Кайчандыр Бүздәк районының Сәвәде авылында Хикмәтулла исемле карт яшәгән. Ул бик фәкыйрь булса да, тормышны күп күргән, күп белгән кеше була. Авылдашлары еш кына аннан киңәш сорарга килә торган булган.
Шулай бервакыт Хикмәтулла карт яңа гына иртәнге чәйгә утырган иде, ишекне кемдер шакый башлады.
– Керегез, кер, ишек ачык, – диде карт. Өйгә Ринат, Шамил һәм бер чит егет килеп керделәр, исәнләштеләр.
Ринат карт янына якынырак килде дә, сүз башлады:
– Хикмәтулла бабай, без киңәш алырга дип килгән идек.
– Киңәшләрне чәйләсәк, ул бик әйбәт булыр, әйдәгез, утырыгыз әле, бик вакытлы килгәнсез, самавар гөҗләп тора, чәй эчеп алыйк, – диде карт, кунакларны өстәл артына чакырып.
Егетләр килеп утырдылар, карт чәшкеләр алып килде, Ринат чәй ясый башлады.
Сүзне Шамил башлады:
– Хикмәтулла бабай, бу егет Бүздәкнең үзеннән, теге тире җыючы Шәрифулла абзыйның малае, Хәлим исемле ул, безнең дус егет.
– Бик әйбәт, Шәрифулланы мин яхшы беләм, – диде карт.
Болар чәй эчә башладылар. Сүзгә Ринат кушылды:
– Хикмәтулла бабай, Хәлим безне бизнес белән шөгелләнергә чакыра, нишләргә икән?
– Мин ни, үз гомеремдә спекуляция белән шөгелләнмәдем, шуңа күрә тәгәен генә бер сүз дә әйтә алмыйм. Шулай да уйлап карыйк әле. Бизнес бит ике төрле була: берсе купи-продай, анысы өчен Советлар власы төрмәгә яба иде, чөнки ул халыкны алдый торган кәсеп, икенчесе – үзең әйбер ясап сатарга тиешсең. Но син бит завод түгел, кустарник, ясаган әйбереңнең сифаты түбән, тагы халыкны алдау дигән сүз.
– Бабай, тукта әле, ә бит кирәкле әйберне үстереп сатып була, ә андый әйберне табигать ясый, значит, сыйфаты әйбәт була, – дип куйды моны ишеткәч Хәлим.
– Дөрес, иллә монда бер “но” бар. Табигать ул Аллаһ эше, бер елны уңа, ә икенче елны юк, бер елны тартай симерә, ди, ә икенче елны – бүдәнә, диләр. Мин сезгә умарта белән шөгыльләнегез дип киңәш итәр идем. Бер кая барырга кирәкми, эше вакытлыча, җәй көнне генә, менә сезгә бизнес, артыгын сатасыз, бу бизнесне төп эш арасында да эшләп була, уйлап карагыз.
Картны егетләр зур ихлас белән тыңлап тордылар да – әйе дөрес бу, – диделәр.
– Мин әлбәттә моны эшлим әле, – диде Ринат.
Чәй әчеп бетүгә Хәерниса карчык балта сорап килеп керде, исәнләште.
Хикмәтулла әбине түргә кыстады:
– Әйдә җиңгәчәй, түргә уз, утыр, хәл җыеп кит, чәй эч, утын качмас, – диде.
Шамил да әбигә карап эндәште:
– Әби, әйдә утыр әле, син дә безгә бик кирәк идең, ә утыныңны үзем ярып бирермен.
– Әй, улым, әгәр ярып бирсәң, үзеңә зур рәхмәтләр укыр идем, бәхет теләр идем.
Әби өстәл кырына килеп утырды, аңа чәй ясап бирделәр.
Ринат картка карап:
– Хикмәтулла бабай, менә тагы бер киңәш кирәк иде бит әле, – диде дә, Хәернисага карап, – менә син дә бик әйбәт туры килдең, безгә берәр җылы сүз әйтерсең.
– Менә бу егет – диде Шамил сүзгә кушылып, – кышын безгә килгәч, без аны аулакка алып барган идек. Ул анда Нургали абзыйның кызы, Асия белән якыннан танышкан иде, хат алыштылар, ә менә хәзер ул аңа өйләнергә тели. Но Нургали абый кызын чыгармый һәм егетләрне якын да китерми, бик усал кыйлана. Ничек безгә бу мәсәләне чишәргә икән, белмибез?
Хәерниса карчык моны ишеткәч:
– Белмим балакайларым, ул Нургали бик усал кеше шул, бер нәрсә дә килеп чыкмас ахыры.
Хикмәтулла карт көлеп җибәрде. Ул Хәлимгә карап:
– Нәрсә, чынлап та яратасыңмы Асияны, чынлап та өйләнергә булдыңмы?
– Чынлап та бабай, чынлап та, – ди Шамил.
– Бүгеннән өйләнәсең киләме?
– Килә, бабай, килә.
– Все, бүген башлап җибәрәбез, – диде карт.
Бар да бабайга карап шак катып калдылар. Берсе дә аның сүзенә ышанмадылар, бар да шаярта дип уйлады.
Карт утырган җиреннән торды да, тумбочка өстендә торган телефон янына барды. Трубканы алды, шылтыратты. Теге баштан “ало” игән тавыш ишетелде.
– Нургали, бу синме? Хикмәтуллә сине комачаулый, исәнме?
– Бик шәп, үзең ни хәлдә, – дигәне ишетелде Нургалинең.
– Нургали, тыңла әле, сиңа сүзем бар, бик ихлас итеп тыңла.
– Тыңлыйм, сөйлә, Хикмәтулла абзый.
– Менә син, Нургә ли, мал карагач беләсең инде, күпме фермада сарык, күпме тәкә барын, күпме сыер һәм күпме үгез барын, ә вәт беләсеңме син күпме безнең илдә катын-кыз, ә күпме ир-ат икәнен? Белмисең.
– Дөресен әйткәндә, юк, белмим.
– Ә син беләсеңме безнең илдә хатын-кызлар ун миллионга артык икәнен ирләргә караганда? Белмисең.
– Юк, моны тоже белми идем әле.
– Менә шуңа күрә син, Асияңны бәйләп тоткан кебек тотасың да инде, бу дөрес түгел. Ул җиткән кыз, аңа үзенең тормышын кору турына уйларга вакыт, белдеңме?
– Беләм, бик беләм, нигә әле син, Хикмәтулла бу турыда сүз кузгаттың?
– Әйбәт, белгәч. Менә нәрсә, Нургали дус, мин Асияны бер бик җилле егеткә димләсәм, бирәсеңме кәләш итеп?
– Ике куллап бирәм, сиңа ышанам – ди Нургәли.
– Все сөйләштек, бүген туйны башлап җибәрәбез.
– Тукта әле, син, Хикмәтулла абзый, шаяртасың ахры.
– Юк, без Хәерниса җиңгәчәй белән баш кодалар булып килербез, бер сәгать ярымнан безне көт, әзерләнеп тор. Асия матур күлмәкләрен кисен. Без булачак кияүне һәм шаһитларны үзебез белән алып барабыз.
Нургали ышанмыйча аптрап калды.
– Тукта әле, ә Асия ул егетне беләме?
– Нишләп белмәсен ди, ул аны өзелеп ярата, диде дә, трубканы куйды, шуннан өйдәгеләргә карап. – Хәзер болай эшлибез, бармагы белән берәмләп эш куша башлады: син, Ринат, китәсең Нургалиләргә, чтобы алар ышансыннар һәм әзерләнсеннәр; син, Шамил, Хәлим белән икегез кибеткә барып бер литр коньяк һәм бер-ике кило яхшы конфет алып килегез. Акчагыз юк икән, үзем биреп торам.
– Бар, бар, – диде лә Хәлим, картны барып кочаклады, рәхмәтләр әйтә башлады.
Карт Хәернисага карап:
– Сиң, җиңгәчәй, бар, тиз генә кайтып тәтәй күлмәгеңне киеп кил, мин дә шулай парадный пиджәкне алып киям дә, медальләрне тага башлыйм.
Болар бер сәгать дигәндә җыенып беттеләр дә, күчтәнәчләрне күтәреп Нургәлиләргә таба юл тоттылар.
Фото: pamir04.ru