Барлык яңалыклар
Дөнья бу
21 сентябрь 2022, 14:36

Нәфыйга апа – авылыбыз бизәге

Билгеле актриса Айгөл Габдуллинаның дәү әнисе Нәфыйга апа Габдуллина үрнәкле тормыш юлы узган.

Нәфыйга апа – авылыбыз бизәге
Нәфыйга апа – авылыбыз бизәге

Һәр авыл җирлегендә диярлек олы ихтирам-хөрмәткә лаек, яшь буынга  өлге булган агәбиләр бардыр. Ә менә Чакмагыш районы Аблай авылында шундый үрнәкле апаларның берсе – Нәфыйга Насыйбулла кызы Габдуллина. Ул – олы йөрәкле, мәрхәмәтле һәм киң күңелле ана, нәнәй һәм укытучы, тарихи энциклопедияләр язышырга ярдәмләшүче, чын мәгънәсендә алтын куллы  оста һәм дә остазы. Аның тормыш юлына күз салсак,  һәр көне  газиз халкына һәм милләтенә изге, игелекле, кирәкле хезмәттә узган.

Аблай авылында туып-үсеп, 7 еллык мәктәпне тәмамлаган кыз, Кушнаренко педагогия училищесында белем туплый. Әтисе Насыйбулла Гыйззәтулла улы итекче һәм читекче була, ә әнисе Нәкыя исә кызында кул эшләренә карата, мәхәббәт чаткылары кабыза.

Балачак еллары  Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Тату гаиләдә 6 бала була. Дәвернең барлык михнәтен, авырлыгын күреп-тоеп үсә. Укытучылык хезмәтен күрше Благовар районының Абзан, Чулпан авыл җирлекләрендә белем бирүдән башлап җибәрә. 1958 елда үзенең туган ягы мәктәбенә күчеп, хаклы ялга чыкканчы шунда эшли. Җаваплы вазыйфалар башкара, кичке мәктәп мөдире итеп тәгаенләнә.

Тырыш хезмәте өчен “Хезмәт ветераны” медале, “Чакмагыш районы алдындагы хезмәтләре өчен” мактау билгесе, бихисап грамоталар һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә Нәфыйга апабыз. Һәрвакыт районның җәмәгать тормышында актив катнаша, район телевидениесе аша еш кына матур чыгышлар ясый. Хәйдәр һәм Айдар Басыйровларның Чакмагыш төбәге тарихын мәңгеләштерү һәм данлы якташларыбызның исемнәрен киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан язылган “Чакмагыш туфрагында туганнар” энциклопедияләр сериясендә дә өлеше зурдан. Нафыйга апа Аблайның күренекле шәхесләре һәм гомумән авыл тарихы буенча бик күп кенә материаллар җыйган һәм өйрәнгән.

80нче дистәсен ваклауга карамастан, әле дә актив авылның агәбие. Биредәге халык аны хөрмәт итеп “безнең аяклы энциклопедиябез” ди. Рәзифә ханым Арсланова сөйләвенчә, ул иң даими китапсөюче дусларының берсе була. Мәдәният йортында үткән һәр чарага, кичәгә һәм концертка килеп, катнашып йөри. Мәктәп укучылары белән очрашулар үткәрә. Элеккке укучылары күбесе бик дәрәҗәле урыннарда эшлиләр. Алар арасында абруйлы педагоглар, танылган шагыйрә Клара Низаева-Вәлиева кебек иҗат әһелләре бар. Үзе белдерүенчә, ул һәрчак яраткан хезмәтеннән ямь һәм тәм табып башкарган эшен, укучыларына һәрвакыт төпле белем бирергә тырышкан, аларны зур үрләргә өндәгән.

1957 елда авылдашы, гомерен шофёрлык һөнәренә багышлаган Наил Гилемҗан улына кияүгә чыгып 3 ул тәрбияләп үстерәләр. Уллары Мөбарәк, Хәйдәр һәм Айдар – югары белемлеләр, тормыш диңгезендә үз урыннарын тапканнар.

Нафыйга Насыйбулла кызы вакытын юкка әрәм итми. Кул эшләренә тотына. Үзе күлмәкләр, кофталар бәйләп кия, сокланып туймаслык, берсеннән-берсе матур картиналар иҗат итә. Аларны кунакка барганда да бүләк иткәли, үзе әйтүенчә “кул эшләре – күңел көзгесе!” Ә кичләрен оныкларын җыеп, татар халкының иң күркәм гореф-гадәтләренең берсен – кич утыруларны оештырып җибәрә. Мондый кичәләрендә 8 оныгы һәм 6 оныкчыгы бик теләп катнаша. Кич утырулар барышында Нафыйга апабыз һәркайсы оныгының хәлләрен, яшәешләрен, алга куелган бурыч-максатларын белешә, матур итеп үгет-нәсыйхат сүзләрен әйтеп куя. Мотлак рәвештә, җыр-моңга, шигърияткә дә бай була мондый утырмалар. Оныклары да нәнәләреннән калышмый, оныгы Айгөл Хәйдәр кызы – күренекле актриса һәм “Туган тел” телеканалы алып баручысы.

Менә шундый ул Нәфыйга апабыз. Һәрдаим хәрәкәттә, яшь буынны тәрбияләүдә. Һәм изге, игелекле эшләр башкаручы, ягымлы, кояштай нурлар сирпүче агәбиебез.

Юлай НИЗАЕВ.

Нәфыйга апа – авылыбыз бизәге
Нәфыйга апа – авылыбыз бизәге
Нәфыйга апа – авылыбыз бизәге
Нәфыйга апа – авылыбыз бизәге
Нәфыйга апа – авылыбыз бизәге
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: