Барлык яңалыклар
Дөнья бу
4 июль 2022, 11:52

Эльверт ХАМАТША. Көйдерелгән канатлар. Булган хәл

– И, Хәниф! Ходай Тәгалә сине минем яныма гел кайгы килгәндә китерә. Исеңдәме, соңгы күрешүебездә мин сиңа иремне югалтуымны сөйләп биргән идем. Бүген... бүген... – диде ул күз яшьләренә буылып, – бүген менә бердәнбер кызымны таба алмый йөрим. Кемнән сорарга да, кайдан эзләргә дә белмим...      

Эльверт ХАМАТША. Көйдерелгән канатлар. Булган хәл
Эльверт ХАМАТША. Көйдерелгән канатлар. Булган хәл

Канатларын ныгытмыйча                                  

Очырмыйлар кошлар баласын.                                                                     

Белсәң иде ни көткәнен                                  

Зур шәһәрдә авыл баласын.

Шәһәрдә үз эшләремне тәмамлагач, танышымның үтенечен үтәп, аның институтта укып йөргән кызына күчтәнәчләр тапшыру өчен студентлар тулай торакларының берсенә юл алдым. Шәһәрдә күп кенә үзгәрешләр күзгә күренеп торса да, биш ел буе үзем атлап йөргән юлдагы бинаны эзләп табу кыенлык тудырмады. Күпкатлы тулай торакның зур һәм авыр ишеген ачып эчкә үттем. Анда мине өлкән яшьләрдәге вахтер апа каршы алды. Мин аңа үземнең нинди йомыш белән килүемне, кемн кирәклеген аңлаттым. Бу апа мөлаем гына елмаеп, бераз вакыт көтеп торырга кушты да, янында утырган кызыкайны миңа кирәкле кеше артыннан йөгертте. Нәкъ шулчакны кемнеңдер үземә төбәлгән карашын сизеп, шул якка таба борылдым.

– Хәниф, синме бу?! Мине танымыйсыңмы әллә? – дигән сүзләрне ишеткәч, күзем миннән берничә метр гына ераклыкта утырган бер ханымга төште. Әйе, исемемне атап, бу ханым миңа эндәшә! Ләкин кем соң ул? Исемемне каян белә? Үзем дә сизмәстән аңа таба атладым, ул да урыныннан торды.

– Бу мин, Лена, бер сыйныфта укыдык бит, оныттыңмыни?

– Лена?!

Чынлап та, бу бит минем сыйныфташым, кайчандыр яшь йөрәгемнең кылларын чирткән, яшьлегемнең гүзәл хатирәләренең берсе булган, сокланып туймаслык Лена Закирова лабаса!!!

Көтелмәгән очрашуга чиксез шатланып, елмаеп аңа кулымны суздым... Ә ул мине кочаклап алды да, башын күкрәгемә терәп, үксеп-үксеп еларга тотынды.

Бу очрашу минем өчен көтелмәгән зур шатлык булса да, Ленаның куанычы күз яшьләренә әверелүе мине аптырата төште.

– Ярый, Лена, тынычлан. Хәзер барысы турында да иркенләп сөйләшербез, – дидем мин аны тынычландыру нияте белән.

Берничә минуттан Лена үзен кулга алды, кулъяулыгы белән яшьләрен сөртә-сөртә, миннән гафу үтенеп, карашы белән янындагы утыргычка ымлап, урынына утырды. Бер-беребездән кулларыбызны алмый берникадәр вакыт сүзсез генә карашып тордык. Ленаның кайчандыр яшь йөрәгемне җилкендергән зәңгәр күзләре элекке нурларын югалткан, күп яшь коюдан булса кирәк, күз төпләре бераз шешенгән, тирә-якка нур сибеп торган сөйкемле йөзен сагыш баскан... Болар барысы да сыйныфташымның бик зур кайгы үткәргәнелеге хакында сөйлиләр иде. Мин алдагы әңгәмәбез өчен кирәкле сүзләр, сораулар эзли башладым. Шулчак яныма танышымның кызы да килеп җитте. Мин тиз генә аның хәлләрен сораштым, әтисе биреп җибәргән күчтәнәчләрне тапшырдым да, хушлаштым. Берсүзсез миңа карап утырган Ленага эндәштем:

– Менә мин хәзер эшләремне тәмамладым. Инде иркенләп сөйләшә алабыз. Син монда кызыңны көтәсеңме? – дидем, соңгы очрашуыбызны искә төшереп. Ун елдан артык элек шушындый көтелмәгән очрашу вакытында ул миңа иренең һәлак булуы, үзенең 3 яшьлек кызы белән ялгыз калуы турында сөйләгән иде.

Лена минем соравыма җавап бирмич яңадан елый башлады. Ни булганын аңламыйча, мин бөтенләй калтырап төштем, аны тынычландырырлык сүзләр эзләп газапландым. Ләкин тиздән Лена үзе елаудан туктады, миннән кабат-кабат гафу үтенде. Мин аңа урамга чыгарга тәкъдим итүдән башка чара тапмадым. Без якындагы скверга таба атладык.

Сүзне Лена башлады:

– И, Хәниф! Ходай Тәгалә сине минем яныма гел кайгы килгәндә китерә. Исеңдәме, соңгы күрешүебездә мин сиңа иремне югалтуымны сөйләп биргән идем. Бүген...бүген... – диде ул күз яшьләренә буылып, – бүген менә бердәнбер кызымны таба алмый йөрим. Кемнән сорарга да, кайдан эзләргә дә белмим. Шәһәрдә туганнар да, танышлар да юк бит. Аптырагач, инде өч көн элек торган җиренә килмәсме, дип тулай торакта көтеп тордым. Бүген кызымның исәнме икәнен дә белмим.

Без сквердагы эскәмияләрнең берсенә барып утырдык.

– Лена, тукта әле, тынычлан. Барысын да аңлатып сөйләп бир әле: ни булды? Ничек югалттың син кызыңны? – дидем мин сыйныфташымның кайгысына төшенергә теләп. Лена яшь аралаш түбәндәгеләрне сөйләде:

– Иремне югалткач, минем өчен якты дөнья нурлары сүнгән иде инде, ләкин кулымда кечкенә Ләйсәнем бар иде шул. Ул кабызды кабат яшәү нурын, ул бирде миңа яшәү көчен! Мин аның өчен генә яши башладым. Ләйсәнем минем үземә дә, әниемә дә зур куаныч, дөнья матурлыгы булды. Ул безне сөендереп үсте. Мәктәпкә укырга кергәч, андагы уңышлары, тәртибе, эш сөючәнлеге белән шулай гел куандырып торды. Кечкенәдән укытучы булырга хыялланды, сыйныфтан-сыйныфка күчкән саен Ләйсәнемнең хыял канатлары үсә һәм ныгый гына барды. Ятимлеген сизмәсен, дип, үземне дә кызганмыйча, вакыт белән дә хисаплашып тормыйча көне-төне эшләргә тырыштым. Шулай яши торгач, минем бәхетем XI сыйныфны да тәмамлады, сылу кызга әйләнде. Хыял канатларының көче белән күккә очардай булып шәһәргә институтка керергә китте. Имтиханнарын уңышлы гына тапшырса да, конкурстан үтә алмаган булып чыкты.

Бик төшенке кәеф белән яныма кайтты, түләп укырга мөмкин булуын әйтте. Бурычка булса да кирәкле кадәр акча җыеп, шәһәргә кызым белән үзем дә килдем. Институт белән килешү төзеп, акчасын түләгәч, кызымны I курска укырга алдылар.

Кызым шулай итеп укый башлады, минем эшем артты. Ике атнага бер тапкыр яныма кайта иде, ул кайтуга мин гел акча хәстәрләп тордым. Бик авыр чаклар булса да, шулай бер ел вакыт үтеп китте. Быел сентябрьдә кызым белән килеп, икенче курсның яртысы өчен акча түләп киттем.

Октябрь үтте, кызым яныма бер генә тапкыр да кайтып әйләнмәде. Октябрь бәйрәменә көттем, ә ул юк. Күңелемдә шик туды һәм үзем аның янына юл тоттым. Монда килеп, кызымның инде бер ай элек институтан чыгарылганын белгәч, һушымны җуя яздым. Аны эзләп, ул яшәгән тулай торакка килсәм, аннан да куганнар икән.

Кызымны институттан эзләп карарга булдым, кая гына кереп сорасам да, гел бер җавап ишеттем: “Она исключена”. Хәлемне аңларга теләүче дә юк. Түрәләрдән: “Институттан чыгару куркынычы тугач та нигә миңа хәбәр итмәдегез?” – дип сораган идем, алар миннән көлеп: “Бездә меңләгән кеше укый, аларның барысына да ничек хәбәр итәсең?” – дип кенә җавап кайтардылар. Меңләгән кеше укыса да, институттан чыгарылганнары берәм-сәрәм генәдер бит. Нигә шундый балаларның ата-анасына хәбәр итмиләр? Аларны әллә кеше язмышы борчымый микән? Аларны әллә бары тик акча гына кызыксындырамы? Яшьләрнең язмышына битараф булмасалар, уку йортының тирә-ягын кафе-барлар басып алмас иде, институт каршында япь-яшь кызлар тәмәке көйрәтеп, сыра эчеп утырмаслар иде. Аларның яннарыннан үтеп йөргән укытучылар нәрсә уйлыйлар икән?

Югары белемем булмаса да, яхшы беләм: шушы кафе-барларда тәмәке кузында яшьләрнең хыял канатлары көя, кичәге студентлар шунда югала. Югыйсә, ни өчен имтиханнар тапшырып 7-8 кеше арасыннан сайлап алынган (үзләре сайлап алган!) бала алар биргән белемне үзләштерә алмый соң? Мондый  “канат көйдергеч” кафе-барлар белән бөтен шәһәр тулган бит! Шуларның төтененә кереп адашмыйлармы шәһәрдә авыл балалары?!

Институтта һәм башка урыннарда утырган түрәләр шушы коточкыч хәлләр турында уйлыйсы урынга үзләренең кабинетларын кыйммәтле мебельләр белән җиһазландыруны кайгырталар. Бер-берсеннән уздырып кабинетларын бизәгәннәр, ә студентлар белем алган бүлмәләрдә совет чорыннан калган җиһазлардан башка нәрсә күренми. Ни булды безнең кешеләр белән? Нигә барысы да байлыкка бирелде әле?! Кайдан туды кеше язмышына җаннарны өшетерлек битарафлык? Битарафлык белән яшьләребезнең хыял канатларын көйдереп, алар белән наркоманнар, фәхишәләр санын арттырабыз түгелме?!

Олы кайгысыннан өзгәләнеп биргән сорауларга мин җавап таба алмадым. Сыйныфташымны автовокзалга барып, автобуска утыртып өенә озаттым. Ленаның йөрәк өзгеч тавышы бик озак колагымда яңгырап торды...

Авыр тойгылардан арынырга тырышып, су эчәргә дип якындагы кафега кердем. Күзләрем шунда өстәл артында тәмәке көйрәтеп, сыра эчеп утырган чибәр, япь-яшь өч кызга төште. “Көйдерелгән өч пар канат” дип уйлап куйдым мин, сыйныфташымның үзәкләрне өздерерлек фаҗигасен тагын бер тапкыр йөрәк аша кичереп...

Фото:  https://avatars.mds.

Эльверт ХАМАТША. Көйдерелгән канатлар. Булган хәл
Эльверт ХАМАТША. Көйдерелгән канатлар. Булган хәл
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: