Барлык яңалыклар
Дөнья бу
19 июнь 2022, 19:38

Яшен сабак укытты. Шәфкать ГАНИЕВ

Һәрбер сәяхәттә, гадәттә, хәтергә нык уелып кала торган ниндидер вакыйга була. Бу юлы һәрберебезгә зур сабак бирә торганы яшенле яңгыр яуганда булды.

Яшен сабак укытты. Шәфкать ГАНИЕВ
Яшен сабак укытты. Шәфкать ГАНИЕВ

Илебез гаҗәеп бай табигатьле безнең. Шул гүзәллекне күреп, сокланыр өчен мин аның төрле почмагына 25 тапкыр сәяхәт кылдым. 2015 нче елның җәендә алты кешедән торган туристлар төркемебез белән Себер якларына барып чыктык. 2014 нче елның көзеннән үк шул сәяхәтебезгә хәзерлекне башлаган идек. Барачак маршрутны сайлаганда үзенчәлекле, ярым-кыргый табигатьле Собь елгасы бассейны безне үзенә җәлеп итте. Кыш буена аның тарихын, этимологиясен, ландшафтын, табигатен, климатын, хайваннар, җәнлекләр, балыклар дөньясын, торак пуктларын җентекләп өйрәндек, ышанычлы команда тупладык.

Собь елгасы бассейнда июнь-июль айлары – тау сырларындагы карлар эреп, елгада көчле ташулар вакыты. Елганың мул сулы чагында без дә сәяхәтебезгә кузгалдык. Чыннан да, Собь елгасы үзәнлекләре Поляр Уралда туристларның иң яраткан урыны булып исәпләнә икән бит! Сихри табигатьле елга төрле яклап күзләрне чагылдырган ап-ак кар катламлы тау битләре белән уратылган. Тәбәнәк ярлары, чиксез күп утраулары 10-15 метр биеклектәге чыршы, нарат, карагач, каен, тал агачлары үскән куе урманнар белән капланган. Җәй ахырындарак килгән туристлар тундра зонасына кергән бу урманнардан витаминнарга бай нарат (брусника), күк (голубика), мүк (клюква), саз (морошка) җиләкләрен, гөмбәләрне күпләп җыялар икән.

Елга үзәнлекләрендә иге-чиге булмаган агачсыз, шәрә далалар җәелгән. Су баса торган тугайлыкларда (пойма) сыйфатлы вак таш (гравий) белән ком казып чыгарыла. Бассейн территориясе табигый казылмалардан – нефрит, мрамор, барит, яшма һ.б. ятмалар катламына бай икән.

Собь – Поляр Урал тау сыртларыннан башланып, 185 чакрым озынлыкта агучы, кар сулары белән туенучы, тигез өсле үтә күренмәле, тешне сындыра торган кристаллы салкын сулы елга. Тирәнлеге 1,5-2 метр, киңлеге утыздан алып 60 метр чамасы булыр. Обь елгасына коя. Октябрь ахырында гына өсте боз белән каплана.

12 гасыр башыннан бирле Азия белән Европаны тоташтыручы бердән-бер елга булган. Аннан кытайлылар, европалылар, руслар, фарсылар, иранлылар хәрәкәт иткән, көнкүреш кирәк-яраклары ташыган. Елганың “Собь” исеме белән аталуы иске рус сүзе тамырына барып тоташа. Борынгы телдә “собь” сүзе “кирәк-ярак, биштәр-котомка, милек” дигәнне аңлаткан. Шул рәвешле, җирле халык елганы хәзер дә биштәрле, кәтүмкәле елга дип атауларын дәвам итә.

Собь, тау елгасы буларак, шактый ярсулы ага. Суның агу тизлеге сәгатькә биш чакрым чамасы. Күп урыннарын бусагалар, сайлыклар (перекаты) тәшкил итә. Елга ярларының геологик төзелеше бер-берсенә каршылыклы. Көнбатыштагы өске һәм урта ярлары 150-200 метрлы биеклекләр белән чиратлашкан үзәнлекләрдән торса, көньяк яр буйларын урыны белән текә һәм шәрә кыялар, якынча 1500-1600 метр биеклегендәге таулыклар хасил итә.

Бозлы су булуга карамыйча, ел дәвамы диярлек бу сулыкта тормыш кайнап тора. Туристларны елганың фауна төрлелеге үзенә җәлеп итә. Кыйммәтле балык токымнарын (порода) күреп, безнең балыкчыларыбыз да хайран калды. Ә һәвәскәр балыкчылар өчен юл монда ел буе өзелми икән. Урал алды табигате үзенең җиләк-җимешләренең байлыгы белән безнең ише күпләгән сәяхәтчеләрне һәм туристларны үзенә тартып тора, аларны бик юмарт тәэмин итә.

Оешма-командабызның уставы бар. Анда бурычлар күрсәтелгән. Сәяхәт вакытында кемгә нәрсә йөкләнә һәм башкарачак шөгыльләре алдан билгеләнеп куелган. Арабызда юрист, экономист, инженерлар, фотограф, медик, пешекче һәм берничә һөнәрне берләштерүчеләр бар. Балык җене кагылган һәвәскәр балыкчылар су буеннан кайтып керми. Кемдер җитәкче, кемдер кассир, кемдер пешекче, кемдер тәэминәтче (снабженец), кемдер утын хәстәрләп, учак өчен җаваплы эшләрне эшли.

Үзем гел завхоз ролен башкарам, уртак аптечка миндә була, фотога төшерү белән мавыгам. Сәяхәттә бөтен-кирәк яраклар: табын җиһазлары, савыт-сабалар, медикаментлар минем карамакта. Элемтәче буларак, радиостанциям аша эфирдаш дусларым, ватандашларым белән даими элемтәдә торам, якын кешеләребезнең хәлләрен белешәм, дөнья хәлләрен юлдашларыма җиткерәм. Чөнки кыргый табигать кочагында телефоннар эшләми, башка төр аралашу чарасы юк.

22 көн дәвамында Собь елгасы буйлап сәяхәт иткәндә әйләнә-тирәсендәге кабатланмас табигать күренешләре белән хозурландык. Себер елгасын тулысынча төрле яклап өйрәндек. Кыш көне китаплар, Интернет челтәре аша алган белемнәребезне, үз күзләребез белән күреп, тулыландырдык. Күргән-белгәннәрне кадерләп төреп, хәтергә салдык, куен дәфтәрләренә сырладык, ядкарь итеп, фоторәсемнәрдә калдырдык. Ул рәсемнәрдә – искиткеч зур ландшафт колачлыгын, кеше кулы кагылмаган табигатьнең күптөрле кыргый матурлыгын чагылдырган поляр пейзажлар хасил итә.

Собь елгасы бассейны кырыс климатлы, чөнки анда себер антициклоны белән европа һавасы өермәсе бергә кушылган урын. Шунлыктан, бу регионда кышлар салкын, күп карлы һәм бик озакка сузыла. Ә яз-җәй айлары кыска, күбесенчә, гел яшенле һәм салкын яңгырлы була икән.

Һәрбер сәяхәттә, гадәттә, хәтергә нык уелып кала торган ниндидер вакыйга була. Бу юлы һәрберебезгә зур сабак бирә торганы яшенле яңгыр яуганда булды.

Ул вакыйга буласы көнне, яңгыр килә башлагач, елга үзәнендә ачыклыкта тукталып, ял итәргә булдык. Палатка белән шатерны кордык. Һәркем үз эше белән мәшгуль. Сәяхәткә китәр алдыннан бер кешебез больницага эләкте. Кемнеңдер йогынтылы тәкъдиме белән безнең командада яңа кеше – Геннадий исемле бер кәттә профессиональ фотограф барган иде. Нәкъ “чебен тимәс чер итәр”: бернинди сүз күтәрмәүче, бик нәзберек, назлы, хәзер үпкәләп, көйсезләнеп, черелдәргә әзер торучы, әз генә да тәнкыйть күтәрмәүче бәндә булып чыкты ул. Мине тик фотограф буларак чакырдылар, рәхмәт әйтегез әле килешкәнемә дип әйтте. Исем-отчество белән әйтүне таләп итеп, үзен бик тәкәббер һәм эре тотты. Аңа бернинди йомыш йөкләп булмый. Үзе белән фото эшенә кирәкле булган кыйммәтле җиһазларын алган, әйтерсең, кыргый табигать кочагында аңа фотосалон ясап куйганнар. Мин дә мәктәп елларыннан бирле фотография белән шөгыльләнүче булгач, көндәш күреп, үзен һөнәри яктан өстен куеп, гел миңа бәйләнергә сәбәп эзләде.

Аңа елга климаты да, яшәү шартлары да, сәяхәт әдәбе, үзара мөнәсәбәтләр, ашау-әчү бер дә ошамады. Мыж килеп очучы ач бөҗәкләр төркеме дә гел ачуын гына кабартты. Дуслык, бердәмлек, ярдәмләшү төшенчәләре аны әйләнеп узды.

Көтелмәгән хәл буласы көнне күк йөзе гаҗәеп матур иде. Менә әнинең ак тышлы кабарып торган йомшак мендәрен хәтерләткән ак болытлар өере хасил булды. Алар, бер-беренә сыенып, тау-кыяларны, үсемлек-чәчкәләрне, очкан кошларны, әкият геройларын хәтерләтте. Күк күкрәгән, яшен яшьнәгән вакытта болытлар артында күптөрле төстәге нурлар чагылышын һәм сибелешен кызыксынып күзәттек. Бераздан салкынча яңгыр сибәләргә кереште. Көчле җил чыгып, мамык болытларны сорылары белән алыштырды. Яңгыр явуы көчәйгән көчәйде. Әйләнә-тирәбездә, яу кырындагы пушка гөрселдәгән кебек, туктаусыз күк күкрәп, яшен яшьнәде.

Гена яшенле яңгыр астында фотосессия ясарга кереште. Зур һәм бәләкәй штативларын, ара калдырып, җиргә урнаштырды. Яңгыр төшмәсен өчен өсләренә махсус чатырлар (зонтик) куйды. Ә үзе 20-25 метрга читтәрәк, яр кырыенда үсеп утырган ялгыз нарат төбенә басты да, миннән фотога төшерергә сорады.

Арабыздан кемдер аны бу хәтәр уеннан кире кайтарга өндәде. Аңа җавап итеп: “Моңанчы бу нарат агачы 90 ел торган, тагын шул чаклы яшәр әле!” – дип, кулын гына селтәде.

Мин дә, теләр-теләмәс, “Кэнон” фотоаппапатымны көйли башладым. Генага бу ошамады, чөнки аның профессиональ тулы кадрлы “Никон” аппараты минекеннән өч мәртәбәгә кыйммәтрәк йөри иде. “Никон”ның төшерү кнопкасын ача алмый азапландым. Генә, мине булдыксызга санап, орыша-сукрана яныма килеп җитүе булды, кинәт көчле яшен яшьнәп, күк гөрселдәде, теге ялгыз наратны яшен сукты, аңа гөрләп ут кабынды, икегә аерылып җиргә ауды. Бу көтелмәгән хәлдән барыбызга да шок булды. Берни әйтә алмый катып, басып тордык. Геннадий телсез калды, бераздан мине килеп кочаклады да, сабыйларча үксеп елады. Ул көнне һәркем үз уена чумды. Хәтта кичке аш вакытында да үзара аралашмадык, төнге йокыбыз да йокы булмады.

Табигатьнең бу куркыныч күренеше – “яшен тәрбиясе” – барыбыз өчен дә үтемле булды. Бигрәк тә Геннадий бу вакыйгадан зур сабак алды, үзен ахыргача итагатьле, әдәпле тотты, миңа башка бәйләнмәде, матур гына сөйләште, әйткән сүзләребезгә, киңәшләргә колак салды.
Чыннан да яшен сугу – бик куркыныч күренеш икән, ләбаса. Мәктәптә укыганда яшен, аның төрләре турында, яшеннән саклану һәм ул очраклар булганда ниләр эшләргә кирәклеге теориясен өйрәнгән идек.

ЯШЕН – табигатьнең гаҗәеп матур, тирән серле күренеше. Ул атмосферада җылы белән салкын дулкыннар бәрелешкәндә барлыкка килә. Бүгенге көндә өлешчә генә өйрәнелгән табигать өлкәсе булып санала.Без туристлар кыш көннәрендә кемнеңдер өендә очрашып сәяхәттә булганнарны искә алабыз. Әлбәттә бу яшенле очрак бигерәк тә онытылмый.

 


Фото: vsegda-pomnim.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: