Мәче Ижевкскидан Уфага җәяү кайткан!
Ижевск шәһәрендә яшәүче үлы-килененә фатир котларга барырга җыенгач Стәрлетамакта яшәүче Гөлара һәм Рәис Габдукаевлар үзләре белән мәчеләрен дә алырга булалар. Акбикәс (ап-ак булганга шулай атыйлар) “Жигули”ның арткы урынында матур гына мырлап бара. Ике атна кунак булганнан соң юлга җыеныр көн җитә. Баксаң, Акбикәстән җилләр искән! Эзләп-әзләп тә таба алмаган хуҗалар дүрт аяклы гаилә әгъзасыннан башка гына юлга чыгарга мәҗбүр булалар. Айлар үтә. Яңа ел башлана, 8нче Март җитә. Рәис хәләл җефетенең мәдәният сараенда барган хатын-кызлар кичәсеннән кайтуына табын әзерләп йөри. Көтмәгәндә ишек тебендә шатыр-шотыр кемдер тырнашканы ишетелә, Хуҗа ишекне ачып җибәрсә... Акбикәс! Йончып ябыгып беткән, йоннары укмашып пычранган мәче өйгә ташлана. Рәиснең никадәр гаҗәпләнүен һәм мәченең ейне бер итеп әйләнеп-тулганып, мырлый мырлый хуҗасының кул-аякларын ялавын бар нечкәлеге белән бәян итү мөмкин түгел.
Акбикәс, сөешеп туйгач, гадәтләнгән урында – газ астында савыты булмавына ризасызлык күрсәтеп – койрык уйнатып та ала. Азыгы булса, савыты табыла бит аның. 10 ай буе югалып торган “бомж” мәче, тамак туйдырып алгач, гадәтләнгән урынына – кресло өстенә сузылып ята. Хуҗабикә кайта. Очрашу мизгелләрен язып торасы юк. Гөлара өчен Акбикәс иң зур бәйрәм бүләге була. Хуҗабикәнөң сүзләренә караганда, хатын-кызлар көнендә бер елны да андый зур шатлык кичергәне булмаган һәм киләчәктә дә “ай-һай”, ди ул.
Фото: interesnoznatt.ru