Барлык яңалыклар
Дөнья бу
4 октябрь 2022, 11:30

Илшат НӘҖМИЕВ. Балалар ятим үсмәсен

Сыерыбызга тышта җылы урын юк иде. Бик салкын көннәрдә аны өйгә алып кердек. Бер елны язын безнең сыерны чәчүгә җир сөрергә алып киттеләр. Үсмер малайлар дилбегә, сабан тоталар иде. Бер айдан сыерыбызның җилене шеште, сөте бетте. Шуннан соң гына аны җир сөрергә йөртми башладылар.

Илшат НӘҖМИЕВ. Балалар ятим үсмәсен
Илшат НӘҖМИЕВ. Балалар ятим үсмәсен

Өлкән яшьтәгеләр белән очрашып сөйләшү – үзе бер гомер! Шәбагыш авылында яшәүче 82 яшьлек Зөлфирә Мәгафур кызы Абдрахманова үзенең тормыш юлы турында сөйли, истәлекләре белән уртаклаша. Аның сөйләгәннәрен "Тулпар" укучыларына да җиткерәсем килә.
– Әтиебез Мәгафур Йосыпов 1941 елның август аенда сугышка китә. Бу вакытта мин яшь ярымлык сабый булганмын. Без апам белән икәүләшеп берни сизмичә йоклаганбыз. “Их, балакайларым кала бит...” – дип, әтием безне яраткан. “Тиз кайтырмын, Әминә, көт мине, тиз кайтырмын!” – дип әйткән. Әтине сугышка озата киткәннәр. Авылдашлар аның, ат арбасына утырып, җырлап баруын искә төшерәләр иде. Бу аның якыннары, туганнары белән хушлашуы булган. Әтиебез матур җырлаган.
Аның фронттан язган хатларын әни кычкырып укый иде. “Кызларыма косынка алдым: берсе зәңгәр, берсе яшел. Шул бүләкләремне балаларыма алып кайтып бирергә насыйп булсын”, – дигән сүзләре истә калган. Соңгы хатында ул: “Бик каты сугышка керәбез”, – дип яза. Шунысы бигрәк аянычлы: әтинең өчпочмаклы хатларын әни җыеп бара, ләкин саклап кала алмый. Безнең өебез янды, хатлар да шунда юкка чыкты.
Әни сугышчыларга оекбашлар бәйли. Оекбаш эчләренә “Зөлфирә һәм Венера кызларыңнан”, – дип язылган кәгазь кисәкләре салабыз. Үзебезнең сарык йоны юк. Әти сугышка киткәч, сарыкларны бетердек. Бездә кәҗә белән сыер калды. Йонны әни авыл кешеләреннән алды, моның өчен аларга оекбашлар бәйләде. Бәрәңге киптереп, хөкүмәткә тапшыра идек. Аны да, фронтовикларга җибәрәбез, дип җыйдылар.
Әниебез көннәр буе эштән кайтып кермәде, бер көнен дә калдырмады. Алар яланда туң бодайларны сугалар. Безнең өй мичендә ут яна. Берүк сүнә күрмәсен ул! Ут яктысында әнине көтәбез. Ул бик арып, еш кына өшеп-туңып кайтып керә. Иртә яздан кара көзгә тиклем аякларында чабата булды, шуңа күрә аяк буыннары сызлый, йөткерә иде. Ул эштән кайта да, безне юата: “Еламагыз, балалар, әтиегез кайтыр. Аның кайтуын көтәм...”

Ягарга утын юк, тәрәзә пыялалары туңа. Сыерыбызга тышта җылы урын юк иде. Бик салкын көннәрдә аны өйгә алып кердек. Бер елны язын безнең сыерны чәчүгә җир сөрергә алып киттеләр. Үсмер малайлар дилбегә, сабан тоталар иде. Бер айдан сыерыбызның җилене шеште, сөте бетте. Шуннан соң гына аны җир сөрергә йөртми башладылар. Әнә шундый күңелсез вакыйгалар нык исемдә калган.
Әнине читкә, урманга агач кисәргә җибәрергә уйлыйлар. Аны бригадир булып эшләүче Әхтәм абый Яппаров алып кала. “Балаларын кем карар? Кайткач, Мәгафурга нәрсә әйтербез?” – ди ул.
Җәй көннәрендә утын әзерләргә вакыт җитмәгән. Күршебез Закир бабай кышын, үзләреннән өлеш чыгарып, безгә агач бирә. Шул агачны өйгә алып кереп, пычкы белән кистек. Тышта бик салкын бит: һава температурасы 30 градуска тиклем төшә. Кышын урманга, бәләкәй чана тартып, өчәүләп чыбык-чабык җыярга бара идек. Беркөнне мичебез ишелеп төште, әнине баса язды. Колхозчылар килеп, тимер мич куйдылар. Бервакыт мин шуның исенә исергәнмен, сөт эчереп кенә алып калганнар.
Налогка акчалата да, йомырка белән май да бирдек. “Налог түләмәсәгез, самавырны алып китәбез”, – дип әйттеләр. Куркыныч хәбәр иде бу... Без апам белән самоварның ике колагына чат ябыштык: ничек тә бирмәскә тырыштык аны. Налог түләргә өйдә бернәрсә дә калмаган иде. Агент абый самавырны алмады. Әнә шундый изге җанлы кешеләр еш очрый иде сугыш елларында. Ул азактан килеп бездән сөенче алды: “Бүтән налог җыймыйбыз”, -- диде. Агент абыйга рәхмәтләр укыдык.
Сугыш беткән көнне әниебез, икебезне ике ягына утыртып, кочаклап елады. “Әй, балалар, әтиегез кайта алмый. Төшемә керде...” – дип, дөресен әйтте ул. Әнә шулай 27 яшендә генә тол калды. Әти белән әни бер елгылар иде. “Тормышка чыкмыйм: балаларым ятим була”, -- дип сөйләгәнен хәтерлим. Сорап килүчеләр дә булган: әниебез матур иде. Ике баласы хакына ялгызлыкка түзеп, бөтен сынауларны үтеп, авырлыкларны җиңеп чыга алды.
Сугыштан соң күпмедер вакыт әни тәбердә (техника саклый торган урын) тракторлар каравыллады. Аның белән без дә куна идек. Бригадир Хәсән абый Әмиров кичләрен һәр тракторның солярка күләмен тикшерә. Бервакыт төнлә белән тәбергә ике ир кеше килеп керде. Холодный Ключ авылына кайтып баралар икән. Тракторның ягулыгы беткән. Ялынып-ялварып, әнидән солярка сорыйлар. “Кайтып җитә алмыйбыз”, – диләр. Бирергә ярамый инде, ләкин әни каршы тора алмый: бигрәк юаш, йомшак күңелле иде шул. Иртән Хәсән абый, гадәттәгечә, трактор бакларын ачып, ягулык күләмен тикшерә һәм ике литр тирәсе солярканың югалуын белеп ала. “Бәхетең, Әминә... Балаларың хакына төрмәгә утыртмыйм”, – ди. Башкача ул бер сүз дә әйтми, бу хакта беркайчан да сүз кузгатмый.
Өебез янгач, күршеләребез Әхтәм абыйлар ярдәм кулын сузды: алар безне үзләренә сыендырды. Аларның изгелеген беркайчан да онытмыйм. Авылдашлар, күршеләребез ярдәмендә шул ук елны янган өйнең бүрәнәләрен сипләп, балчык белән сылап, түбәсен ябып, яңадан яшәрлек хәлгә китердек.
Сугыштан соңгы елларда читтән килгән гаиләләр, үзләренә өй салып кергәнче, бездә тордылар. Сигез балалы күмәк гаиләдә туып-үскәнгә микән, әниебез бик кунакчыл, ярдәмчел булды. Авыр тормыш хәлендә калган кешеләр дә вакытлыча бездә яшәде. Аларга колхоз идарәсе дә төрлечә ярдәм күрсәтте. Бервакыт санап утырдык: бездә барлыгы тугыз гаилә сыену урыны тапкан.
Озак еллар авыл хуҗалыгындагы фидакарь эшчәнлеге өчен Әминә Каюм кызы Йосыпова “Почёт Билгесе” ордены белән бүләкләнде. Әниебез 1995 елның 9 май иртәсендә 80 нче яшендә дөньядан үтте. Үләр алдыннан безгә әйтте: “Әтиегезне көттем, ләкин көтеп ала алмадым”. Әти өчен безгә беркайчан да пособие түләмәделәр. 80нче елларда гына, Күмертау военкоматына барып, кирәкле документ алуга ирештек. Соңлап булса да, без шуны белдек: Мәгафур Зинәтулла улы Йосыпов 1943 елның июнь аенда хәбәрсез югалган.
Мин уналты яшьтән савучы булып эшли башладым. Иң башта унике сыер бирделәр. Әни үзе мине бик өйрәтмәде. Фермада эшләүче апалар тәүге көннәрдән үк остазларым, киңәшчеләрем булды. Алар ярдәмендә ныклап эшкә тотындым. Минем уңышларыма, үзаллы эш башлавыма әни бик куанды: ихлас күңелле кеше иде ул. 1975 елда социалистик ярышта җиңү яуладым. “Унынчы бишьеллык ударнигы” билгесенә лаек булдым. Озак еллар үзебезнең хуҗалыкта савучы булып эшләдем һәм башка төрле эшләр башкардым.
Тормыш иптәшем Әбдрәхим Абдрахман улы Абдрахманов белән 60 елдан артык дус-тату яшәдек. Ул миңа беркайчан да авыр сүз әйтмәде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр мине кайгыртты. Бик авырып йөргән чакларында да миңа үзенең киңәшләрен бирде. “Зөлфирә, син ипләп кенә, җайлап кына йөр, бик ашыкма! Егылып, аяк-кулыңны сындырып, имгәнеп куйма. Кеше кулына калып, интегеп ятарга язмасын“, – дип әйтә иде. Өйләнешеп бергә яши башлаган тәүге елларда ук салып кергән иркен, якты, җылы өебездә ул бөтен уңайлыкларны булдырды: газын, суын кертте, ванна куйды. Олыгаеп, ялгыз калып гомер иткән көннәремдә монда яшәве миңа бик уңайлы.
Өлкән яшьтәбез инде, хәзер безгә сөйләргә генә кала. Бөтен теләгем шул: сугыш булмасын, йөрәкләребез әрнемәсен! Балалар туып торсын, бәхетле булып үссен, ятимлекне алар күрмәсен.

Зөлфирә Мәгафур кызы Абдрахманова сөйләгәннәрне Илшат НӘҖМИЕВ язып алды.
Куергазы районы, Шәбагыш авылы.

Илшат НӘҖМИЕВ. Балалар ятим үсмәсен
Илшат НӘҖМИЕВ. Балалар ятим үсмәсен
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: