Балалар акырып елыйлар, әтиебез дә һәлак булды, әнисез дә калсак нишләрбез, диләр. Кичкә таба Сания күзләрен ача башлады, нәрсә булды ул миңа, дип, як-якка каранды. “Әнкәем, син күтәрмәдән егылып төштең бит, кай җирең авырта?” – диеште балалар. Күршеләр дә җыелганнар иде. Кайсысы үләннән чәй ясый, кайсысы дога укып өшкереп, салкын су эчерә, бар да елашалар.
Кайгы ярасын вакыт дәвалый, яраны төзәтә диләр, исән калганнарга яшәргә кирәк. Сугыш туктады, солдатлар кайта башлады. Кем сөенә, кем елый. Сугыш бетсә дә, дөньяны аякка бастырыр өчен күп вакытлар кирәк булачак әле. Ачлык, өстә кылка кием, аякта чабата, булса әле ул.
Сәхия җиде классны яхшы билгеләренә генә тәмамлады. Фермада сыер савучы булып эшли башлады. Авыр эш, кул белән саварга кирәк, сөяге дә ныгып бетмәгән, әмма өйдә тик ятып булмый бит инде. Әнисенә ярдәм кирәк. Яңа председатель килгән диләр, яшь, хәрби киемдә, үзе һуш китмәле чибәр, исеме – Мирзанур. Рауза әбигә фатирга кергән диләр. Көннәрнең бер көнендә ул фермага килеп керде... Бөтен җирне карап чыкты. Савымчыларны аның белән танышырга җыйдылар. Барысы белән исәнләшеп, танышып чыкты.
Сәхияне күреп, өнсез калды. Әйтәсе сүзләрен дә онытты бугай. Ул үзенчә уйлады. Бик чибәр кыз, үзе яшь кенә, нишләп ул шушы сасы фермада эшләп йөрергә тиеш?
Председательнең Сәхиягә булган серле карашын барысы да, әлбәттә, сизделәр.
Кичен, өйгә кайткач, Рауза әбидән сорашты. Шундый фикер йөртте, юк, ул Сәхияне анда эшләтмәячәк, иртәгә үк районга барып, миңа секретарь кирәк, язу эшләрен алып барырга, диячәк. Районнан урап кайткач, шунда ук Сәхияне идарәгә чакыртып алды.
Сәхия оялып кына ишекне ачып керде.
– Әйдә, сеңлем, кер, оялып торма, уз менә урындык, утыр, – диде. – Синең җиде классың бар бит? Шушы төсең, буең белән син фермада эшләргә тиешмени. Менә миңа секретарь кирәк, әгәр риза булсаң.
– Мин әлегә бер сүз дә әйтә алмыйм, әнкәй белән киңәшләшкәч, иртәгә җавап бирермен, – диде Сәхия.
Сания инде риза булмыймыни, "фермада пычракка батып йөргәнче, бар, балакаем, бар гына", диде. Шулай итеп, Сәхия ике толым чәчләрен үреп, әнисенең эрзинкәсен киеп, эшкә китте. Ул эшкә тиз өйрәнде, чөнки укыганда яхшы билгеләренә генә укый иде. Тиз арада җаена төшенде.
Мирзанур инде, суга сусаган кондыз сыман, Сәхиядән күзен дә ала алмый иде. Сәхия моны, әлбәттә, сизде, үзе дә гашыйк булганын сизми дә калды.
Мирзанур күпкә өлкән, кызларның күңеленә ничек керергә икәнлеген белә иде. Шулай бер көнне Рауза апа (Мирзанурның торган апасы) туганнарына кунакка китте. Мирзанурга шул гына кирәк иде дә. Ул Сәхияне кунакка чакырды. Өстәлдә тәм-том күп кенә. Районнан шикәр, кәнфит, тагын нәрсәләрдер алган, ниндидер эчемлек тә бар иде. Инде ул Сәхияне назлады, иркәләде, кем бирешмәсен, бигрәк тә уналтысы гына тулган бала... Өйләнәм дип вәгъдә дә бирмәде. Шуннан башланды да инде татлы тормыш Сәхия өчен.
Көзен ашлык та күп кенә тиде. Бәрәңге дә уңды. Кыш чыгарлык булды. Яңа уку елы башланды. Мәктәпкә рус теленнән укытырга яңа укытучы килде. Мирзанур аны да бик тиз күреп алды. Бу асыл кош минеке булачак, диде үзенә-үзе. Югары белемле, председатель хатыны югары белемле булырга тиеш тә.
Шулай бераздан танышып дуслашып та киттеләр. Бик күп тә вакыт үтмәде, Ләйләгә тәкъдим ясады. Мирзанур белән Ләйлә заманына күрә зурлап туй үткәрделәр. Сәхия инде, мескен бала, нишләргә дә белмәде. Ул бит Мирзанурның баласын йөртә карынында. Бераздан корсагы беленә башлаячак.
Ул төннәр буе елап чыга иде. Әкренләп әнисе кызының хәлен сизә башлады. Сәхиянең матур йөзе саргаеп калды. Менә ул эшенә килеп утырды. Йөзенең нуры кая булган? Элекке чибәр Сәхия кая булган?!
Ниһаять, туйдан соң идарәгә Мирзанур килеп керде. Сәхиянең күзләре тулы яшь иде, елады да елады ул. Әйтерсең дә бер нәрсә дә булмаган кебек, ир Сәхияне капшый башлады, һәм дә кулы корсагына тиде, анда инде бала тиберченә башлаган иде. Мирзанур кызарынды, бүртенде, кычкыра башлады.
– Нишләп элегрәк әйтмәдең? Төшертергә булыр иде бит! – диде.
Гафу үтенер урында, юатыр урында кызны төрле юньсез сүзләр әйтеп тиргәп бетерде.
Сәхия бер җиргә дә чыгып йөрмәгәч, шул идарәдән өйгә, өйдән идарәгә генә йөргәч, кешеләр сизмәде дә, күрмәде дә. Нишләргә, кешеләрдән оят бит! Ул заман оят иде шул. Сәхия идарәгә башкача аяк басмаска булды. Өстәл тартмасындагы көзгесен – Мирзанурның бүләген, тагы нәрсәләрендер җыеп, бәләкәй генә чүпрәк капчыгына салып, алып кайтып китте.
Беренче эш хакына үзенә яңа күлмәк алган иде. Шул күлмәген киде, иске булса да пинжәген элде, тапочкаларын киде, клубка барам әле, дип чыгып китте. Чыгып киткәндә әнисен кысып кочаклап үпте. “Әнкәй, ишекне элмә, сезне уятасы булмасын”, – диде.
Сания иртән уянып күзен ачса, кызына диеп җәйгән урын буш. Йөрәге төшеп киттемени. Апагыз кая, дип, малайларны уятты. Малайлар сикереп тордылар, кычкырып елый башладылар. Иң беренче йөгерделәр идарәгә. Идарәдә беркем дә юк иде, ишеге бикле. Әни, апа анда юк ул, дип, йөгерешеп кайттылар.
Авылда хәбәр тиз тарала бит инде ул. Бөтен авыл белән эзли башладылар. Кем су буена, кем урманга китте.
(Дәвамы бар.)
(Автор стиле сакланды.)