Барлык яңалыклар
Дөнья бу
27 июнь 2022, 20:51

Кәрим КАРА. Алма агачыннан... (Башы)

Була шундыйлар, туганнан ук бәхетсезлеккә тарыйлар. Я кендек әбисе кулыннан төшереп җибәрә, гомерлеккә чирле ясый аны. Тыныч кына якты дөньяны күрсә дә һәр адымда бәхетсезлекләр сагалый мескенне. Ниндидер әйбергә су буе чират торганнан соң, ул килеп җитүгә теге әйбер бетеп кала.

Кәрим КАРА. Алма агачыннан... (Башы)
Кәрим КАРА. Алма агачыннан... (Башы)

Төрле кешеләр яши бу җир йөзендә, аласы да, коласы да дигәндәй. Бер ишеләргә бәхет ишелеп килә, уңыш үзе эзләп таба андыйларны. Сыеры игез бозау бозаулый, утырган казының бар йомыркалары да бәпкәле була. Гомумән, тешен сындырып керә ризыгы ул бәндәгә.

Була шундыйлар, туганнан ук бәхетсезлеккә тарыйлар. Я кендек әбисе кулыннан төшереп җибәрә, гомерлеккә чирле ясый аны. Тыныч кына якты дөньяны күрсә дә һәр адымда бәхетсезлекләр сагалый мескенне. Ниндидер әйбергә су буе чират торганнан соң, ул килеп җитүгә теге әйбер бетеп кала. Гадәттә, автобуска бер минут кына өлгерми ул. Кыек башындагы боз нәкъ ул үтеп барганда килеп төшә. Борылган саен нәрсәдер югалта, вата, кулыннан төшереп җибәрә, сөрлегеп китә, янындагының аягына баса, киеменә түгә… Күп инде, күп санап китсәң. Шунысын да кисәтәсем килә, якын тирәдә андый бичара яшәсә, аралашудан ерак булыгыз. Сихерме ул, нәрсәдер, әмма бу яшәү рәвеше йогышлы була, грипптан һич ким түгел.

Әмма дә ләкин ул постаудагы кешеләр дә безнең ишеләр бит, ике куллы, ике аяклы затлар. Ирексездән аралашасың инде, куып чыгарып булмый бит мескенне авылдан.

Менә минем баҗаның энекәше шундыйрак мәхлүк булды. Тавышсыз-тынсыз, һич зыяны тимәс юаш кына бәндә иде. Кил дисәң- килә, кит дисәң – китә, үпкәли, ачулана белми, йөзендә һәрвакыт гаепле елмаю. Акылы төгәл иде кебек, сөйләшкәндә син дә мин сөйләшә. Бары уң кулының учы җитлекми туган.

Элек бит ничек булды коммунистлар заманында? Бар нәрсәгә чират. Әнисе Зәйнәп апа, мәрхүмә, авырлы килеш ипи алырга чиратка баскан. Безнең халык карап торамы ни, алга ыргылып китереп кысканнар моны стенага. Бөтенләй сеңдергәннәр. Шуңа да малайның кулы гарипләнгәндер.

Эшләргә тырышып ята иде Шәрәфетдин, җайлашкан иде бер кулы белән балта, чалгы-сәнәк тотарга. Авыл җирендә тагы ни кирәк? Әби-чәби егетне үз иттеләр, вак-төяк эшләренә гел аны тарттылар, коймаклап чәй эчерделәр. Әйтәм бит, күндәм холыклы ул, карышмый иде эшкә. Ну авылның усал бәндәләре аның йомшаклыгыннан файдаландылар да инде. Бер тиен түләми, көннәр буе эшләтеп, берәр стакан көмешкә белән ризалатып куйган булалар иде тегене.

Шәрәфетдин армиягә бармады, дөресрәге алмадылар, күренеп торган гариплеге булгач. Ә менә пенсия алмады ул, анысын мин төгәл беләм. Әллә врачларга йөрткән кеше булмагандыр, яисә сәбәбен тапканнардыр билгеләмәскә. Авылның төрле эшләрендә йөрде инде, әти-әнисеннән калган иске генә өйдә ялгыз башы гомер итте.

Озак өйләнми йөргәннән соң, Шәрәфетдинне бер тау ягы кызына димләп өйләндерделәр. Матур гына яшәп киттеләр шикелле.

Калган ягын мин җентекләп белмим. Ник дигәндә, язмыш сукмаклары мине чит җирләргә әйдәде. Егерме еллап салкын Себердә, Бодайбо шәһәре тирәсендә алтын юдым. Лафа булды анда яшәүләре, эш хакын сумкалап ала идек, акчаның кадере булмады. Дөрес, ризык-фәлән кыйммәт иде ул якларда. Елның фасылына карап бәрәңгене берәмләп, бөртекләп саталар.

Нәрсә диләр әле, яхшы булса да торган җир, сагындыра туган җир диләрме? Пенсиягә чыккач, барысын ташлап туган якларга кайтырга булдым мин. Анда бер хохлушка белән гаилә корган идек. Тора-бара бу дингә кереп чумды, мине чиркәүгә йөрергә өнди башлады, өйдә тынычлык бетте. Чуртымамы миңа синең тәрең дидем дә поездга билет алдым. Авылда сагынып көтеп торган кеше юк иде дә соң, барыбер олыраклар таныйлар, болыннар, урманнар үзеңнеке. Яхшы гына сакланган өй сатып алдым, яңа тормыш башлап җибәрдем.

Ничектер шулай башкалага юл төште. Эшләрне тәмамлап, автобуста вокзалга китеп барганда, яныма бер ир килеп утырды. Ихласлап карасам – таныш йөз. Шәрәфетдин ич бу!

Автобустан төшеп калып бер сыраханәгә кереп утырдык. Шунда салкын сыра йоткалый-йоткалый авылдашым үз башыннан кичергәннәрне сөйләп алды.

– Без Сафия белән бәхетле яшәдек. Ходай тарафыннан бирелгән бүләк булды ул миңа. Җитмәгән яклары күп булгандыр инде тормышның. Икәүләп иң авыр эшләрдә йөрдек. Ниндидер кануннарга буйсынып, иң авыр эшкә иң аз эш хакы тәгаенлиләр бит ул. Тамакта гынамы ни хикмәт? Бер-береңнең кадерен белеп, күңелен күреп яшәсәң, үз яртыңа терәк булсаң, язмыш зилзиләләренә каршы торырга була.

Сафиям минем һич саулыкка туя алмады. Бала чагында нык салкын тидергән булган. Еллар үткән саен отыры көчәеп, шул зәхмәтләр сиздерә тордылар үзләрен. Әмма зарланып яшәмәде ул, тешен кысып булса да елмайган булды, юктан да күңеллек таба белә иде. Озак кына балага узмады. Шуның өчен бик тә хәсрәтләнде, мескенкәем. Сиңа иптәшкә малай алып кайтасым килә дип хыяллана торган иде.

Могҗиза булып авырга калгач, врачлар катгый тыйдылар моңа бала табарга. Организмың какшаган, тулгак тотканда үлеп ятарсың, дип куркыттылар. Сафиямы бирешә торган кеше? Тәки үз сүзен сүз итте, шалкандай таза малай тапты. Дөрес, үзе озак вакытлар ипкә килә алмый газапланды, күгәрченкәем…

Ну безнең малай, Сабир, нык булды, мин аның чирләгән чакларын хәтерләмим дә. Булгандыр инде анысы да тормыш булгач, бала-чага чирләми генә буламы ни? Кемгә охшаптыр, бик тә откыр, бик тә башлы бала булды. Ышанасыңмы, биш яшендә өйгә килгән гәзитне шатырдатып укый иде улыбыз. Шуннан минем юка башыма уй керде. Халыкта: «Алма агачыннан ерак төшми«, – диләр, әйеме? Ә мин уйлыйм үзебезнең бердәнберебезгә карап, бу бала, дим, һәммәсен уздырырга тиеш! Тормышын шулай көйләргә тиеш мин ата кеше буларак, гел укысын, гел сабак алсын, галим булсын киләчәктә!

Ләззәтле хыялым белән, әлбәттә, Сафия белән дә бүлештем. Икебез бер сүз булып, хыялыбызны тормышка ашырырга багышладык гомеребезне. Малай көн үсәсен ай үсә, без кулга кергән акчаларны кысып-кымтып, тиенләп исәпләп, малайның укуына дип бүлеп куябыз. Ә кәк җе, тегендә зур шәһәргә барып укый башласа, аңа ару кием дә, тамагына да ашарга кирәк булачак, әле башка көтелмәгән расхудлары әллә күпмедер. Каеш кысылса да тәмле уйларга чорналып киләчәк турында хыялланулары безгә дәрт-көч бирә иде, малай.

 


Фото: sunhome.ru

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: