(Ахыры.)
Сәхия су буена да, урманга да бармады. Авылдан ерак кына буа бар иде, бик тирән сулы, тирә ягы камышлы, кыр үрдәкләре оялары бар, шунда китте.
Яңгырлы көннәр башланган иде. Ул шул таба йөгерде дә йөгерде. Камышлар арасына кереп утырып, елады да елады. Бигрәк тә ул әнисен кызганды. Үзе дә өши башлады, төннәр салкын бит инде, көз дә якынлаша. Шуннан йокымсырап китте.
Кинәт кенә торып басты, туган авылына бер борылып карады да, бисмилла әйтеп, суга сикерде. Буа суы тирән иде, ике гомер берьюлы өзелде.
Бер атна эзләделәр. Сания апа тагын урынга ауды, аның басып торырга хәле юк иде. Мирзанур башкача уйлады, кая китсен ул, баласы тугач кайтыр әле, берәр танышларына киткәндер, дип фикер йөртте.
Беркөнне Муллаян карт арба тартып, капчыклар алып, шул буа буена китте. Камышлар урып алып кайтыйм әле, дип уйлады. Тиздән салкыннар башлана, мал астына түшәргә булыр. Кипкән камыш ягарга да әйбәт. Ерак кына ара. Барып җитте, ура башлады, ике капчыгын тутырып та куйды. Яр буена барып җитте, ура торгач. Тураеп басса, чак егылмады. Караса, Сәхия ята суда, ике кулы ике якта, ике озын сары толымы ике ягында. Карт өнсез калды, ни еларга, ни кычкырырга белмәде.
Кая арба кайгысы, кая камыш! Абына-абына, чапты авылга, кешеләрне җыеп алып килеп, судан чыгарып, Муллаян бабайның арбасына салып алып кайттылар. Сания апа күзен генә ачып карады да мәңгелеккә йомды.
Өч мәетне бер көнне бер рәткә күмделәр. Бөтен халык үкереп елады, эчтән генә ләгънәт укыдылар, Мирзанурны каргадылар. Үзенә бер сүз дә әйтә алмадылар. Ул вакытта председательгә сүз әйтеп кара, ул патша да, ул баш һәркемгә.
Малайлар бөтенләй ятим калды. Ярый әле, Суфия дәү әниләре исән иде. Мирзанур, оятсыз җан, күмәргә дә килмәде. Бөтен халык кызганып елаганда, Мирзанур күңел ачып районда кунакта йөргән, диделәр.
Капчыкта безне яшереп булмый. Кемдер Сәхия белән булган бу хәлне Ләйләгә сөйләгән. Ләйләнең бу оятсызлыкка ышанасы да килмәгән.
Караңгы төшкәч кенә Мирзанур кайтып керде өйгә, кызмача. Кайгыдан эчте микән, шатлыктанмы, котылдым бәладән дигәндерме – бу сер булып калды.
Ләйлә ябышты моңа, бик куркып тормады:
– Синең ничек вөҗданың бетте? Оятсыз, алма кебек яшь баланы, аны гына түгел, үзеңнең балаңны кабергә илтеп салдың?! – диде. – Мин бу хәлне белгән булсам, борылып та карамаган булыр идем сиңа. Расчет алам да иртәгә үк китәм үз ягыма кайтып. Кеше сантый түгел бит, бөтен кеше белә нәрсә булганны. Әлбәттә, кеше курка сиңа сүз әйтергә, син бит патша. Мәк чәчәге кебек кыз балага кулыңны сузгансың, оятсыз җан. Оялмыйча, ничек мин укучылар алдында басып торыйм, ни күзләрем белән карыйм! – Тагын әллә нәрсәләр әйтеп бетте...
Китүен китмәде Ләйлә, аның да бәбие туачак. Аннан соң китәрмен, дип уйлады. Бала туганчы булса да түзәргә кирәк.
Көн артыннан көн үтте. Халык та бераз тынычлана төште. Тик Сәхиянең ике энесе генә кайгыдан ябыгып, җаны чыгардай гәүдәләре, шәүләләре генә калды. Сәхиянең зур энесе Сабит җиденчедә иде инде, кече энесе Сафа бишенче сыйныфта укый. Дөнья йөген тарту үзләренә калды. Ләйлә ялынып сорагач, аларга Мирзанур ике йөк салам китертте. Кыш көннәре бик салкын, мичкә ягарга утын юк.
Ләйлә Мирзанурга: “Син аларны ятим иттең, син аларга ярдәм итәргә тиешсең!” – диде. Гел битәрләп, шелтәләп торды аны Ләйлә. Бу Мирзанурны тәмам туйдырды. Ләйләгә булган мәхәббәте дә тәмам сүрелде. Гел генә районга бара башлады, иртән чыгып китә дә кичкә таба гына кайта. Анда ул үзенә башка сөяркә тапкан, дигән имеш-мимешләр йөри башлады. Өйгә кайтып керсә, тагын кара тавыш. Ләйлә елады да елады. Нишләп мин болай ялгыштым соң әле, язмыштыр инде, дип сагышланды.
Беркөнне Мирзанур иртүк торып юынды да, чәй дә эчеп тормыйча, мин районга совещаниега, дип, ишекне шап итеп ябып чыгып китте. Көзнең караңгы чагы, кар катыш яңгыр явып тора иде.
Мирзанур һаман да юк та юк. Кичке уннар җитте. Ләйлә аптырашка калды, озак йөрсә дә болай соңга калганы юк иде әле. Төнлә торып, пәрдәне ачып урамга карады. Караса, капка төбендә кемдер тора сыман. Дөм караңгы, Ләйлә тиз генә бишмәтен киеп, урамга чыкты. Караса, ат кайткан, мәхлук, капка төбенә килеп баскан. Ләйлә йөгереп тарантас кырына барды. Әмма тарантаста бер кеше дә юк иде.
– И аткаем, мескенем. Кая хуҗаң?
Хәзер инде караңгы төн, кемгә әйтәсең, кем йөрсен аны эзләп.
Ләйләнең төне, әлбәттә, йокысыз узды. Иртән таң белән кемдер ишек кага, Ләйлә йокымсырап кына киткән иде бит, кем йөри таң белән, дип уйлады, бүген бит уку көне түгел, ял көне.
– Ләйлә, Мирзанурның суга баткан, күпердән тәгәрәп төшеп киткән, диләр, районнан кайтканда нык исерек булган. Ат өреккән, диләр.
Гомумән, анда шаһит булмаган. Ат сөйли белми бит инде. Шулай да атлар акыллы бит алар, сөйләшә генә белмиләр. Үзе авылга кайтып кергән.
Дояркалар эшкә бик иртә баралар бит инде. Шулар күперне чыкканда карасалар, суда кемдер ята икән. Сай гына сулы елга, батарлык та түгел. Алар иде тизрәк ярдәмгә ташланган. Карасалар, гәүдә тынсыз, тартып чыгарып, яр буена салганнар. Бәлки, үлмәс иде дә, башы белән суга капланган булган. Таныганнар, күрше авыл председателе. Ат җигеп килеп, арбага салып, илтә киткәннәр.
Бар халык аптырады. Ничек инде? Сораулар гына. Әмма кызганучы кеше күренмәде. Күмәргә дә бик аз кеше килгән иде. Килгәннәре дә тик Ләйләне кызганып кына. Укытучы кеше, үзе бик акыллы да, кешелекле дә, халык, кызганса да, тик Ләйләне кызганды.
Бәбие туды. Уку елы бетте. Элек декретта өчәр ел утыртмыйлар иде, ике ай гына, Ләйлә ике ай да утырмады, тәнәфестә баласын кайтып имезеп килә иде дә, тагын мәктәпкә йөгерә. Күрше әби караша иде баласын. Уку елы беткәч тә, Ләйлә, җыенып үз ягына кайтып китте.
Кемгә кемнең каргышы төшкәндер? Укучылар үзләре нәтиҗә ясар, димен. Елый-елый сөргенгә сөрелгән мулла бабайныкымы, чәчәк кебек гомере вакытсыз өзелгән Сәхиянекеме?
(Автор стиле сакланды.)