Барлык яңалыклар
Дөнья бу
7 октябрь 2022, 10:13

Ана йөрәге

– Син мине яратам да яратам дисең, әгәр яратуың чын булса, бар, миңа анаңның йөрәген кисеп алып кил, шунда синең сүзеңә ышанырга булыр.

Ана йөрәге
Ана йөрәге

Бер заманны дөньяда бер матур кыз булган, ди. Бер егет аңа гашыйк булган. Шулхәтле яраткан, саргаеп кипкән, тәмам шашар дәрәҗәгә җиткән, әмма ләкин кыз, үзенең матурлыгына масаеп, шул дәрәҗәдә тәкәббер булган, ди, егетнең мәхәббәтеннән бары тик көлә генә икән, ди. Егет бик ялынып, бик ялварып йөдәткәч, кыз аңа ахырында беркөнне елмаеп көлгән дә:

– Яратам да яратам дисең, әйт алайса, кайсыбызны күбрәк яратасың: анаңнымы, минеме? – дигән.

Кызның беренче мәртәбә үзенә шундый матур елмаюын күргәч, егет тәмам исереп:

– Сине, – дигән.

– Ничек яратасың?

Егет:

– Тәнемме бар, җаныммы бар – бар да синең иркеңдә, – дигән.

Шунда бу салкын матур аңа әйткән:

– Ышанмыйм, алай мине анаңнан артык яратсаң, бар хәзер кайтып, анаңны суй да йөрәген минем алдыма китереп куй, – дигән.

Егет, яшен суккан кебек, аптырап катып калган. Аннары:

– Кызган мине! – дип, аның каршына тезләнгән.

Тик салкын матур аның саен йөзен югарырак күтәргән:

– Менә күрдеңме хәзер мәхәббәтеңнең буш сүз икәнлеген! – дип шаркылдап бер көлгән дә, аңардан бөтенләй йөз чөереп, борылып юлына киткән.

Егет нишләргә дә белмәгән. Үзенең изүләрен ертып аерган:

– Юк, минем мәхәббәтем буш сүз түгел! Буш сүз түгел! – дип кычкырган да, тезләнгән җиреннән сикереп торып, өенә йөгергән.

Ул инде бу вакытта тәмам шашкан булган, кешеләр аның тилергән кыяфәттә шулай йолкына-йолкына кычкырып, өенә кайтып барганын күргәннәр.

Һәм ул шул төнне сөйгәненең капризы хакына үзенең ахмаклыгы белән дөньяда булмаган бер зур җинаять эшләгән: анасын суйган, йөрәген кисеп алган, кулына күтәргән дә сөеклесе янына ашыккан. Чыгып бара икән, анасының гәүдәсенә сөртенеп егылган.

Егылып, «уф!» дияргә өлгермәгән, шунда ук анасының йөрәге телгә килеп, аңардан:

– Кайсы җирең авыртты, балам? – дип сораган, ди.

Фото: http://i.mycdn.me

Ана йөрәге
Ана йөрәге
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: