Барлык яңалыклар
Дөнья бу
14 сентябрь 2022, 10:31

Нәдһәт ФӘТХИЕВ. Җенең сөймәсә

Урамнарда яз исе аңкый башлаганда, һич көтмәгәндә, Заһит югалды. Элек очрашмаган көн юк иде. Бу ике көн Сәлимәгә ике ел кебек сузылды. Аптырагач, лекциядән чыкканын көтеп торды. Коридорда бераз бергә атлагач, Заһит, җенем сөйми сине, диде дә ут сүнгәндәй юк булды...

Нәдһәт ФӘТХИЕВ. Җенең  сөймәсә
Нәдһәт ФӘТХИЕВ. Җенең сөймәсә

Булмасын хуҗа акча, булсын җир йөзе бакча,

 Булса дуслык һәм тигезлек, ул иблис аннан кача.

 Галиәсгар Камал.

 

Бер егет буфетта рөхсәт сорап Сәлимә янына килеп утырды. Дастуин гәүдәле, килешен китереп киенгән, ягымлы гына егеткә ошаган. Кызның озын керфекле кара күзләре алсу-ак йөзенә могҗизалы якутлар шикелле нур чәчеп торганлыктан, гүзәл башы, хәтта бөтен буе нурда йөзә шикелле күренде егеткә. Таныштылар. Егетнең исеме Заһит, дүртенче курста укый икән. Сәлимә дә дүртенче курс студенты. Аның кыз чагы – һавадагы кош чагы. Җилләр көчен тыйган беләкле, еллар серен тойган йөрәкле егетне эзли иде ул.

Яшьләр елга якын очраштылар. Заһит спорт белән мавыкса да, яхшы укый икән, имтиханнарга бергә хәзерләнделәр. Заһит Сәлимәне үзенең әнисе белән таныштырды.

Сәлимә Заһитнең торыш-килбәтеннән күңел нечкәрткеч садәлек, тиңлек, аеруча бер яхшылык сизде. Көн саен күрештеләр, аламын, дип, барамын, дип, вәгъдәләр бирештеләр. Өйләнү – түгел сөйләнү. Заһитнең әнисе Сәкинә Сәлимәнең карашыннан җылылык тойды. Әллә ачык елмаюы аның, әллә кыю сүзе кешедәге эчке матурлыкны, гүзәллекне сөйләде. Сәлимә бөтен яшьлек хисләрен Заһиткә биргән иде. Сәкинә малаена болай диде:

– Улым, ир булу гына җитми, ирекле һәм ирлекле ир булырга тырыш.

Урамнарда яз исе аңкый башлаганда, һич көтмәгәндә, Заһит югалды. Элек очрашмаган көн юк иде. Очрашмаган ике көн Сәлимәгә ике ел кебек сузылды. Аптырагач, лекциядән чыкканын көтеп торды. Коридорда бераз бергә атлагач, Заһит, җенем сөйми сине, диде дә, ут сүнгәндәй юк булды...

Сәлимә яна, борчыла, чыга алмый уеның очына. Сагына. Күкрәк тутырып һаваны иснәсе килде, кычкырып елыйсы килде. Елап та җибәрде. Сагынулы мәхәббәт үпкәләре түгелде. Доктор тапмый, аптек сатмый сагынганда дәваны.

Заһитнең ачуын китерерлек ачы сүзләр әйтмәсә дә, Сәлимәнең әмәле белән Заһитнең гамәле кара-каршы бәрелештеләр. Моның өстә яткан, күренеп торган сәбәбен Сәлимә таба алмады. Бәлки шуңадыр, Заһиткә ышанычын бетереп өзмәде.

“Багучыга барма, башыңа кайгы алма” дигән мәкальне белсә дә, Сәлимә Галимә әбигә киңәшкә китте. Күп еллар ир белән яшәп тә бала таба алмаган хатыннар, хәтта мәктәп яшендәге кызлар әбигә баралар. Кеше психологиясенең нечкәлекләрен сизә, белә, дип сөйлиләр иде аның турында.

Бераз автобуста тетрәнгәч, Сәлимә типик авыл өенә керде. Киң сайгактан тезелгән, буяулы идән, уң якта кием шкафы, сул якта кирпечтән салынган зур гына мич. Ишегалдына караган тәрәзә янында ашъяулык белән ябылган аш өстәле. Өстәл кырында җитмеш яшьләрдәге, кәшемир яулык бәйләгән карчык утыра. Кырында пыяла ишекле шкаф, шкафта төрле үләннәр беоән тулы савытлар тезмәсе. Әби Сәлимәне дисбе тартып, тәсбих укып каршы алды.

– Уз, кызым, утыр, кем кызы буласың?

– Кушкүлдән, Сәлимгәрәй кызы, студент.

– Сәлимгәрәйне авылда белмәгән кеше юк. Кирәк чакта һәрвакыт ярдәм кулын суза. Күңел тынычлыгы телим аңарга. Ни йомыш, аппагым?

Сәлимә сөйләп китте:

– Бер студент белән танышкан идем, исеме – Заһит. Елга якын очраштык. Спорт белән мавыкса да, яхшы укый, миңа да ярдәм итте. Ул мине әнисе белән таныштырды. Бишенче курс азагында өйләнешергә дә сүз бирешкән идек. Берничә көн элек, көтмәгәндә, Заһит югалды да куйды. Коридорда лекциядән чыкканын көтеп торып, сөйләшергә, Заһиткә ни булганын белергә уйлаган идем. Ул сөйләшергә теләмәде, җенем сөйми сине, диде дә, аркасын күрсәтеп китеп тә барды.

– Тагын башка үпкәләрлек сүзләр әйттеме? – дип сорады әбисе.

– Әйтмәде, барыбер хәтеремне нык калдырды. Элек Сәлимә дә, Сәлимә, күк күгәрченем, көтмәгәндә – “җенем сөйми сине”. Каян килеп кунгандыр аңа ул җен.

– Кызым, җен беркайдан да очып килми. Һәр кешенең үз җене, үз фәрештәсе бар. Фәрештә кешене яман эшләрдән читләшергә, изгелек кылырга чакыра. Җеннәр, киресенчә, кешене алдашырга, явызлык кылырга өнди. Заһитнең җене котырган. Кеше изгелек кылса, фәрештәсе аның күкрәгенә керә дә, йөрәген сыйпый, сөя башлый, йөрәк эри дә китә. Ул вакытта җене траур кичерә, фәрештә белән сөйләшми дә. Хуҗасы эчеп кайтса, берәр начарлык эшләсә, җене җилкәсендә бии башлый, фәрештәсен үчектерә:

– Әйттем бит, сине тыңламый ул, хәмер эчсә, хушлана ул, – ди, җен. Фәрештәсе аңа:

– Һушы китеп буш кала, – ди.

Сәлимә әбине тыңлады да, гаҗәпләнеп сорады:

– Галимә әби, җен кешегә тимимени?

– Юк, кызым. Җен кешенең тәненә кагылмый, рухын сүндерергә тырыша. Уңышка ирешсә, иблискә доклад ясый. Тегесе аны мактый, җен ныграк дәртләнеп, тагын үзенекен эшли. Миңа Заһитнең сул як чигәсеннән ике бөртек чәч кирәк. Күзләрегез бер-берсенә бәйләнгән булса да, яратышсагыз да, хәзергә сезнең чәчләрегез бәйләнмәгән.

 

 Күк күгәрчен күктә уйный,

 Башлары әйләнмәсә;

 Сөешсәң дә, кавышып булмый,

 Чәчләрең бәйләнмәсә, –

 

дип, халык юкка җырламый. Кызым, Заһитнең җенен алыштырырга кирәк. Җеннәр белән бәйләнү, аһ, катлаулы, шулай да, тырышып карарбыз. Җен-иблисләрнең дә үз кимчелекләре аз түгел. Алар изгелекне, дуслыкны, тигезлекне күрәлмыйлар, Галиәсгар Камал әйтмешли, алардан качалар. Күңелеңне төшермә, Заһитнең чәчен тап. Синең бәхет кошың тирәңдә әйләнеп очып йөри, еракка очып китә күрмәсен. Бәхет дигәнең ничек килсә, шулай китә, – диде дә ярдәмчесенә чәй пешерергә кушты.

Сәлимә матурлык диңгезенә чумды, шатлык дулкыннарында йөзә башлады. Күзләрендә гыйшык буы кайнарланды, кайгы белән пәрдәләнгән күңеле ачылды.

Галимәгә акча сузган иде, әбисе алмады, никах мәҗлесенә чакырырсыз, диде.

Сәлимә нигә чәч кирәклеген аңламаса да, әбинең таләбен үтәргә булды. Башка чара юк. Әбинең “бәхет кошы” турындагы сүзләре Сәлимәнең күңелен яулады.

Ничек соң Заһитнең чәчен табарга? Берәр җирдә тотып чәчен йолкыргамы? Парихмахер белән килешсәң? Автобуста кайтканда Сәлимәнең уенда тик Заһитнең чәчен табу булды.

Студент Сәлимә имтиханда гел дулкынлана иде. Бүгенге дулкынлануы – уку имтиханындагы түгел шул. Сәлимә яшәеш имтиханында, бәлки язмышының юл чатындадыр. Аһ, бу юл чатлары. Кая гына алып китмиләр.

Университетта Кәримов Заһит авариягә эләккән, дәваханәдә ята икән, дигән хәбәр таралды.

Сәлимәне җене сөймәгән Заһитме бу?

Сәлимәне утка салган Заһит ич бу!

Сәлимәне билгесез юл чатына этәргән Заһит түгелме ул?.

Сәлимә Заһитне һаман ярата. Ә әбинең сүзләре? Бәхет кошын тоту ысулын да әйткән иде ул. Заһитнең ике бөртек түгел, ике тотам чәчен йолкырга әзер иде Сәлимә.

Ике студент дәваханәдәге Заһитнең хәлен белергә сөйләшкәннәр. Аларга Сәлимә дә кушылды.

Әмма аның белән очрашу тыелган, дип җавап биргәннәр телефоннан.

Ярты ай чамасы үткәч, Заһит белән очрашу насыйп була. Студентлар палатага кергәндә Заһит караватта ята иде. Егетләр кулларын күкрәкләренә куеп Заһит белән исәнләштеләр. Күчтәнәчләрен Заһит кырындагы тумбочкага салдылар. Сәлимә читтәрәк басып торды. Студентлар палатада озак булмады. Хушлашканда Сәлимә Заһиткә тизрәк аякка басуын теләде, Габдулла Тукайның “Китап” исемле шигыреннән аның сүзләрен кабатлады, Тукайның шигырьләр җыентыгын сузды:

 

Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошсә,

Үз-үземне күрәлмичә рухым төшсә,

Шул вакытта мин кулыма китап алам.

 

Күзләр очрашты. Заһитнең ярым ябык күзләре генә түгел, күңел күзе дә Сәлимәне күрде шикелле. Сәлимә Заһиткә салкын гына караса да, йөз яктылыгын яшерә алмады. Әллә бу ярату хисенең очкынымы, әллә кызгану хисе генәме? Эчке дөньясы кайнар булса да, ялкыны күренмәде. Заһит соңгы әйткән сүзләре белән Сәлимәне нык кимсеткән иде, әммә яшьтән сөйгән күз явын алырлык кызын, саф мәхәббәтен алай тиз генә йөрәгеннән чыгарып ата алмады.

Икенче барганда Сәлимә дәваханә вестибюлендә Заһитнең әнисен очратты. Исеме Сәкинә икәнен хәтерли иде.

Сәкинә апасы, беренче булып, Сәлимәне таныды.

– Ни күзләрем белән күрәм, Сәлимә ич! – дип, Сәлимәгә якынайды. Сәлимәне кочаклап та алды.

Сәкинәдә зәңгәрсу чәчәкле озын күлмәк, билбавын биленең әле дә нечкәлеген белдереп торырлык кына кысып бәйләгән, аякларында бизәкле йомшак чүәкләр, кыска кара чәчләрен шома итеп тараган, иреннәрендә, битләрендә шәфәкъ нуры сыман алсулык йөгергән, уйган күзләренең куе каралыгы кашларына да күчкән. Карашында ниндидер олы фаҗига кичергән кешенең яшеренгән серле газаплары сизелә.

Сәлимә белән Сәкинә арасында күз күрмәс җеп сузылды. Бәлки, ул җеп Заһит Сәлимәне әнисе белән таныштырганда ук сузыла башлагандыр. Ул очрашуда Сәкинә Сәлимәне булачак килене итеп кабул итмәсә дә, бик якты йөз белән, аналарча каршы алган иде.

Палатага бергә керделәр. Заһитнең Сәлимәгә карашы ничек үзгәргәне әнисенә дә беленәчәк. Сәкинә малаена ташланды. Заһит торып утыра алмый. Әнисе малаеның күкрәгенә үк иелеп, аны кочаклады, битләрен үпте. Заһит тә әнисен кочаклады. Читтәрәк басып торган Сәлимә, якынаеп, Заһиткә кулларын сузды. Заһит елмайды. Әммә бу елмаюы элеккечә якты түгел, ничектер, ясалма, дөресрәге, яшерен сагыш белән өртелгән иде.

Сәкинә палатада озак булмады. Яшьләрне үзләрен генә калдырырга ашыкты шикелле.

– Тузып беткәнсең, бир әле, аз гына чәчләреңне шомартам, – дип, Сәлимә сумкасыннан тарак алды, Заһитнең кулына кесә көзгесе тоттырды.

Заһиттә тел белән әйтеп бетерә алмаслык шатлык уянды. Чәчен тараганда тарак тешләренә дистәләгән чәч бөртекләре уралып чыкты. Сәлимә тарагын, чәчләр белән, сумкасына салды. Әнисенең Сәлимә белән бергә килүе очраклы хәл иде, әммә Заһит өчен ул якынлык, хәтта дуслык символы булып күренде. Заһитнең күңеле булды. Озак кына Сәлимә алдында авызын ачарга кыймаган Заһит гафу үтенде һәм үзенең колакларына кадәр кызарганын тойды.

Сәлимә дәваханәгә атнасына ике-өч тапкыр барды. Бүген ул карават кырында стенага сөялеп куелган култык таягын күрде, бер – таякка, бер Заһиткә караш ташлады. Заһит стенага сөялеп, торып утырды, аяклары одеял астында калды. Сәлимә дә караватка утырды. Заһит ничек авариягә эләккәнен, кем аңа ярдәм иткәне, ничек имгәнүе турында кабатлап сөйләде, юксыну хисе белән университет турында сорашты. Бу сорау аның ничек укуын дәвам итә алуына да кагылды.

– Һәр караңгы төннең ал таңы бар, һәр кышның кайнар язы бар, юксынма, Заһит, – диде, Сәлимә.

 Сәлимә белән булу Заһитнең шыксыз күңел бушлыгына ниндидер җылылык бирде.

Бер атнадан Заһит дәваханәдән чыкты. Сәлимә аны таксида өенә кадәр озатып барды,  көн буе аларда булды. Сәкинә  өстәл әзерләде. Беренче тапкыр өчесе бер өстәл артында җыелып утырып сөйләштеләр. Бүген Сәлимә гүя элекке Заһит кырында иде.

Заһитнең аягы авырта, тегендә-монда Сәлимә белән очрашу кыенлашты. кызны үзләренә чакырды. Шунда кыз аңа ничек Галимә әбигә барганын сөйләде, сумкасыннан алып, көлә-көлә, Заһитнең чәч бөртекләрен күрсәтте.

Сәкинә чәчләр бәйләнү, кешеләр тормышының фәрештәләр, җеннәр эше белән бәйләнгәне турындагы хорафатлар белән таныш икән, Габдулла Тукайның “Сабыйга” шигыреннән алынган сүзләрен кабатлады:

– Җен-фәлән дип сөйләнүләр искеләрдән калган ул, Сөйләве яхшы, күңелле шагыйранә ялган ул.

Сәлимә бишенче курсны тәмамлаганда Заһит аны никахланышырга чакырды, Сәлимә риза булды. Мәҗлескә Галимә әбине дә чакырдылар. Сәлимә Заһитне үбә-үбә Галимәгә Заһитнең чәч бөртекләрен сузды. Кунаклар күзләрендә ут уйнатып озак кына көлделәр. Никах мәҗлесе студентларча туй мәҗлесенә әверелде.

– Сәлимәнең кешелеклелеге, аның үлем түшәгендә яткан Заһиткә ярдәме, мәхәббәте Заһитнең җенен авызлыклаган. Шунда аларның чәчләре бәйләнгән. Яулык уңмас, дуслык сулмас, чын мәхәббәт суынмас. Килешкәнсез, пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәгез, уллы-кызлы булырсыз. Бәхетегез кунакка гына килеп китә күрмәсен, – диде Галимә.

Яңавыл районы,

Югары Чат авылы

Нәдһәт ФӘТХИЕВ. Җенең  сөймәсә
Нәдһәт ФӘТХИЕВ. Җенең сөймәсә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: