Барлык яңалыклар
Дөнья бу
3 август 2022, 16:25

Виниса ФӘТТАХОВА. Кемгә кемнең каргышы? Булган хәл (1)

Конвертны кулына да ала алмыйча Сания күтәрмәдән җиргә ауды. Көчкә күтәреп алып, кертеп салдылар сәкегә. Бу аның беренче өянәге иде...

Виниса ФӘТТАХОВА. Кемгә кемнең каргышы? Булган хәл (1)
Виниса ФӘТТАХОВА. Кемгә кемнең каргышы? Булган хәл (1)

1920нче еллар иде. Революция, гражданнар сугышы. Шундый да авыр еллар. Байларны йортларыннан куып чыгару дисеңме, муллаларны  сөргенгә куу дисеңме, имеш, дин тараталар, кирәкмәгән эш. Бу эшләрне комсомоллар, активистлар башлап йөрделәр. Кызыл косынка бәйләгән булып, коммунистлар нәрсә куша, шуны эшләделәр.

Шулар рәтендә ике дус, күршеләр, Гафурҗан белән Сабирҗан да күренекле активистлар иде. Революция бу якларга да килеп җитте. Авылларга большевиклар – активистлар җибәрелде. Авыл яшьләре шуларга иярде. Яшьләрне комсомолга өндәделәр. Янып-көеп колхозларда, коллективизация үткәреп, байларны раскулачивать итеп йөрделәр. Бай дип, шул бер сыеры, бер аты булса, бай булып исәпләнгән инде. Тикшереп тә тормаганнар – үз көче белән баеганмы, ялчы асраганмы. Кайсы байлар, башы эшләп, үз теләге белән колхозга кергән, атларын алсалар да, башка әйберләренә тимәгәннәр.

Инде мулла бабайга чират килеп җитте. Аның инде җан асрарлык бер сыеры, бер сарыгы, тавыклары. Имеш, ул дин тарата, халыкны боза. Аны инде сөргенгә үк җибәрделәр. Атка утыртып, районга алып киттеләр. Ул авылга әйләнеп кайтмады.

Аны  бөтен авыл халкы елап озатты, бар халык рәнҗеде. Бәлки, башка күрешә алмабыз, диде мулла бабай, кемне рәнҗеткән булсам гафу итегез. Һәм шуннан ул хәбәрсез югалды.

Көннәрнең бер көнендә Хәбирҗанның әтисе Гафурҗан абзый:

– Әнисе, малай буй җитте, инде унсигезе тулды, өйләндерергә кирәк, – диде.

– Кирәк, әтисе, кирәк. Әнә Шакирҗан кызы, бигрәк акыллы, уңган, комсомолка.

– Әйе шул, әтисе, иртәгә үк димче җибәрик, малай белән сөйләшик тә.

Малай инде сөенеп, икекуллап риза булды.

– Ярар, ул үземә дә күптән охшый иде, – диде.

Көз бай булды, уңышлар әйбәт. Көзнең уңышларын җыеп алгач, зурлап туй үткәрделәр. Кыз да күптән гашыйк иде аңа. Яратмаслыкмыни, шомырт кара күзләре, сызылып киткән кашлары.

Бер елдан тупылдап торган малайлары туды. Аңа Фазылҗан дип исем куштылар. Инде Хәбирҗан абзый да, хатыны да шултиклем дә сөенделәр.

– Менә уңган килен ул таба, дигәннәр, киленкәем, зур рәхмәт сиңа.

 Хәбирҗан өйләнде, ә нигә әле миңа да өйләнмәскә, дип уйлады Сабирҗан. Миңа да гаилә корырга кирәктер инде.

Бер ял көнне Сабирҗан базарга китте. Әллә ни йомышы булмаса да, йөреп кайтырга булды. Сату рәтләре буйлап йөрде дә йөрде. Бер җирдә тозлы кыяр саталар иде. Шул кыяр саткан җиргә Сабирҗан да барып басты.

– Туташ, күпме тора кыярың, миңа да биш кыяр төреп бирче, – диде кыяр сатучы кызга.

– Ярар, синең кебек егеткә бушка бирергә була, – диде тегесе.

Кызның чибәрлегенә һушы китте Сабирҗанның.

– Исемең ничек синең чибәркәй?

– София, татарча Суфия инде, – диде кыз. Зур ачык зәп-зәңгәр күзләре, сары озын толымнары, бер күрүдә гашыйк итте Сабирҗанны.

– Бәй син марҗа кызымыни?  – диде Сабирҗан.

– Юк, мин марҗа түгел, мин керәшен татары, – диде кыз.

– Син кем белән яшисең соң?  – дип сорады Сабирҗан.

– Әтием, әнием, апайларым белән, – диде София.

– Мин дә әтием, әнием белән торам, – диде Сабирҗан. Һәм бөтен кыюлыгын җыеп: – Син миңа кияүгә чыгарга риза булыр идеңме, син миңа бик охшадың, – диде.

– Мин риза булыр идем дә ул, әти-әниләр нәрсә дияр бит?

– Мин аларга сине керәшен кызы дип әйтмәм,    татарча сөйләшәсең, исемең – Суфия. Син кайтып әтиең-әниең белән сөйләш тә, миңа да хәбәр итәрсең, икенче тапкыр базарда очрашырбыз. Мин инде яучылар җибәрермен, – диде Сабирҗан.

Шулай итеп, Сабирҗан да өйләнде.

Тугыз ай дигәндә зәңгәр күзле, ап-ак чәчле, бер матур кыз бала дөньяга килде. Аңа “Сания” дип исем куштылар. Аннан ике малай туды. Болар дус булып бергә уйнап үстеләр.

Фазылҗан малай булса да, күбрәк кызлар белән уйный иде. Санияне дә үз сеңлесе кебек яратты. Алар инде дәфтәр күтәреп укырга йөри башладылар. Ниһаять, Фазылҗан белән Сания дә буйга үсеп җитте. Алар арасында мәңге сүнмәслек мәхәббәт учагы көйри иде.

 – Туй гына гөрләтеп үткәрәсе калды, никах укытып.

– Юк, нинди никах, без бит комсомоллар.

– Силсәүткә барып язылабыз да, анна туй ясыйбыз, –  диештеләр. Шулай иттеләр дә.

Яшь чакларында бөтен җәмәгать эшләрендә актив катнашып йөрделәр. Җитмәсә, комсомолга да алдылар, гел алгы сафта иделәр.

Фазылҗан белән Саниянең нәкъ әнисенә охшаган зәңгәр күзле сары чәчле кызлары туды. Аңа “Сәхия” дип исем куштылар. Янә бер-бер артлы ике малайлары туды.

Тормыш үз җае белән яхшыра башлады. Ипи бар, бәрәңге бар. Балалар сәламәт, яхшы билгеләренә укыйлар. Авылга яңалыкларны тыңларга радио керттеләр. Телефон силсәүиткә бер генә булса да ярап тора. Бала-чагалар, укыгач,  русча сүзләрне дә супалый башладылар.

Быел менә ашлык шултиклем дә уңды, халык сөенеп бетә алмады. Дөньяда иң тәмле, кадерле ризык икмәк бит инде.  Эшлиләр, дөнья көтәләр, бәйрәмнәр үткәрәләр.

1941  елның язы җитте, чәчү башланды. Чәчүдән соң сабан туйлары узды. Көннәрнең бер көнендә иртән таң ату белән, кычкыралар сугыш чыккан, герман безгә каршы сугыш башлаган. Бөтен сугышка яраган ирләрне, егетләрне сугышка җибәрергә, диләр.

Кара кайгы килде илгә, диләр. Әллә сугыштан кайтып була, әллә юк, диләр, елашалар бар да. Унсигез яше тулган егетләрне, ирләрне сугышка алып беттеләр. Авылда шул хатын-кызлар, карт-корылар, бала-чагалар гына калды.

Фазылҗан киткәндә Санияне кочагына кысып:

– Мин сине шултиклем дә яраткан идем, бергә яшәп булмады, – диде.

– Нигә әле син алай дисең, Фазылҗан, яшәрбез тагын да, Аллаһ бирсә. Сугыш мәңгелек түгелдер бит. Әйләнеп кайтырсың, Ходай кушса. Ә без аны күпме рәнҗеттек, комсомол дип, партия дип.

– Я ярый, балаларны сакла, чын кеше булып үссеннәр.

Шулай башланды тормышның ачысы. Ашарга да такы-токы гына, көне-төне эш. Ярый әле Сәхиясе кул арасына керә, дөнья көтү аның өстендә. Апайлары үлән җыеп алып кайта, аннан мичкә ягарга чыбык-чабык җыялар.

Фазылҗаннан хатлар килеп торды. Әтиләреннән хат килсә, әткәебез исән, Аллага шөкер, дип, шултиклем дә сөенәләр иде. Кичләрен сукыр лампа яктысында Сания балаларына, Фазылҗанына җибәрергә оекбашлар, бияләйләр бәйли. Тиздән сугыш бетәр. Гитлерны куганнар, диләр. Әмма Фазылҗаннан өчпчомаклар никтер килми башлады. Тиздән кайтасы булгач, хат язып тормыйм ди торгандыр инде.

Беркөнне Сания:

–  Әтиегездән хат юк, – диде.

Балалары:

– Хат булмаса да, үзе кайтыр, озакламас, –  диештеләр.

Шулай дип әйтүләре булды, капкадан почта таратучы күренде.

–  Әнкәй, әнә почта Фәния апа кереп килә!

Йөгереп, барысы да күтәрмәгә чыгып бастылар. Фәниянең йөзе бик караңгы иде, ул теш арасыннан гына:

– Сезгә конверт китердем, Ходай сабырлык бирсен! – диде дә тиз генә чыгып китте.

Конвертны кулына да ала алмыйча Сания күтәрмәдән җиргә ауды. Көчкә күтәреп алып, кертеп салдылар сәкегә. Бу аның беренче өянәге иде.

(Дәвамы бар.)

Виниса ФӘТТАХОВА. Кемгә кемнең каргышы? Булган хәл (1)
Виниса ФӘТТАХОВА. Кемгә кемнең каргышы? Булган хәл (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: