Барлык яңалыклар
Дөнья бу
3 июль 2022, 09:19

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Сюрприз. Булган хәл

Наил күренми иде әле. Эскәмиягә утырып, гәзит караштыра башлады. Бераздан, үзе дә абайламастан, сискәнгәндәй сикереп торды. Бәй, Наил килеп ята, имеш. Бу күңел дигәнне әйтче, сизә бит, дип гаҗәпләнде Сәгыйдә. Урыныннан торып, аңа таба атлады һәм... тукталып калды. Ул ялгыз түгел иде. Ниндидер хатын-кыз заты белән килеп керде.

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Сюрприз. Булган хәл
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Сюрприз. Булган хәл

– Мин малай-шалай түгел. Ир уртасы кеше. Сүзләремә отчет бирәм, ныклы уйлап, аңлап эш итәм. Ышан, миңа бер күрүдән үк ошадың. Яратам мин сине! Миңы кияүгә чык!

– Ничек инде?! Кинәт кенә. Сез ни сөйлисез?! Мин сезне бөтенләй белмим дә бит әле.

– Сез димә, син диген. Әйттем бит инде. Хатыным белән аерылышканга өч ел. Моңа кадәр синең кебек кешене очратканым булмады.

– Мин бит ялгыз түгел. Улым бар, әнием.

– Синең унсигез яшьлек улың булуына кем ышансын. Син шундый сылу. Әйтче, я, ризамы?

– Сез минем улымның яшен дә беләсез икән. Ярар, берәй уйлап карармын. Бәлки... Әлегә берни әйтә алмыйм.

– Нәрсәсен уйлыйсың инде аның? Без шундый пар килгәнбез. Икеләнәсе юк.

– Әлләче...

Икенче көнне Наил паспортын алып килгән. Күрсәтергә инде. Ышанмасаң – күр янәсе! Чыннан да штамп тора. Ятактан бүлмә дә биргәннәр икән.

– Ышандыңмы инде хәзер. Я, ни әйтерсең?

– Күңелем сезгә ышанып җитми бит әле. Аннары мин бит ялкау, юньсез дә...

– Шаярган буласың инде. Син миннән көләсең. Шаярта, дип уйлыйсыңмы? Мин шаярмыйм. Миңа мине аңлаган, санлаган хатын кирәк. Аның үз тормышыннан канәгать, йомшак күңелле булуы мөһим. Уңган хатын эзләмим.

– Әллә инде. Белеп булмый. Бәлки... Шунысы бит әле. Мин сезне бик өнәп тә җиткермим, – дип, сүзенең тәэсирен йомшарту нияте белән, көлгән булды. – Мин сезне яратмыйм, дип, туп-туры әйтергә кыюлыгы җитмәде.

– Юкка кайгырма. Өйрәнерсең, яши-яши күнегерсең.

– Өйрәнү ярату булмый шул инде ул.

Бу кешенең үткәндә дә, киткәндә дә сагызак кебек бәйләнеп баруын ошатмый ул. Бөтенләй ешлады. Йомыш тапкан булып, килә дә җитә. Тирә-юньдә кеше булмаса, биленнән эләктереп, кочагына алырга маташа. Сәгыйдә берничек тә тайпылырга өлгерә алмый кала. Чебен куган сыман селтәнә, чәбәләнә, этеп я төртеп җибәрергә уңайсызлана. Яшь егет түгел бит. Малай-шалай да түгел. Дәрәҗәле хезмәткәр ич. Югыйсә, төртеп кенә очырыр иде дә бит. Шултиклем дә елгыр, шултиклем дә шома булмаса. Ә ничегрәк сайрый, үтә дә бәйләнчек, дип уйлый Сәгыйдә.

“Син сабырсың, мөлаемсың. Без синең белән тату яшәр идек, – дип кабатлый. – Син гел елмаеп йөрисең. Холкың ошый миңа”, – дип кенә тора.

Төптәнрәк уйласаң, ышанмаска да мөмкин түгел кебек. Олыгаеп бара,  күпне күргән. Әти кеше. Хатын-кыз күзенә ташлана торганнардан да түгел кебек. Йөремсәккә охшамаган. Уртачадан кыска буйлы, томшык танаулы. Җөй сыман сызылып яткан тирән җыерчыгы болай да әллә ни матур булмаган йөзен бозып тора. Шулай бәйләнеп йөри торгач, Наил аның йөрәгендә урын ала башлаган түгелме? Аның бәйләнчек булуына үртәлсә дә, кайчагында ышангандай булып куя. Нигә, бәлки чыннан да мин аңа ошыймдыр, бәлки, дөнья көтү өчен мин аңа кулай күренәмдер.

Тик ничек кенә үзен ышандырырга тырышмасын, Сәгыйдәнең күңеле ышанып җитә алмый. Ни генә дисәң дә, бер балык башы: күңеле ятмый, күңеле ышанмый. Бәла шунда.

“Уйлап карармын әле, дип әйттем бит инде. Уйлыйм әле. Ашыктырмагыз, зинһар...” – ди дә тора.

Әйбәт ир булса, яшәп алып китүләре дә мөмкин бит. Кешене күбрәк белгән саен ныграк хөрмәт итә башлыйсың, аңа күнегәсең, ияләшәсең. Эчке матурлыгына мавыгып, тышкы ямьсезлеген тоймый, күрми башлыйсың. Ул әйткәндәй, мөгаен, ияләшә, күнегә, бәлки, ярата да алырмын. Бер-береңне хөрмәт итеп тә тату гына яшәп буладыр, дип, төрлечә уйланды ул. Ашыктыруы шикләндерә, нигәдер ышанып җитми, икеләнә, әлбәттә, ничә әйтсәң дә, аны алда ялгызлык көтә. Ашык-пошык, белеп җиткермичә бәйләнергә куркыта да әле. Улы үсте, армиягә алалар, анда хезмәткә калырга җыена. Анда калам, дип атлыгып тора. Әнисе бүген бар, иртәгә юк. Җаны кыл  өстендә, чыкмаган җаны гына бар.

Алдагы көннәрдә кем белән булса да язмышны бәйләми булмастыр. Ялгыз калудан куркып, борчылып та куя. Җырда җырланганча, әллә чыгып калыйммы икән, алучысы барында, дияргәме? Чыгарга да куяргамы? Өйләнергә теләүчеләр дә, йортка керергә җыенучылар да булмады түгел, булды. Тик өендә улы, әнисе белән өченче кешенең, ят ирнең, йөрүен күз алдына китереп, коты очып, бер җай белән аккан тормышын үзгәртергә теләмәде. Ул улыма сугар, мин түзә алмам, ачуланышып бетәрбез. Үз әтисе сукса да, икенче бит инде. Юк, юк, дип, андый тормыштан кача килде. Курка иде ул. Тәкъдимнәрне бер-бер артлы кире кага торды.

Теләсә дә – мөмкин булмас иде, мөгаен, улы каршы төшәр иде, юл куймас иде. Икетуган абыйсы авылдан килгәндә дә, ишек тупсасы янына ук басып: «Сез кем, нигә килдегез, кем кирәк?» – дип каршы алды да кертмәскә маташа. Әнисе елмайды гына. Ул улының холкын белә. Ә абыйсының исе китте.

– Ну, синдә малай! Чын-чынында сакчы! Әнисен урлап алып китәрләр, дип куркамыни?!

– Шулай шул, чит кешенең булуын теләми. Әни, әни, дип, бөтерелеп кенә тора. Үзегез соң, әйбәт кенә яшисезме? Саулык-сәламәтлекләр ничек?

– Бер көе инде. Туганнар барысы да сәлам әйтәргә куштылар. Минем ни, күз авырта башлады. Бал салган булам да, аның гына көче җитми бугай. Күзне күрсәтергә дип килдем. Томанланып тора. Әллә нинди төрле төстә түгәрәкләр йөри. Сызлап та куя. Аптырап килергә, күренеп кайтырга булдым, дип сөйләп алды кунак абыйсы.

– Килеп әйбәт иткәнсең. Күптән килергә иде.

Ул чакта улына күп булса ун яшьләр булгандыр. Хәзер икенчеләнде. Тормыш үзе өйрәтә. Хәзер каршы килмәстер. Бигрәк тә армиядә хезмәткә калырга йөргәндә аңлар, дип уйлап та куйгаланды.

Эштән кайтканда тукталышта озак автобус көтеп нык өшеде. Кич буе җылына алмый җәфаланды. Кура-җиләк кайнатмасы белән кайнар чәй дә, мәтрүшкә төнәтмәсе дә эчте. Өсте-өстенә йон кофталар киде. Тик хәле үзгәрмәде, чире көчәйде генә. Икенче көнне башы авыртып, билсез калды, тәне кызышып йөрде. Көчкә эш көнен очлап кайтты да дер калтыранып караватына ауды. Табиб чакыртып, берничә көн өйдә дәваланып ятарга мәҗбүр булды Сәгыйдә.

Наил командировкага киткән иде, кайткандыр инде. Минем чирләгәнне беләдер. Белми булмас. Өч айга берничә кешене, бер төркем хезмәткәрләрне Мәскәүгә командировкага җибәрәләр, дигән иде. Юлга җыенадыр, әзерләнәдер. Мине озатырга аэропортка кил, дип, кат-кат чакырган иде дә, Сәгыйдә “бармыйм” дип баш тартты. Төрлечә үгетләп караган иде дә ир, хатын ризалашмаган булды.

Тамчы тама-тама, ташны яра дигәндәй, тамчылап-тамчылап тырыша торгач, Наил абзыкай йөрәккә юл яра башлаган түгелме дип, Сәгыйдә көлемсерәп куйды. Тагын да “Миңа кияүгә чык!” дип бәйләнсә, йончып ялынса, “Ярый, алайса ЗАГСка барыйк. Безгә килерсез, улым, әнием белән танышырсыз, дөньямны күрерсез. Барысын да әйбәтләп сөйләшербез”, дип әйтергә уйлап, «Мин риза» дигән җавапны әзерләп куйды. Күп уйлап, төрлечә уйлап, чагыштырып, шундый нәтиҗәгә килде. Усалга охшамаган, тыныч холыклы кебек. Тәвәккәлләргә була, дип уйланды Сәгыйдә һәм Наилне озатырга аэропортка барырга карар итте.

Ярый, үзен шатландырып кайтыйм әле, дип уйланды. Көтмәгәндә, бер сюрприз булыр. Барысын да иркенләп сөйләшербез. Сәгатьтән ашу вакытыбыз була бит әле.

Шушы очрашуны күз алдына китереп, Сәгыйдә кәефләнеп йөрде. Наил китәсе көнне (хәле әйбәтләнә төшкән иде, бер-ике көннән эшкә чыгарга да рөхсәт итәрләр) аэропортка китте. Наил күренми иде әле. Эскәмиягә утырып, гәзит караштыра башлады. Бераздан, үзе дә абайламастан, сискәнгәндәй сикереп торды. Бәй, Наил килеп ята, имеш. Бу күңел дигәнне әйтче, сизә бит, дип гаҗәпләнде Сәгыйдә.

Урыныннан торып, аңа таба атлады һәм... тукталып калды. Ул ялгыз түгел иде. Ниндидер хатын-кыз заты белән килеп керде. Теге хатын Сәгыйдәнең Наилгә таба омтылуын тойды. Аңа текәлде. Сәгыйдәгә нәрсә булса да эшләргә, эчке халәтен сиздермәскә кирәк иде. Ул кузгалып ары китте. Хатын – Сәгыйдәдән, Сәгыйдә исә хатыннан күзен ала алмады.

Сәгыйдә бу караштан котылу нияте белән халык арасына кереп китте дә кешеләргә ышыкланды. Һәм тегеләрне күзәтә башлады. Ерактарак Наил аңа каршы басып тора. Йөзендә дулкынлану, борчылу галәмәте чагылмый. Тыныч күренә. Белмәмеш, күрмәмеш булып кыланырга уйлыйдыр, мөгаен. Бәлки, ул Сәгыйдәне күрмәгәндер дә әле, бәлки, күрсә дә үзен тыныч тота аладыр.

Юк, Наил күрде аны. Йөрәге сикереп куйды. Димәк, Сәгыйдәнең күңеле эри башлаган.  Менә бәхет! Бергә булулары мөмкин бит. Теге аждаһа гына сизенмәсен инде. Баягы хатын Наилгә дә, Сәгыйдәгә дә яны белән тора, йөзе күренми. Ул, яны белән торуга карамастан каерылып-каерылып, һаман Сәгыйдә ягына карый.

Сәгыйдә, аның белән очрашудан куркып, читкәрәк китте. Бу юлы аңа Наил генә күренә. Әнә ул блокнотына нидер язып, ертып алып, хатынга бирде. Телефон номерымы, адресмы? Менә чиратта торучылар алгарак күчте. Тегеләр Сәгыйдәгә бөтенләй күренмәс булды.

Ул, үз йомышы белән йөргән кеше шикелле, эре-эре атлап, алар яныннан үтеп, кассага таба борылды, анда бераз уйланып торды. Көтелмәгән хәлдән йөрәге дарсылдап, шашып тибә иде. Тагын да алар яныннан үтеп, справочныйга таба юл алды. Иң мөһиме, аңа бу хатынның Наилнең үз хатынымы, түгелме икәнлеген ачыкларга кирәк иде. Теге хатын күренми, ә Наил янындагы кешеләр белән сөйләшеп тора. Аның янына барырга уйлаган иде дә, арадан берсен таныды һәм кире уйлады. Эштә аны күргәне бар иде. Справочныйга юнәлде.

Справочныйга якынлашса, теге хатын чиратта тора, имеш. Сәгыйдә дә басты. Торуын тору да, ә нәрсә сорарга? Нәрсә булса да сораган булырга кирәк бит инде. Чиратта кеше байтак. Чират озын, борылыбрак тора. Шул сәбәпле хатынның йөзен яхшылап күрә алды. Сөйкемле генә, кырык яшьләр чамасы булыр. Ул үзенең төскә теге хатынга караганда күпкә отышлы булуын аңлады. Хатын аңардан шикләнми шикелле. Аңа игътибар итми генә китеп барды. Димәк, үзенең йомышы белән йөрүенә ышандыра алган, дияргә була.

Сәгыйдә справочный тәрәзәсе янына җитеп килгәндә, Наил белән әлеге хатынны күреп калды. Алар баскычтан икенче катка менеп киттеләр. Икесенең дә кулларында икешәр төенчек. Кайда шул хәтлем төянгәннәр? Ул нидер сорады. Справочныйдагы кыз аңа 14тә 20 диде. Ә-ә, регистрация ничәдә башлана дип, сораган икән. Тәрәзә яныннан киткәндә, ул тагын да хатынны күрде. Ул баскычтан төшеп, каядыр китте. Урамга ук чыкты шикелле.

Озак уйлап тормады Сәгыйдә, йөгереп икенче катка менеп китте. Ерак та түгел утырып торган Наилне күреп, исенә килә алмый торды, катып калды. Аны танырлык түгел иде. Йөзе борчулы, күзләре шундый моңсу. Яңагына таянып, тирән уйга баткан. Наил шундый кызганыч хәлдә иде. Жәлләде хәтта аны Сәгыйдә.

Аның янына баруны кирәк тапмады. Җитди сөйләшү булган икән. Әлеге хатын Наилнең үз хатыны булган, имеш. Наил белән булыр-булмас мөнәсәбәтләренә шушы минутта Сәгыйдә нокта куйды. Нишләп соң өч ел элек аерылышкан хатыны белән бөтенләй аерылышмаган кебек йөриләр? Димәк, аерылышулары ялган, документта гына. Менә сиңа сюрприз! Чынлап та, мәңге онытмаслык сюрприз!

Бер-берсеннән ишетеп-күреп, күпләр шулай тырышып караган. Кемдер уңган, кемдер туңган. Заманына күрә үзе бер мода дияргә буладыр. Сөйләшеп килешеп аерылышканнармы?

Шулай булып чыга, күпләр яңадан фатир алу өчен кәгазьдә генә аерылыша, ә үзләре бергә яши бирә. Әнә бит, күз буяу өчен ятактан бүлмә алган, пропискага да кергән. Әлбәттә, аларга тагын-тагын фатирлар кирәк. Өч улы бар! Әйтергә генә җиңел, ә бит аларны өйләндергәч, фатиры кирәк булачак. Яңадан өч фатир!

Алар хатыны белән еш кына шул турында сөйләшеп, киңәшләшеп, берәр юлы булмасмы дип уйланып йөргәннәр. Хәйләләп булса да, фатир алырга чиратка басканнар. Бу фатирлары да өч бүлмәле. Мәйданы җан башына бүлгәндә җитәрлек. Наил эшләгән институтта зур йорт сала башлаганнар икән. Ике-өч елдан әзер булачак.

Әйткәндер Наил хатынына: “Әллә вакытлыча гына аерылышабызмы, мин гаиләмнән киттем, яшәргә урыным юк, дип гариза язармын. Паспортларга штамп куйдырып,  чиратка басу, яңа почмак алуны хәстәрләсәм? Әлегә ятактан берәр бүлмә алып торсам, йорт салынып бетүгә чират та җитәр иде... Син ни дип әйтерсең?”

Күп сөйләшеп, төрлечә уйланганнардыр. Ниһаять, хатыны ризалагын биргәндер.

Ирләр шулай, паспортларын күрсәтеп, башка хатыннарга бәйләнәләр икән. Ә нигә форсаттан файдаланмаска: паспортта штамп бар. Дәгъвасыз хакыйкать. Паспорт күрсәтеп, ышандырып, икенче хатын белән куркусыз йөреп алырга була. Яшьрәкне, баеракны, чибәрне эзлиләр. Яратышып китсәләр, өйләнергә дә була. Акыллы хатын андый ирне ычкындырмый инде. Акчалысын, юньлесен йөгәнли дә куя. Аннары тыпырчынып кара! Язылышырга да мөмкин. Паспорт чиста. Күпме ирле хатын, иренә ышанып, вакытлыча аерылышып, иреннән колак кага. Андыйлар да күп булды. Иделгә таянма, ирләргә ышанма, димәсләр иде. Шулай күпне өмет итеп, аздан буш калалар. Балалар әтисез, үзе ятим кала.

Сәгыйдә ирексездән калтыранып куйды. Әллә Наил, өч улын ташлап, аңа өйләнмәкче булганмы?! Я Ходай! Зур гөнаһлы буласым булган түгелме? Тәүбә, тәүбә. Аллаһым сакласын! Менә сиңа мә! Күңеле һич тә килешә алмаган, ышанып җитмәгән иде шул. Юкка булмаган икән. Әйтәм, ашыктырды да ашыктырды. Йорт төзелеп беткәнче икенчегә өйләнеп өлгерергә, өч баланы хатын җилкәсенә калдырырга ниятләнеп йөргән икән. Бүген барысы да ачыкланды. Менә сиңа чып-чын сюрприз!

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Сюрприз. Булган хәл
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Сюрприз. Булган хәл
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: