Барлык яңалыклар
Дөнья бу
23 сентябрь 2022, 14:12

Суга баткан сеңлемне коткардым

Бер чумдым – файдасыз, икенче тапкыр чумганда  мурданы сөйрәп алдым, өченче чумуымда Ләйсәнне тартып чыгардым.

Суга баткан сеңлемне коткардым
Суга баткан сеңлемне коткардым

Мин – авыл кызы. Хәзер инде унберенче класста укыйм. Гаиләбездә дүртәүбез. Әни, әти, мин һәм озак көтеп, Аллаһыдан сорап алган сеңлем.

Сезгә берничә ел элек булган вакыйганы сөйләп үтәсем килә.

Безнең әни кибетче булып эшли иде. Миңа биш яшь булганда, әти-әниләремнән: “Күрше кызы Гөлназның ике бертуганы бар, ә минем берәү дә юк”, –дип, башларын катырып бетерә торган булганмын. “Миңа сеңелкәш алып кайтыгыз әле”, – дигән сүзләремә әни гел: “И, кызым, аның өчен бик күп акча җыярга кирәк шул”, – дип әйтә торган иде. “Әйдәгез, алайса, бергәләп акча җыябыз”, – дидем мин. Өй түрендә торган шкафта әнинең акчалары саклана торган савыт бар иде. Әти-әнием кирәк-яракка кулланырсың дип биргән акчаларны, бер тиенен дә тотмыйча, шул савытка сала башладым. Атна саен диярлек шундагы акчаларны санап чыгам, тизрәк, күбрәк җыелса, сеңелле булырмын дип өмет итәм. Хәтта бервакыт күрше Разия апа: “Газ үткәрәбез, аз гына акчабыз җитми, ярдәм итегез, зинһар”, – дип сорап кергәч, әнинең теге акчалар яткан шкаф янына бара башлавын күреп, кычкырып елап җибәргәнмен: “Ул бит, безнең бәбәй алып кайта торган акча!”  – дип.

Бик нык теләсәң, хыял тормышка аша, диләр – дөрес икән. Ял көнне барыбыз да төшке ашны ашарга өстәл артына җыелганда, әтинең: “Менә, кызым, үзең бик сорагач, әниең сеңлекәш алырга дип, больницага китә” дигән сүзләрен ишеткәч, мин бик куанып, чәбәкәйләргә тотындым. “Ура!” – дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым.

Түземсезлек белән көтеп алган көн килеп җитте. Безнең өебезгә үзе бәләкәй, үзе елак, үзе шундый матур сеңлем килеп керде. Аның исемен дә үзем сайладым, Ләйсән булсын дидем. Сеңлем тизрәк үссен дип, әнигә төрлечә ярдәм итәргә тырыштым.

Бар да яхшы, тик әнием сеңлемнең сәламәтлеге өчен борчыла башлады. Район хастаханәсендә дә, Уфа шәһәрендә дә дәваланып кайттылар. Үсә төшкәч, Ләйсәннең йөрәк авыруы барлыгын белдем.

Көн артыннан көн үтте, миңа – унике, сеңелемә алты яшь тулды. Җәйге эссе көн иде. Әти-әни эштә. Туганым белән өебездән ерак түгел елга буенда каз бәбкәләре карыйбыз. Бервакыт яныбызга сыйныфташ кызлар килеп: “Шундый эссе көн, әйдәгез безнең белән су керергә!” – дип чакырдылар. Мин бер – сеңлемә, бер – яшел үлән өстендәге сап-сары бәбкәләргә карап, әниемнең сүзләрен искә төшердем. “Кызым, син хәзер зурсың, минем ярдәмчем бул, без әтиең белән көн буе эштәбез. Сеңлеңне дә, каз бәпкәләрен дә яхшы кара!” – дигән иде ул.

Елга буе без каз караган урыннан күренеп кенә тора. Биек күпер төбендә халык, бала-чага чыр-чу килеп су керә. Аларның күңелле тавышлары безне үз янына чакырып тора төсле. Классташларым: “Әйдә, тиз генә бер-ике тапкыр чумып чыгарбыз да кире казлар янына йөгерербез!” – дигәч, мин дә ризалаштым. Барып җитү белән, тиз-тиз чишенеп, кызлар артыннан елгага керим дисәм, сеңлем: “Мин дә су керәм”, – дип, күлмәген салып, еларга тотынды. “Я, ярый, елга кырыенда гына су белән уйнап утыр”, – дип ризалаштым, чөнки ул әлегә йөзә белми иде. Иптәшләрем рәхәтләнеп, елганың тирәнрәк урынына йөзеп баралар да кире әйләнәләр, йөзәләр дә кире әйләнәләр. Минем дә шулкадәр, бер генә тапкыр булса да, күпергә кадәр йөзеп карыйсым килде. Чумыйм гына дигән идем, Ләйсән дә: “Апа, мин дә синең белән йөзәм”, – дип елый башлады. Шулвакыт, елга төбеннән балык тота торган мурда табып алдык. Безнең якларда балыкчылар тимерчыбыктан мурда үреп елгага салалар. Балык шул мурда эченә салынган җимне ашыйм дип керә дә, шуннан чыга алмый. “Ярар, Ләйсән, син шул мурдага нык кына тотынып тор, мин күпергә кадәр йөзеп барам”, – дидем дә кызлар артыннан иярдем. Йөзеп барып җитеп, ярга борылып карасам, мурда да, сеңлем дә күренми иде. Күз алларым караңгыланып, куркуымнан йөрәгем шашып тибәргә тотынды. Тиз-тиз ярга таба йөзә башладым. Сеңлем калган урында елга төбенә чумып, аны эзләргә тотындым. Бер чумдым – файдасыз, икенче тапкыр чумганда  мурданы сөйрәп алдым, өченче чумуымда Ләйсәнне тартып чыгардым.

Яр буена алып чыккач, сеңлемнең күм-күк төскә кергәнен күреп, йөрәгем алынды. Каян башыма килгәндер, аны тиз генә эченә яткырып, йотып өлгергән суларын чыгару өчен, күкрәген, аркаларын әкрен генә суккалап уа бушладым. Ниһаять, ул күзләрен ачты. Шулай итеп, бер дә уйламаганда, мин сеңлесез кала яздым.

Ләйсән хәл алгач, аның белән казларыбыз янына киттек. Барсак, ни күрик, казларыбызны каргалар сырып алган. Бәхетебезгә каршы, ата казыбыз гына канатларын җәеп, ысылдап, бер баламны да бирмим, дигән төс чыгарып, горур басып тора иде...

Бу вакыйгадан соң күп еллар үтте. Инде хәтеремнән дә чыгарып бетерә язган идем. Әнием сеңлем белән берничә тапкыр хастаханәдә ятып чыкты, үсә төшкәч, Ләйсән үзе генә дәваланып кайта башлады.

Көннәрдән бер көнне авылдагы күршеләргә Урта Азиядән ногыт салып күрәзәчелек итүче бер әби кунакка кайтты. Бу әбигә халык дәррәү агылды. Кемгәдер ул киләчәген әйтте, кемгәдер файдалы киңәшләр бирде. Әнием йөрәк авырулы сеңлемне дә  шул әбигә алып кергән. Сеңлемне карагач: “Кызыгызга ике тапкыр операция эшләнәчәк, бер тапкыр суга батып үлемнән чак котылып калган инде ул. Борчылмагыз, барысы да уңышлы булыр”, – дигән. Ә мин куркып, суга батып, чак үлемнән калганыбызны беркемгә дә сөйләмәгән иде. Әнием күршеләрдән чыгып: “Мин бу әбигә бик ышанып та бетмәдем, булмаганны сөйли шикелле ул”, – дип әтигә әйткәнен ишеткәч, җиде-сигез ел элек булган вакыйгаларны искә төшереп, аларга барысын да сөйләп бирергә туры килде.

Әйе, әбинең сүзләре чынга ашты, сеңлемә ике операция ясалды, хәзер кардиостимулятор белән йөри. Бүтән авырый күрмәсен, безне куандырып, яши бирсен. Мин бит аны шундый көтеп алдым. Ул минем киңәшчем дә, сердәшем дә, ахирәтем дә – шатлыгыбыз да, кайгыбыз да уртак. Бергә булганда, без бик бәхетлебез!

Гөлназ ШӘРИФУЛЛИНА,

Кыйгы районы Югары Кыйгы авылының 2 нче урта мәктәбе укучысы.

Суга баткан сеңлемне коткардым
Суга баткан сеңлемне коткардым
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: