Барлык яңалыклар
Дөнья бу
26 сентябрь 2022, 07:39

Комгандагы алтыннар

Фәттахетдин бай алтыннарын комганга тутырып ике катлы стена арасында калдырган булган, ә комганга бәйләнгән тимерчыбыкның очы стенаның җиңел генә ачыла торган урынына беркетелгән була.

Комгандагы алтыннар
Комгандагы алтыннар

Чуракайда Батыршин Фәттахетдин дигән бай кеше булган. Бу байда әниемнең әтисе хезмәтче булып эшләгән. Биредә әти­емнең әнисе дә хезмәтче булган. Кәшапова Мәрьям дигән апа моңарда савымчы булып эшләгән. Монда урманнар бар бит инде безнең. Шул урман эчендә бу бай бик күп сыер асраган. Бабай балта остасы булган, йортлар төзегән Фәттахетдингә. Әби инде көндәлек хатын-кыз эшләрен эшләгән.

Бик бай булган инде бу Фәттахетдин. Моның сандыгы була, алтыннарын, акчаларын саклый торган сейфы инде. Бер көнне ул шунда актарына да, бабайны сынар өчен, сандыгын ачык калдырып чыгып китә. Шуннан безнең бабай моның артыннан йөгереп чыккан да: «Фәттахетдин агай, Фәттахетдин агай, ачкычың калды бит, сандыгыңны бикләмәдең», – дигән.

Бай әйләнеп кергән дә: «Әй, Хөснулла, мин сине әллә алырмы икән, дигән идем, бигрәк гадел булдың инде, – дигән.

Революциядән соң Фәттахетдин байны Себергә куалар, раскулачить итәләр. Ничә елдан соңдыр ул, авылга кайтып, авырып үлә. Кабере билгеле түгел.

Фәттахетдиннең элек яшәгән зур йортында мәктәп ачалар. Мин шул мәктәптә укыдым. Шуннан ничә еллар үткәч, мин инде эшли башлаган идем, безнең авылга кара «Волга» белән бер кеше кайта да шушы мәктәпкә керә, әлеге шул бай өенә. Мәктәп директорыннан сорый инде: «Кереп чыгыйм әле», – ди. Керә бу. Аны күзәтүче дә булмый, авыл халкы бит инде бик ышанучан, шундый яхшы кара машинада да кайткач...

Озак тормый, бу кеше чыгып та китә. Шуннан соң керсәләр, күрәләр: стенада озын тимерчыбык асылынып тора. Тикшереп карагач, шул мәгълүм була: Фәттахетдин бай алтыннарын комганга тутырып ике катлы стена арасында калдырган булган, ә комганга бәйләнгән тимерчыбыкның очы стенаның җиңел генә ачыла торган урынына беркетелгән була. Теге кеше әлеге тимерчыбык белән алтын тутырылган комганны тартып чыгара да үзе белән алып китә, тимерчыбыгы исә асылынып кала, ә аста комганның эзе күренә икән.

Бу кешенең кабат кайтканы булмады. Ул әлеге Фәттахетдин байның улы булгандыр инде. Аның балалары, оныклары Мәскәүдә яши, диделәр. Барысы да укымышлы, ди. Без аларны белмибез инде. Шулай да сугыш вакытында шушы якның бер кешесе очрата байның бер малаен. Үзенең Фәттах малае икәнен сиздерми инде бу офицер. Ул авылдагы бөтен кеше турында сораштыра моңардан, якын тирәдәге кешеләрне дә... Моңа да яхшылык эшли. Бу солдат әсирлеккә төшкәндерме инде, ниндидер гаебе була моның. Моңа ул чиста документлар ясап бирә.

Әлеге офицерның Фәттахетдин малае икәнен фаразлыйлар гына инде. Фамилияләре дә үзгәртелгән инде аларның. Кулак балаларына үз фамилияләрен калдырырга ярамый бит инде, аларны эзәрлеклиләр ич.

Бетте инде алар. Фәттахетдиннең нәселе хәзер юк инде авылда.

(2009 елда Татарстанның Актаныш районы Чуракай авылында Рәүфә Миргатауллинадан (1939 елгы) Ленар Җамалетдинов һәм Алсу Гайниева язып алган.)

Фото: https://tolksnov.ru

Комгандагы алтыннар
Комгандагы алтыннар
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: