Барлык яңалыклар
Дөнья бу
30 сентябрь 2022, 19:01

Ким ЯМАЛИЕВ. Хикмәтулла каракларга эләгә

Каракларның озыны килде дә Хикмәтулланы төртеп екты, аннан теге икесенә картның кулларын бәйләргә боерды. Ике карак картка килеп тотынганнар иде, аның эте Сарбай, абалап өрә башлады. Озын карак таяк белән этне куып җибәрде. Сарбай ат кырына барып утырды да, чиный башлады.

Ким ЯМАЛИЕВ. Хикмәтулла каракларга эләгә
Ким ЯМАЛИЕВ. Хикмәтулла каракларга эләгә

Хикмәтулла атына су эчереп алып кайтып килә иде, күршесе Бану кортка очрады. Хәл-әхвәл сорашкач, сүзне Бану башлады:

– Хикмәтулла абзый, мин бер бәлагә юлыктым бит әле.

– Нәрсә булды?

– Бозавым югалды, кемдер урлап алып киткән.

– Теге ала бозаумы?

– Әйе, шул, тамгалары да бар иде, сул колагы кисек, ә койрыгына кыска гына кызыл җеп бәйләгән идем.

– Табылыр, Алла бирсә, яланда аерылып калгандыр.

– Юк, кичтән абзарга япкан идем, ә иртәнгә юк, абзардан алып чыгып киткәннәр.

Хикмәтулла күршесен жәлләп куйды, җылы гына саубуллашты да урман ягына китеп барды, артыннан эте дә иярде. Ул урманда быел үлән ничек икән, озакламый печән чабарга вакыт җитә, дип, ел да печән чаба торган җиренә, “Бурсык” кулына бара.

Көн бик әйбәт, иртәнге саф һава, сандугачлар сайраша, еракта кәккүк тавышы да ишетелә. Карт “Бурсык” кулының түбән башына

җиткән иде, караса, аргы башта кемнәрдер ут якканнар, нидер эшлиләр. Ул болар минем печәнлекне чабарга килмәделәр микән дип уйлап куйды, алай дисәң, әле иртә. Хикмәтулла күп уйлап  тормыйча бу кешеләр янына китте. Килеп туктады да, исәнләште, ләкин тегеләр каршы сәлам бирмәделәр.  Алар өчәү иде, урта яшьләрдә, икесе урта буйлы, ә берсе колгадай озын, төз. Бәләкәйләренең берсе җирән  мыеклы, икенчесе кара мыеклы иде. Шул җирән мыеклысы картка усал итеп карады да:      

– Нәрсә кирәк? – дип кычкырып җибәрде.

Хикмәтулла аңа каршы:

– Миңа бернәрсә дә кирәкми, ә менә сезгә безнең урманда нәрсә кирәктер, белмим, – дип, атыннан төшеп, якынрак килде. Күрә, үлән арасында бозау тиресе ята, чиләктә ит кайный, ә бозауның калган кисәкләрен капчыкка тутырып маташалар. Карт гайрәтләнеп:

– Сез бу бозауны каян алдыгыз? – дип, тире янына барды, кулы белән кискән колагын һәм кызыл җеп таккан койрыгын тотып карады.  – Бу минем күрше Бануның бозавы бит, – дип кычкырып җибәрде.

Каракларның озыны килде дә Хикмәтулланы төртеп екты, аннан теге икесенә картның кулларын бәйләргә боерды. Ике карак картка килеп тотынганнар иде, аның эте Сарбай, абалап өрә башлады. Озын карак таяк белән этне куып җибәрде. Сарбай ат кырына барып утырды да, чиный башлады.

– Нәрсә, бу картны үтереп күмәбезме, нишләтәбез? – дип теге озыны башкаларына төбәлде.

– Мине үтерсәгез икеләтә җинаять ясаган булырсыз. Сез үзегезне инде төрмәдә дип исәпләгез, – диде Хикмәтулла аларга каршы.

– Бу карт тәүбәсен әйтсә әллә җибәрербезме дигән идем. Болай булгач, уйларга кирәк, – диде җирән мыеклысы.

Аның кылануыннан кеше үтерергә теләге юклыгы сизелә иде, ә тегеләре, бу нәрсә әйтсә, шуны эшләргә торалар. Озыны озак кына уйлап торгач, болай ди:

– Бу мәсьәләне без хәл итмик, ул үз язмышын үзе хәл итсен, – дип кәгазь алды. – Кәгазьнең  берсенә “үтерергә” дип, ә икенчесенә – “җибәрергә” дип языйк. Ул үзе кепкадан тартып чыгарсын үзенең язмышын.

Караклар читкә китеп яздылар, кепкага кәгазьләрен салдылар да картка суздылар.

– Тартып чыгар, бу үзеңә үзең хөкем карары чыгару, – диделәр.

Кепкада бәләкәй генә ике кисәк гәзит кәгазе иде.

Хикмәтулла уйлап торды да кәгазьнең кайсысы эләксә дә тиз генә чәйнәп йотарга булды, чөнки  аларның икесендә дә “үтерергә” дип язылгандыр. Ул бер кәгазьне алды да, тиз генә чәйнәп йотты.

– Кая әле, нәрсә калды монда? – дип озын гәүдәле карак кепкадан аны алып укыды. Анда күмер белән “үтер” дип язылган иде.

– Значит, сөйләшү буенча, без аны җибәрәбез. Түлке кара, бер җирдә бу хакта сөйләнеп йөрмә, эзләп табарбыз, учти, –  диде.

Хикмәтулланың кулын чиштеләр, ул бер сүз әйтмичә аты янына китте. Эте аны елый-елый каршы алды.

Хикмәтулла кайткач та авыл советына шалтыратты. Анда участок милиционеры булган. Ул кешеләр белән барып, теге каракларны тотып районга илтеп КПЗга япкан.

 

Фото: tofight.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: