Флүрә бу атнада шәһәрдән урап кайтырга уйлады. Туганнарын да бик сагынды, кибетләрдә дә йөрештерәсе булыр. Уфага ул бик сирәк, шулай шәһәрне сагынып кына килергә ярата. Көн дә кичкә авышты, аласы әйберләр дә алынып бетте кебек. Тик кибеттән чыгып киттем дигәндә генә, аның күзе киштәдә тезелеп киткән кара елтыр резин итекләргә төште. Бик озак карап торды ул аларга. Күзеннән тәгәрләп төшкән бөртек-бөртек күз яшьләрен дә сөртергә онытып, аларны тотып-тотып карады, кысып-кысып кочаклап әллә ниләр пышылдап та алды. Итекләрдән аерылырга теләмәгәндәй, бик озак кына уйланып торганнан соң, аларны урыннарына куеп, ишеккә юнәлде.
Кара резин елтыр итекләр... Олыгая барган саен, балачакның бик тә моңсу бер мизгелен искә төшереп, очрый да тора алар аның юлында. Итекләрне күрүгә, күз алдына бөтен чынбарлыгы белән үз башыннан үткән юклык дөньясы килеп баса. Үзе турында артык уйламый да, тик менә әнисе, әнисе ничек үткәрде икән ул елларны? Көзгә я кышка кергән чакларда, мәктәпкә укырга йөргән алты-җиде балага ни-нәрсә кидереп җибәрергә белмәгән әнкәсенең аларның күзләренә карамаска тырышып аптырап торган чакларын эчтән генә һәрвакыт үксеп-үксеп искә ала ул. Әниләре аларга юклыкны сиздерергә тырышмады: “Һәр бала үз ризыгы белән туа, балакайлар, дөньялар матурланыр әле бер, киярсез әле сез дә матур-матур киемнәр”, – дип, безне үз янына җыеп утыртып, сөйләшүне төрле күңелле хәлләргә бора иде.
Бүген иртән автобустан төшкәч, Флүрә Уфада яшәүче туганнарына тукталырга уйлады. Бик җитеш яшиләр туганнары. Ирле-хатынлы икесе дә яхшы урында эшлиләр. Өч балалары матур гына булып үсеп киләләр. Ял көне булгач, бар да өйдәләр иде. Апаларын бик яхшы каршы алдылар. Чәйләр эчкәч, күмәкләшеп, залга чыгып, авыл яңалыкларын сораштылар. Шунда Флүрәнең күзе диван өстендә өелеп торган яңа киемнәргә төште. Аның сораулы карашын күреп, килен булган кеше аңлата салды: “Беләсең бит инде, апа, өч балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән ел саен төрле киемнәр, сумка бирәләр. Менә шулар инде биргән нәрсәләре. Кияме соң инде мондый простой нәрсәләрне безнең балалар! Ярар, торсыннар, бирербез шунда кемгә булса да”. Шулай диде дә килен, йөзенә канәгатьсезлек билгеләре чыгырып, киемнәрне шкафка тыгып куйды.
Кибеттә теге итекләрне кочаклап, аерыла алмый елап торуларының сәбәбе менә кайда булган икән... Көзге карлы-яңгырлы бер көндә, шәлгә төренеп, ертык кәлүшләр киеп, мәктәпкә килеп кергәнне укытучы апалары күреп калды. Янына килеп, кулларын өреп-өреп җылытты. Берничә көннән укытучылары, Флүрә белән өченче партада утыручы Рәшидәне, сөйләшеп алыйк әле дип, дәрестән соң алып калды: “Кызлар, сез инде хәзер зурлар, мине аңларсыз, дип ышанам. Өсләренә кияргә киемнәре булмаган күпбалалы гаиләләргә, мәктәп ел саен кием белән ярдәм итә. Әниләрегез белән сөйләшербез. Сиңа, Флүрә, итек алырбыз, күрәсең, аякларың ничек туңып йөри. Рәшидә, синең мәктәп формаң юк, шуны тырыштырырбыз”.
Мәктәпнең күпбалалы гаиләләргә ел саен кием белән ярдәм иткәнен Флүрә белә иде. Кайвакыт аптырап уйланып та куя иде: алар да күпбалалы, нишләп аларга бер кием дә бирми икән мәктәп?. Җитте ул көн. Иң кадерле әйберсен алгандай алды Флүрә кап-кара ялтыр резин итекне. Алу белән каушый-каушый киеп тә карады: матуркайлар, йомшаккайлар, җылылыклары! Шунда гына үз янында, еларга җитешеп, басып торган Рәшидәгә игътибар итте. Мәктәп формасының аңа яраклысы булмаган икән кибеттә, апалары аны: “Икенче берәр нәрсә булса да алып бирербез инде!” – дип юатты.
Флүрәгә карап: “Өегезгә киеп кенә кайт инде, балам”, – дип әйтсә дә, тыңламады, кадерле бүләкне яулыгына төреп, күтәреп кайтып китте. Кайтып керде өйгә, алтын тоткандай, итеген күтәреп. Өйгә керде һәм шаккатты. Өй эче гөрләп тора: апа-абыйларына, энесенә дә мәктәп шундый ук бик яхшы җылы киемнәр биргән икән! Китте киемнәр киеп карау, бер-берсенә “Килешә, ай, килешә!” – дип әйтешүләр. Абыйсына – мәктәп формасы, апасына – сырма, энесенә – бүрек, берсенә – җылы бурки.
Кызарышып, киемнәрне барлап бетергәч, читтән аларга моңсу гына карап торган әниләренә күз төшерделәр. “Әнкәй, әнкәй, әллә ярамый идеме безгә бу әйберләрне алырга?” – Олы апаларының шулай дип, әниләренә мөлдерәп карап торуы әле дә исендә Флюрәнең. “Әтәгез, әтәгез ни әйтер бит балалар?” – дип, балаларның күңелләрен төшермәскә тырышып, аркаларыннан яратып, сөеп чыкты әниләре.
Кич, балалары йоклагач, тагын бер сөйләшеп карарга булды Сәпимә апа ире белән: “Син күрсәң иде балаларның бүген ничек шатланганын, Барый! Аларның да шулай бер яңы кием киясе килүләрен күрмәдең шул! Я, ничек мин аларның киемнәрен кулларыннан тартып алып, әтәгез алмаска кушты, дип әйтергә тиеш идем? Булмый миннән, Барый, менә үзең иртә белән сөйләшеп, аңлатып карарсың аларга!” – Шулай дип, Сәлимә апа алъяпкычына күз яшьләрен сөртеп, тавышсыз гына елый башлады. Әй шунда тузынуы Барый абзыйның!
– Кем? Кем авылда җитәкче урыннарның берсендә эшләгән Барыйның балаларына ярдәм оештырган? Аның балалары моңа тиклем мондый ярдәмгә мохтаҗ булмады һәм булмаячак!
– Укытучылары белән дә сөйләшкән идем дә ул, “Балалар мәктәпкә өшеп-туңып йөрергә тиеш түгелләр, хөкүмәт шулай ярдәм оештыра икән, без бирәбез балаларга бу әйберләрне”, – дип, балаларның үзләре кулларына биреп кайтарганнар бит.
– Башкача бу турыда авыз да ачма, Сәлимә. Җыеп төреп куй барысын да, иртәгә үзем директор белән сөйләшермен!
Мәктәпкә яңа киемнәр киеп барасын уйлап, тизрәк таң атканын көткән балаларны иртә бик күңелсез каршылады. Куллар үзләреннән-үзләре кичтән карават янына куеп калдырылган киемнәргә сузылды. Әйберләрнең юклыгын күргәч, самавыр артында чәй ясап утырган әниләренә карадылар. “Балалар, аңлагыз әтәгезне, аның бар баласына да мәктәп шулай киемнәр белән ярдәм иткәч, ул ничек авылда җитәкче булып эшли алсын, башка ата-аналарның күзенә ничек карасын, сезнең кебек балалар күп бит мәктәптә. Тормыш гел шулай булмас, түзик балалар. Ачуланмагыз әткәгезне!”
Мәктәпкә барып керүләре ничек кыен булганын белсәгез иде аларга! Һәммәсе дә башларын иеп классларына кереп утырдылар. Ә инде өченче партада утырган Рәшидәнең Флүрә алдыннан берничә тапкыр кара елтыр итекләрне күрсәтеп урап үтүе...
Укытучы апаларының, аның хәлен аңлап, башкалар күрмәгәндә генә аркасыннан сөеп китүе булды да инде соңгы тамчы. Класстан йөгереп чыгып, коридордагы йомры мич артында туйганчы үксеп-үксеп елаганы һаман исендә Флүрәнең... Менә шундый хәлләр, юк кына кебек булса да, йөрәккә уелып калырдай вакыйгалар булып тора инде тормышта. Флүрәнең тормышындагы бу вакыйга да эзсез генә үтмәгән икән шул. Гомер буена, кайда нинди генә кибеткә керсә дә, күзенә шул кара елтыр резин итекләр чалына, күпме генә уйламаска тырышса да, йомры мич артында шул итек өчен үксеп-үксеп елаулары, бөртек-бөртек күз яшьләрен чыгарып, шул чакка ала да кайта, ала да кайта...