Барлык яңалыклар
Дөнья бу
11 июнь 2022, 07:00

Земфир ӘХЪЯРОВ. Беренче кармагым

Күпер астына кереп, кармагыма җим кидереп, талгын гына аккан суга ташлыйм. Шунда ук калкавычым суда бата-калка да башлый.

Земфир ӘХЪЯРОВ. Беренче кармагым
Земфир ӘХЪЯРОВ. Беренче кармагым

Балык кармаклау хирыслыгы миңа кемнән йоккандыр, әйтә алмыйм. Мәктәпкә кергәнче үк, алты-җиде яшьләр тирәсендә, балык кармакларга  су буена йөри башлаган идем. Ул вакытларда кибеттә кармак булмагандырмы –  миңа Ахкяметдин картәтием кармак җыеп бирә иде (урыны оҗмах түреннән булсын!). Тал чыбыгына ак төстәге кәтүк җебен бәйләп куя. Калкавыч урынына бармакның ике буыны зурлыгындагы тал кисентесенә үзе ясаган агач саплы пәкесе белән уенты уеп, шуны кәтүк җебенә беркетә. Кәтүк җебенең очына, утта кыздырып очлап, бөгеп, дәфтәр  энәсен бәйләп куя. Кармак әзер.

Мин,  юан бүрәнәләрдән эшләгән күпер буена элдерәм. Күпер картәтиләрнең ындыр артында диярлек, якын гына. Кыйгач сукмак буйлап аска төшәсе генә.  Күпер астына кереп, кармагыма җим кидереп, талгын гына аккан суга ташлыйм. Шунда ук калкавычым суда бата-калка да башлый. Вакыт җиткәнен чамалап, кармагымны судан тартып чыгарсам,  ташбаш балыгы эләккән. Менә кайда ул зур сөенеч, зур шатлык! Балыкны савытка салып энәне карыйм, җиме калганмы-юкмы, янәсе.

Шулай күпме вакыт үткәндер, ачыга башлавымны сиздем. Балыклар да ишәеп китте. Егерме-егерме бишләп булгандыр. Араларында  эре ташбашлар да күренә. Юеш борынга тагы ни кирәк? Кайткач, картинәй балыкларны чистартып, суган турап, куырып бирер. Икмәк телемен дә зур гына кисеп бирер. Их, тәмле була да соң!                               

...Шулчак күпер бүрәнәләре өстенә кадакланган такталар шатыр-шотыр килеп тавыш бирделәр. Эшчеләр өйләренә кайтып баралар икән, димәк төшке аш  вакыты җиткән.  ...Әй ул сагынып искә алыр вакытлар!

Чакмагыш районы.

Фото: https://w-dog.ru

Земфир ӘХЪЯРОВ. Беренче кармагым
Земфир ӘХЪЯРОВ. Беренче кармагым
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: