Барлык яңалыклар
Дөнья бу
5 октябрь 2022, 11:03

Заһит МУРСИЕВ. Акча

Күп кешеләр акча җитмәүгә зарлана. Хәтта район башлыгы да шул ук сүзне сөйләп тора. Шуларга карап, көләсем килә: соң, акча җитми инде ул.

Заһит МУРСИЕВ. Акча
Заһит МУРСИЕВ. Акча

Күп кешеләр акча җитмәүгә зарлана. Хәтта район башлыгы да шул ук сүзне сөйләп тора. Шуларга карап, көләсем килә: соң, акча җитми инде ул. Чөнки җитмәү яки җитмәүчелек акчаның сыйфаты. Мәсәлән, алтынның сыйфаты – ялтырау. Алтын – ялтырый, ә акча – җитми. Җитсә акча да булмас иде ул.
 Менә минем акчам юк. Шунлыктан рәхәт, проблемам юк, хатын ашата, ә калганы минем эш түгел. Акча булды исә, проблема башлана. Тегесе кирәк, монысы кирәк – каян җитсен ди инде акча. Район, республика, ил дә шулай яши. Мәгариф сорый, медицина сорый, полиция сорап та тормый шикелле. Барысына да бүлә башласаң җитми инде ул.

Шуңа күрә киңәш бирәм: бер дә хафаланмагыз, җитмәү акчаның сыйфаты икәнен аңлап кына яши бирегез. Нәрсә, әллә теге, акчасын КамАЗлар белән ташыган кешегә акча җиткән дип беләсезме?

Шулай, дуслар, дөньясы. Әгәр сезгә акча җитми икән, димәк, акчагыз бар. Сез аның нәрсә икәнен беләсез, иснәп караганыгыз да бардыр. Шуңа шөкер итегез.

Заһит МУРСИЕВ. Акча
Заһит МУРСИЕВ. Акча
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: