Барлык яңалыклар
Дөнья бу
29 сентябрь 2022, 13:46

Кеше гомере ничек корылган?

Ахырда кеше карт песи кебек шыпырт кына ята. Бирсәләр – ашый, бирмәсәләр – ач ята. Кешегә күренмәскә тырышып, бер почмакта “пыс-пыс” йоклый да йоклый.

Кеше гомере ничек корылган?
Кеше гомере ничек корылган?

Борын заманда ат Аллаһка гомер сорап барган, имеш. Аллаһ аңа 35 ел гомер бирә. Ат ризалашмый: “Кирәкми миңа шулкадәр, 20 ел да җитә, – ди.– Интегеп шулкадәр эшләп йөрер хәлем юк”, – ди.

Сыерга 30 ел гомер бирә, ләкин тегесе 15 елын гына ала. Маймылга 30 ел бирсә дә, маймыл 25 елга да риза була. Эткә Аллаһ 30 ел бирә, ләкин эт 15 елны гына ала. Ә песи бирелгән 40 елның унбишен генә ала. Берсенең дә интегеп озак яшиселәре килми. Һәркайсының Аллаһ биргән гомерләре үзләреннән артып кала.

Хәзер Аллаһ каршысына гомер сорап кеше килә. Алла аңа 20 ел бирә. Ә кеше бу гомергә риза булмый. Азына, тавышлана.

Шуннан Аллаһ әйтә: “Әгәр әз дисәң, әнә маймыл, ат, сыер, эт, песиләрдән артып калган гомерләрне яшә!” – ди.

Кеше, комсызланып, гомерләрне җыеп ала һәм яши башлый. Башта ул 20 ел үз гомерен яши. Аннан 5 ел маймыл гомерен үткәрә. Маймыл кебек шаяра, шатлана, бер кайгысы юк. Аңа рәхәт.

Аннан 15 ел ат гомерен яши башлый. Өйләнә, бала үстерә, дөнья көтә, ат кебек эшли. Тора-бара балалар укый башлый, ашау-эчү, киемгә акча күп кирәк була. Расхуд зур. Әкренләп балалар үсеп, тарала башлый.

Хәзер инде кеше сыердан калган 15 ел гомерне яши башлый. Балалары кешедән акча, кием, ашамлыклар “имәләр”. Биреп кенә җиткер.

Кеше картая, көче дә азая. Балалар үсеп җитә, алар инде балигъ булып үзләре генә, ярдәмчесез дә яши алалар. Шулай итеп кеше 15 еллык эт гомеренә керә. Балаларга “өрә”, ләкин алары “шылт” та итми, курыкмый да, тыңламый да.

Моннан соң кешегә 25 ел песи гомерен яшисе кала. Инде кешенең көче беткән, аның беркемгә дә кирәге юк. Ул, гомумән, өйне ямьсезләүче, лыгырдык, артыктамак булып исәпләнә. Менә шуннан кеше карт песи кебек шыпырт кына ята. Бирсәләр – ашый, бирмәсәләр – ач ята. Кешегә күренмәскә тырышып, барлыгын да сиздермичә, бер почмакта “пыс-пыс” йоклый да, йоклый.

(1998 елда Башкортстанның Кушнаренко районы Иске Тукмаклы авылында Наил Ихсановтан (1938 елгы) Люция Ситдыйкова язып алган.)

Фото: puzat.ru

Кеше гомере ничек корылган?
Кеше гомере ничек корылган?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: