Барлык яңалыклар
Дөнья бу
10 август 2022, 15:19

Илшат НӘҖМИЕВ. Кызлар безгә хатлар язды

Кәгазь кисәкләренә кыска гына хатлар язып, шуларны җепкә бәйләп, аска, икенче кат бүлмәсенә, төшерәбез. Анда тиз генә укыйлар да, көлешә-көлешә, җавап язалар. Менә бервакыт өстән, дүртенче каттагы бүлмәдән, хатлар килә башлый: анда да кызлар яши икән. Тулай торак тулы кызлар!..

Илшат НӘҖМИЕВ. Кызлар безгә хатлар язды
Илшат НӘҖМИЕВ. Кызлар безгә хатлар язды

Еракларда калган яшьлегемнең һәр көне, һәр мизгеле миңа кадерле. Абитуриент чакларымны, студент елларымны сагынып искә алам, вакыт табып, истәлекләр язам.
Якты уйлар, яхшы кәеф белән университетның беренче санлы тулай торагына килеп урнаштым. Анда керә торган ишек өстендәге икенче кат бүлмәсенең тәрәзәсе дүртпочмаклы түгел, ничектер, бөтенләй икенче төрле -- ярым түгәрәк формада. Анда кызлар яши. Әле генә авылдан килгәннәр: аларга бөтен нәрсә кызык. Үзләре чырык-чырык көлешәләр. Без аларга запискалар юллыйбыз. Кәгазь кисәкләренә кыска гына хатлар язып, шуларны җепкә бәйләп, аска, икенче кат бүлмәсенә, төшерәбез. Анда тиз генә укыйлар да, көлешә-көлешә, җавап язалар. Менә бервакыт өстән, дүртенче каттагы бүлмәдән, хатлар килә башлый: анда да кызлар яши икән. Тулай торак тулы кызлар!
Ул хатларның җебен өзеп ташлыйбыз да, рәхәтләнеп укыйбыз. “Сәлам, булачак журналист, шагыйрь, язучылар...” Әнә шулай башланып китә алар. Көлә-көлә эчләрең ката. Әллә нинди шаян сүзләр кулланып, төрттереп тә, кинаяләп тә язылган ул запискалар.
Их сез, шаян “абитур” вакытлар, гамьсез егет чаклар! Укырга керү теләгем көчле булса да, китапларга капланып кына ятмадым, җәйнең матур көннәрен күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә тырыштым. Күптән түгел генә мәктәп тәмамлап килдем бит: укып та арыткандыр. Уфа буйлап йөреп, аның тарихи урыннарында булдым, рәхәтләнеп ял иттем. Бер бүлмәдә яшәгән “абитур” дустым, Баймак районы егете Флүр Газин белән “Башҡортостан пионеры” (хәзерге “Йәншишмә”) гәзите редакциясенә бардык. Безгә, яшь хәбәрчеләргә, хатлар язып, файдалы киңәшләрен биреп, иҗатка рухландырган абый-апалар белән якыннан танышып, матур итеп аралаштык. Матбугат йортына безнең сукмак әнә шунда салынды.
Беренче тапкыр университетка укырга кереп йөргән абитуриент вакытлар һаман онытылмый, ә бит кырык елдан артык вакыт үткән.

*** 

Автор үзе  турында

Илеш районының Түбән Яркәй авылында туып-үскәнмен. 1 нче санлы Югары Яркәй урта мәктәбен тәмамладым. Мәктәп елларында “Башҡортостан пионеры” (хәзерге “Йәншишмә”) гәзитенең яшь хәбәрчесе булдым. Совет Армиясе сафларында хезмәт иттем. Башкорт дәүләт университетының филология факультетында белем алдым. Уку елларында “Акчарлаклар” әдәби-иҗат түгәрәгенең стена газетасы редакторы эшен яратып башкардым. Икешәр метрлык озын-озын гәзитләр чыгарып, факультет коридорына элә идек. Үзебезнең рәссамнар, хәбәрчеләр, шагыйрьләр булды. “Акчарлаклар” түгәрәге әгъзалары белән республикабыз районнары мәктәпләрендә, авыл клубларында әдәби-музыкаль кичәләр үткәреп йөрдек. Үзебез иҗат иткән шигырьләрне сөйләп, җырлап, биеп, яшьлек елларына ямь өстәдек.
Күңелемдә бүген истәлекләр яңара. Гомер юлымда очраган төрле язмышлы кешеләр, кызыклы вакыйгалар турында язам. Иҗади эшләрем республика гәзит-журналларында басылып тора. 2019 елда үзнәшер юлы белән “Гаделлек сагында” исемле шигырьләр җыентыгым дөнья күрде.
Хәзерге көндә Куергазы районының Шәбагыш авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укытам.

Илшат НӘҖМИЕВ. Кызлар безгә хатлар язды
Илшат НӘҖМИЕВ. Кызлар безгә хатлар язды
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: