлланганчы хатын-кыз назына бик сусаган иде булса кирәк:  чөнки кайткач пима басу, йон тетү шөгыльләрен читкә куебрак торды, үзе әйтмешли, бала-чага “штампалауга" күчте. Җиде-сигез ел вакыт уздымы-юкмы, боларның ихатасында кара чәчле, бераз кысыграк күзле кызлар чабышып йөри иде инде. Җәмилә зоотехник һөнәренә ия икән. Бишенче кызы тәпи атлап киткәч. Җәмәенә: “Җитте, хватит, өй тавыгы булып өйдә утырасым юк, фермага эшкә барам”, – дип кырт кисте.

Белорет ягыннан килгән килен бик уңган булып чыкты:  кайбер йончу ирләреңә дә биргесез эшли иде. Моны түрә булган кешеләр дә күрми калмы, билгеле, һәм бер ел чамасы вакыт уздымы-юкмы, аны ферма мөдире итеп үрләттеләр. Шул рәвешле Җәмилә ихатага кара айгырына атланып төшке ашка гына кайтып күренә башлады. Ә кичләрен ул Җәмәй пешергән (ярый, яшь чагында аш-су әзерләүнең рәтен-җаен яхшылап төшенгән-өйрәнгән иде) ризыкларны капкалый да, әвен базарына китә иде...

Җәмәй нишләсен, хатыны фермадан кайтып керә алмагач, авыл буенча сөт җыю шөгылен ташлап, ихатадагы тавык та чүпләп бетмәс эшләргә чумды. Ферма ындыр артында гына булгач, яшерен- батырыны юк инде, Җәмилә кеше күрмәгәндә фураж-фәләнне ат сыртына гына салып алып кайта башлапды. Бәс, шулай булгач, мал-туарның, кош-кортның күп булуы тбигый иде  бу ихатада.

Элегрәк ялгыз яшәгән елларында Җәмәй йорт-курасын күрше-күлән карамагына тапшырып, үзе әйтмешли, “гастроль”ләргә: пима басарга, йон тетәргә чыгып китә иде. Шуннан кайткач ул күрше-күләндәге бушка гына эчәргә күнеккән ир-атларны җыеп, кәеф- сафа кора иде. Хәзер бу гадәтләр дә бетте.

Иртәнге, төшке, кичке ашларны әзерләү дә, карадан-кара чәчле биш кызга  күз-колак булу да Җәмәй өстендә. Еш кына ул: “Һай, шәп чакларым булган бит!” – дип кайчагында уфтанып та куя. Шул чакларда  якындагы кибеттән бер чүлли алып кайта. Аны ихатадагы бүрәнә өстенә утырып кош-корт ашатканда тәмен белеп кенә, ваклап-ваклап кына уртлап куя... Илле-алтмыш кило гына тарткан гәүдәле “чыпчык” Җәмәйгә күп кирәкмени, Җәмиләсе кайтуга ашының токмачлары оешып беткән яисә исемен нәрсә дип атарга белмәгән ят ризык пәйда була...

Билгеле, мондый чакларда Җәмилә ханым Җәмәйне бүрәнә өстеннән эһ тә итмичә күтәреп ала да, шыркылдатып дигәдәй диванга кертеп ыргыта. Җәмәй, үз чиратында, бичәсе мыегының кай тарафка селкенүенә карап, аның кәефенең ни рәвешлерәк икәнен чамаларга да өйрәнде. Эш шунда, соңгы елларда Җәмилә  ат өстендә йөри башлагач, Ходай тәгалә, атны буйсындыру өчен булса кирәк, аны мыек  белән  бизәгән иде.

Соңгы тапкыр хәләле диванга кертеп шыркылдаткач, Җәмәй әллә инде ялгышрак барып төште: өч-дүрт көн диванга сеңеп ятты. Шул сеңеп ятуында: “Нигә әле мин Җәмилә мыегының кай тарафка селкенүен көтеп, куркып-өркеп ятарга тиеш? Үзем сакалсыз-мыексыз булсам да, ир-ат затыннан бит әле”, – дип катгый фикергә килеп, авырткан кабыргаларын сыпыра-сыпыра, аргы якта яшәүче ялгыз хатын Гөлбикә тарафына юнәлде. Яшерен-батырын түгел, Җәмәй яшьрәк чагында Гөлбикәгә бик үк битараф түгел иде. Нигәдер Гөлбикә Җәмәйне бик үз итмәде шул: авылның бер әзмәвере Исмайны сайлады. Мәгәр мәхәббәтләре дәвамлы булмады: һәр эшне каерып, дуамалланып эшләгән Дуамал Исмай шул ашыгуы-кабалануы аркасында йөк астында калып, якты дөньядан бик ашыгып китеп тә барды.

Җәмәй өч көн кайтмады Гөлбикә өеннән. Иренең кай тарафларда олагып ятуын яхшы белгән Җәмилә җылы аш, җылы түшәк күрмәгән килеш, ферма айгырына атланып тагын өч көн таптады әле ферма юлын.

– Батырга да ял кирәк, бер ике атна ял бирегез әле, булмаса”, – диде бердәнбер көнне Җәмилә хуҗалык рәисенә.

Хуҗалык рәисе дөнья күрмәгән кеше түгел: Җәмиләнең соңгы көннәрдә коры-сары ашап, бераз кызыллык китә башлаган йөзенә күз ташлап:

– Рәхәтләнеп ял итеп ал, апа, – диде ул, ике дә уйламыйча.

Җәмилә иң башта пыр туздырып ихатаны себереп чыгарды, кара чутыр кызларының һәммәсенә дә эш тапты. Көзгегә карап-карап торды да, ниндидер карарга килеп календарь битләрен актарырга тотынды. Тиз тапты ул үзенә кирәк битне. “Нәчәльник булгач, ир-атка охшап мыекларың да ешая, йоклаганда битне тырный башлады”, – дип әйткән иде шул  юаш Җәмәе...

Җәмилә комод тартмасыннан төкләр бетерү өчен тәгаенләнгән мазьны эзләп тапты, аны мул итеп битенә сөртеп караватына ауды.

Дару галәмәт шәп булып чыкты. Җәмилә иртән торып дуңгыз кылы кебек төкләрне тастымал белән генә сыпырып төшерде. Аннан инде туй сандыгыннан килен булып төшкәннән соң бер дә кимәгән бәрхет күлмәген сөйрәп чыгарды. Аның аз-маз бил тирәләрендәге җепләрен җибәреп, тегеп куйгач, тап-таман булды...

Җәмиләнең мунчасы өлгергән иде инде. Бик шәпләп мунча кереп чыккач, киенеп ясанып алды, ничә ел иннек-кершән тимәгән битләренә тегесен-монысын сөрткәләде. 40нчы размердан өстәрәк булган туфлиләре генә резина яки кирза итеккә күнеккән аякларны ни өчендер үз эчләренә алырга теләмәделәр. Әмма мул итеп каз мае сөрткәч, аяклар кысылыбырак булса да сыйдылар.

Җәмилә кешеләр йоклап беткәч, күктә йолдызлар калкып, мәхәббәт диңгезендә йөзүчеләрнең кавыша торган мәлләрендә кара айгырын кар-карага буялган тарантасына җикте. Тарантаска ямь- яшел үлән түшәде, бераз уйланып торгач, ике мендәр чыгарып салды, көндез үк кибеттән алган затлы коньякны кучер утыргычы астына тыкты һәм атын үз җаена гына Гөлбикәләр тарафына атлатты...

Гөлбикәләр өендә дипломатик сөйләшүләр ниндиерәк югарылыкта баргандыр – анысына без шаһит була алмадык. Мәгәр таң сарысы беленә башлаганда Җәмәй белән Җәмилә тарантаста бер-берсенә сыенып  кайтып килүләренә капка төпләрендә төн үткәргән яшьләр шаһит булган.

Җәмәй ихатасына кергәч, Җәмиләнең аяк астына мендәр ташлагандырмы – белгән юк. Кеше ихатасына кереп, кирәк-кирәкмәгәнне тикшеренеп-искәнеп йөрү дә безнең эш түгел... Шулай итеп бу вакыйга тагын бер кат һәр кемнең үз урыны булырга тиешлеге турында сөйли. Хатын-кыз нинди генә кодрәтле булмасын, ул ир-ат ролен алырга тиеш түгел.

 

Фото: forum.athlete.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: