Барлык яңалыклар
Дөнья бу
22 июнь 2022, 10:54

Земфир ӘХЪЯРОВ. Бер сәяхәт тарихы. Булган хәл

Санкт-Петербург шәһәренең өч йолдызлы кунакханәсендә кабыклы бәрәңге ашап кайттым! Деликатес!   

Земфир ӘХЪЯРОВ. Бер сәяхәт тарихы. Булган хәл
Земфир ӘХЪЯРОВ. Бер сәяхәт тарихы. Булган хәл

Бер елны Чакмагыш районынының инвалидлар җәмгыяте башлыгы мине үзенә чакыртты:

– Санкт-Петербург шәһәренә биш көнгә туристик путевка бар. Безнең районнан дүрт кешегә. Өч кеше ризалык бирде, син дә барасыңмы? – ди.

Шатланып риза булдым. Гомеремдә дә булганым юк, барып күрергә хыялланып йөри идем. Менә бит “Өмет иткән – морадына җиткән” – диләрме әле? Тимер юл буйлап барачакбыз икән. Бигрәк якшы, мин тирә-якны карап, күзәтеп барырга яратам.

Көне килеп җиткәч тә юлга кузгалдык. Безне җиңел машина белән Уфага, тимер юл вокзалына илтеп куйдылар. Ниһаять, поезддагы урыннарыбызга урнашкач, кузгалып киттек. Санкт-Петербург шәһәренә барып җиткәч тә, поездан төшкәндә үк безнең төркемне каршы алдылар.  Безне озатып йөрүче гид – утыз биш-кырык яшьләрдәге мөлаем гына хатын-кыз. Алдан билгеләнгән автобуска утырып, кунакханәгә урнашырга киттек. “Азимут” дигән бик зур кунакхәнә икән. Безнен төркем өченче катка күтәрелде. Коридорынын озынлыгы – хыялый булырлык, очына җитәрлек түгел. Барабыз да барабыз, барабыз да барабыз. “Моннан ничек кире чыгарбыз икән?” –  дигән шомлы уй төште башка.

Билгеләнгән бүлмәләргә урнаштырдылар. Икешәр кеше. Мин  бер абзый белән туры килдем. Фәлән вакытка беренче катка ашханәгә тамак ялгау өчен төшәргә кушылды. Алдагы көннәрдә иртә-кич кунакханәдә тамак туйдырсак, сәяхәт вакытында төшке аш шәһәрдә булачак икән. Иртәнчәк – “шведча өстәл”.

... Ашханәдә бергә килгән төркем белән очраштык. Һәркем, берсен-берсе уздырып беренче тәэссоратлары  белән уртаклаша. “Минем” абзый да сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел икән. Бәй, элекке укытучы икән, хәзер хаклы ялда. Тамакларны туйдыргач, безне шәһәр белән таныштыру өчен автобусларга утыртып алып киттеләр. Шаккатмалы, малай! Йортларның биеклеге бер чамарак булса да, төзелешләре ягыннан бик аерылып торалар. Һәр йорт аерым архитектура кануннары буенча төзелгән! ... Бу көн шулай урнашу, кунакханә белән танышып дигәндәй үтеп китте.  

Икенче көнне иртәнге ашны ашап чыгуыбызга, автобусыбыз көтеп тора иде инде. Шәһәр карарга, музейларда, башка дөньякүләм билгеле урыннарны күреп хозурланыр өчен янә юлга чыктык. Озатып йөрүче “апа”быз бертуктамый сөйләп, һәр йортның диярлек тарихын безгә аңлатып бара.  Җәяүлеләр йөри торган тротуарга бихисап күп таш җәелгән. Шулай хәтсез генә йөргәч, кунакханәгә кайтыр вакыт җитә. Тамакларны туйдыргач, бүлмәләрдә эшсез ятабыз. Кем күрше-тирә бүлмәләргә йөрештерә. Якыннанрак танышу-белешүләр башлана. Без абзый белән чыгып йөрмибез, телевизор кабызабыз. Абзый кеше иртә ятып, иртә тора икән, мин аның киресе. “Тугыздан соң телевизорыңны сүндер, мин йоклый алмыйм” – ди. Өлкән кешене тыңламый булмый, ярый, мин әйтәм.

Йоклый алмый күпме ятканмындыр, бервакыт су чылтыраган тавышка уянып киттем. Сәгатемә күз салдым, төнге өч.  Каян су ага? Тәрәзәдән төшкән яктылыкта, ут кабызмый гына, җылыту батареясын карыйм. Тәртиптә. Су тавышы ванна ягыннан ишетелә. Ватылды микәнни? Ваннаның ишеген тартам – ачылмый, бикләнгән. Бу ни хәл? Тагы тарткалаган идем, эчтән абзыйның тавышы ишетелә:

– Монда мин юынам, тарткалама!  Аптыравымнын чиге юк, урыныма барып ятсам да, йокы алмый. Ни эшләп төн уртасында ванна керергә уйлаган? ...

Өченче көнне Петергофка, Фин култыгына бардык, хәзер музей булып хезмәт иткән патша төрмәсендә булдык. Камераларына чаклы керергә базнат иттек. Шыксыз, ямьсез, бик куркыныч урын. Аяк-куллар “тышаулау” өчен  чылбырдан ясалган богауларны, агач каталарны күрдек. Хәтта төрмә ашханәсендә ашап та чыктык. Алары да тәбәшәк түбәле, кысык кына ярым бүлмәләр. Бәләкәй генә тәрәз уемнары бар. 

... Кич тагы кунакханәгә кайттык. Тамак ялгагач, бүлмәләребезгә таралдык.  Абзый белән сөйләшеп утырабыз. Ул гел сукраныбрак йөри, һәрнәрсәгә ризасызлана. 

– Ашатулары да ошамый. Һәр көнне иртән  солы боткасы бирәләр, алыштырып булмыймы, без ат түгел бит, – ди. 

– Бәй, нишләп башка ризыклар  алмыйсың соң, төрлесеннән бит? – димен. 

– Нинди төрлесеннән булсын, мисен ачкан саен гел солы боткасы тора.

Башыма барып җитте. Абзыем “швед өстәле”нең ни булганын белми икән. Тәфсилләп аңлатып биргәч, күңеле булгандай елмаеп куйды. Икенче көнне иртән бергә төштек ашханәгә. Азыкның төрлелеген күреп исе китте. Бераз кайсын алырга белми аптырап торгач, тарелкасына ризык өя башлады. Нәфселе кайберәүләрнең ризыгы тарелкадан эшерелеп тә төшә икән имеш. Булыр-булыр. Мин дә сайланам. Бер мис тышында аңламаган язу. Бер генә сүзле. Ишеткәнем дә юк, чәнечкесе дә бар. Әһә,  чәнчеп ала торган нәрсә икән? Ашап карыйк әле. Мис биектәрәк, миңа эчендә нинди ризык икәнлеге күренми. Чәнечкене мис эченә тыктым, нәрсә эләгеп чыгар икән? Авыздан сулар килеп, әллә нәрсәләр уйлыйм. Бик тәмлеме икән? Чәнечкене тартып чыгарсам – мистә урталай ярып куырган кабыклы бәрәңге! Санкт-Петербург шәһәренең өч йолдызлы кунакханәсеннән кабыклы бәрәңге ашап кайттым! Деликатес! Салдым инде тарелкама. Кире мискә “озатып” булмый бит инде.

Өстәлләр ягына карап, абзыйны таптым да аның янына барып утырдым. Ике хатын-кыз белән гәпләшә икән. Тегеләрнең сөйләшүенә караганда французларга ошаган. “Гыгы-мыгы” киләләр. Минем бүлмәдәш татарча җиффәрә. Бу көнне абзыемның тамагы ач булмаячак. Тарелкасында ризыгы мул күренә. Автобуста барганда абзыйдан сорыйм:

– Теге хатыннар белән нәрсә  сөйләштегез мин килеп утырганчы?

– Телләренә тилчә төшкере, нәрсә сөйләшәсен алар белән? Әдәмчә сөйләшә беләләрме? – ди бу йөзенә кәнагәтъсезлек чыгарып. 

...Эрмитаж белән таншкандагы истәлекләр гомергә онытылырлык түгел. “Тыелган” диелсә дә алтын баскычларына басып, фотога да төшергә насыйп булды. Патша бүлмәләре –  хушыңны алырлык! Аеруча истә калганы – Мисырдан (Египет) китерелгән пыяла савыт эчендәге мәет сөлдәсе иде. Ник караганыма үкендем – туган ягыма кайткач та, берничә ай төшемә кереп җәфалады.

 ... Кайтыр көн килеп җиткәндә, хатын-кызларның кибеткә керү теләге аеруча көчәйде. Аларның басымы астында “гид” безне бер кибеткә алып керде. Ул матурлыгы, ул әйбер күплеге...  Хакларына күз төшергәч кенә ерылган авызлар, ачык кәшилүкләр ябыла башлады, ә күзләр, киресенчә, зуррак ачылдылар! Ичмасам теш чокырга шырпы алучы булмады.

... Биш көн тиз арада үтеп тә китте. Безнең сәяхәт тә ахырына җитте. Санк-Петербург бик үзенчәлекле, мәдәниятле, матур кала  булса да, күңелләребез туган ягыбызны сагынып өлгергән иде инде. Без утырган поезд Уфага таба җилдерде!

Чакмагыш районы.                                                                      

Фото: www.eburg.ru

Земфир ӘХЪЯРОВ. Бер сәяхәт тарихы. Булган хәл
Земфир ӘХЪЯРОВ. Бер сәяхәт тарихы. Булган хәл
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: