Барлык яңалыклар
Дөнья бу
8 июнь 2022, 11:24

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Хәерчегә җил каршы

Кешеләр сизелеп үзгәрде. Үкенечлесе шул — яхшы якка түгел. Кеше хакына керүдән һич кенә дә курыкмыйлар...

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Хәерчегә җил каршы
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Хәерчегә җил каршы

Быел җәй коры килде. Температура утыз-утыз биш градуска
җитте. Болытлар кап-кара булып килә дә, килеп җитеп,
менә-менә ява башлар, дип өметләнеп торганда икегә аерыла.
Икесе ике якка китә дә бара. Тын белән тартып алырдай
булып көтелгән яңгыр яумый да куя. Бу җирләр каһәрләнгән,
кемнедер үтергәннәр, гәүдәсе җирләнмәгән килеш шунда
черегән, дигән имеш-мимешләр дә йөри. Шул сәбәпле без
яңгырсыз җәфаланабыз икән.
Август азакларында Җәмилә бакчасына үсентеләр утыртты.
Суы азрак булган икән — җитмәде. Грейдер белән казып
эшләнгән тирән чокыр (бакчачыларның ясалма сусаклагычы
була инде) Җәмиләләрдән әлләни ерак түгел. Үсентесен су
белән туендырырга ниятләп, чиләкләрен көянтәләп алып,
ул шунда юнәлде. Әмма ясалма күлнең (чокырны «күл» дип
әйтик инде) чиләк белән түгел, кашык белән алырлык та
суы юк. Кипкән, төбе яргаланып ята.
Җәмилә уйга калды. Кайда барырга? Кайдан су табарга?
Нәкъ менә хәзер ашыгыч су кирәк. Югыйсә, үсентеләр харап
булачак. Тукта! Моннан байтак кына барсаң, инеш бар иде
бит. Аның агачлар уратып алган үтә тирән бер урыны бар
иде ләбаса. Бәлки, анда бер чиләклек булса да су бардыр,
чак кынасы булса да кибеп бетми калгандыр. Тутырмага
кружка алган. Шуның белән җыеп алып тутырыр. Тик анда
ничегрәк барырга иде соң әле? Юлы онытылган. Юлын Мәрзиядән
сорашыр инде. Аның бакчасы шул инешкә барган
юл уңаенда ич. Аңа якынрак. Мөгаен, суга ул шунда йөридер.
Аның да коесы юк бит. Әмма анда да су юк икән. Барган —
буш кайткан.
— Кайгырма. Мин суны Николайдан алам. Үземә, дип
алып чыгармын. Син алып китәрсең. Бир чиләкләреңне! —
Ул күршесенә кереп, коедан су алып чыгып, Җәмиләгә
бирде.
Шатлыгының чиге булмады Җәмиләнең. Бер чиләген
бүген сипсә, икенчесен иртәгәгә калдырыр.
— Рәхмәт! Мең рәхмәт сиңа! — дип, чиләкләрен көянтәләп
алып, бакчасына кайтып китте.
Шул корылык бакчачыларны бәрәңгесез калдырды.
Электричка
көтеп торганда сүз кышкылыкка бәрәңге хәстәрләү
турында гына булды. Һәркем кайдан алырга, дип
уйланды. Җәмилә ярминкәдән алырмын әле, дип ниятләп
куйган иде. Ул сүзгә кушылмады. Әлмирә исә күршесе Мәнсүрнең
бәрәңгесен мактады да мактады.
— Бәрәңгесе соң, бәрәңгесе! Искитмәле тәмле. Үзе күпкә
очсыз да әле. Исәпләгәнем бар. Барыбер базардан алганга
караганда байтакка очсызрак була. Аның бакчасы икәү. Берсе
тау битләвендә, кашлакта, икенчесе түбән урында, сазлыкта,
дисәң дә була. Ике бакчасына да елда бәрәңге утырта да
сата. Сазлыктагы бәрәңгесе быел бигрәк котырып уңган. Без
аңардан гына алабыз. Ә син, Җәмилә, ник аңардан гына
алмыйсың? — дип, аның игътибарын үзенә җәлеп итәргә
тырышты.
— Машинасы белән фатирга хәтле илтеп куямы соң?
— Машинаны үзең табасың инде. Ул бакчасыннан гына
сатып җибәрә. Шәһәргә алып кайтып тормый. Аның бәрәңгесен
шәһәрдән килеп алып бетерәләр. Хәтта үзләре казып
алалар.
— Шулай укмыни?!
— Әлбәттә.
— Минем машинам юк бит әле...
— Исең киткән икән. Берәрсен ялла! — дип, бәрәңгене
күршесеннән генә алырга өндәде.
— Юк, булмый. Яллардай кешем дә юк, — дип, баш
тартырга уйлады Җәмилә.
— Үкенерсең. Быел бәрәңге юк! Корылык булды бит.
Уйла! — дип бәйләнүен белде Әлмирә. Үгетләргә яллап
куйганнар диярсең. — Бәрәңге быел Мәнсүрдә генә. Бакчасы
сусыл сазлыкта булганга күрә генә.
— Әллә инде... Уйлап карармын, — дигән булды.
Җәмилә уйлады-уйлады да тәвәкәлләргә булды. Танышына
шалтыратты. Танышының хатыны белән күптән аралашып
яшиләр. Дуслар дияргә була. Ул ялындырып тормады.
Шундук риза булды, хәтта фатирына кертеп куярга да вәгъдә
итте. Җәмиләнең бакчасына барганы бар иде. Юлны белә.
Шулай да Җәмилә юл чатына чыгып, аны каршы алырга
тиеш булды.
Икенче көнне иртән электричкадан төшкәч тә, Әлмирә
белән Мәнсүрнең бакчасына юнәлделәр. Ул бакчасында иде.
Бәрәңгеләрен казып алып азаплана: казып чыгара да киптерергә
уйдымнарга сала бара. Җәмилә бәрәңгеләрнең
матурлыгына
сокланып бетә алмады.
Хуҗа белән сөйләшкәч, бер өч капчык алырга булды.
Һәм Мәнсүргә ярдәм итәргә тотынып китте. Ә Әлмирә
үзенең бакчасына кереп югалды. Мәнсүр казый, Җәмилә
җыя. Эш кызу барды. Бакчаның дүрттән өч өлешен казып,
бәрәңгесен җыеп та куйдылар. Танышына шалтыратып, аны
көтүен әйтте. Ул да булмый, Әлмирә белән Тәнзилә килеп
җитте. Алар бәрәңгеләрне сайлап, җыеп, капчыкларына
тутыра башлады. Җәмилә бәрәңге алышкан булып, әйбәтләрен,
эреләрен генә тутыра үзенә, дип пышылдашып алдылар.
Җәмилә исә ишетмәмешкә салышты. Сүз куертып
тормады. Бәй, болар алынып бетмәгән бәрәңгене казырга
булышмыйлармыни?! Тутыра да башладылар ич. Җитмәсә,
сөйләнгән булалар. Иртәдән кичкә кадәр бил бөгеп, чак
кына сайлабрак тутырырга хакы бар да инде. Хуҗа үзе,
сайлабрак тутыр, дип торды. Алар әзергә бәзер. Көн буе үз
эшләрен бетереп йөрделәр. Ник булышырга килмәделәр,
килсеннәр иде, дип гаҗәпләнеп уйлады Җәмилә. Әмма бер
сүз дә дәшмәде.
Җәмилә танышына тагын шалтыратты. Нишләп тора
инде, килмичә? Якты күздә кайтып җитәсе иде, фатирга да
кертәсе бар бит әле, дип борчылды.
Танышы исә: «Киләм, киләм! Килеп җитеп киләм. Хәзер
барып җитәрмен», — дип тынычландырды.
Җәмилә капчыкларының авызын бәйләп, бер урынга
өеп куйды да хуҗа белән исәп-хисапны тәмамлап, машинаны
каршы алырга кузгалды. Байтак кына баргач, олы юлга
чыкты. Танышын көтә башлады. Менә-менә килеп җитәр.
Ярты сәгатьләп вакыт үтте. Бу вакыт эчендә өйдән чыкса
да, килеп җитәргә тиеш бит инде. Ни булды? Көтә торгач,
өши башлады. Тагы ярты сәгать, ә бәлки, күбрәктер дә әле,
вакыт үтте. Көтә-көтә көтек булды. Өшүдән калтырарга
тотынды. Көн дә кичләде. Килеп җитеп килә иде бит. Гаҗәп!
Кая булды? Тагын шалтыратып карады. Әмма телефон
ләм-мим.
Ниһаять, танышы килеп җитте. Кәефсез күренә. Ачулы
да кебек.
— Ни булды? Нишләп шулай озак? — дип кызыксынды
Җәмилә.
— Көтелмәгән тоткарлык килеп чыкты. Машиналар
җыелып китте... — дип мыгырданды.
Җәмиләнең капчыклары урыныннан кузгатылган, капчык
авызларын бәйләгән баулар йомшаган булып чыкты. Димәк,
капчыкларын ачканнар. Бауларын яңадан катырып бәйләде.
Тәнзиләнең улы машинасында килгән икән. Әнисе әзерләп
куйган капчыкларны төяп маташалар. Ул да булмый, кузгалып
та киттеләр. Җәмиләгә эндәшеп тормадылар. Ашыгыч
таю ягын карадылар. Әлмирә капчыклары янына басып,
караштырып торган була. Ул ни Мәнсүрне көтә инде, аңа
утырып кайтыр. Машина бушка. Бәрәңгесен дә очсызга гына
ала инде. Бакчада күршеләр бит. Мәнсүр дә Мәнсүр, дип
харап өтелеп кенә тора бит. Ялагайланып, сатарга булышкан
булып, үз мәнфәгатен күзәткән икән ләбаса. Әйтәм, мактады
да мактады. Бәй, бу бичәләр Мәнсүргә бәрәңгесен алышмаганнар,
имеш тә. Җәмилә кайда тукталган булса, көрәк тә
шунда кадалган килеш тора. Иллә килештерәләр дә инде, ә!
Бакча хуҗасы читтәрәк тора. Нигәдер борчыла кебек,
нәрсәгәдер шомлана бугай. Җәмилә капчыкларын түгеп,
яңадан карап тутыра башласа, я булмаса, бәрәңгеләрен
алмыйча, акчасын кайтарып бирүен таләп итсә, нишләрмен
дип куркып торадыр, мөгаен. Ә аның һич тә акчаны кире
бирәсе килми. Яхшы хакка сатты бит ул! Сайлабрак тутыр,
дип рөхсәт тә иткән булды. Хакына бәхәссез риза булсын,
дип хәстәрләве булган икән. Менә сиңа мә! Ә нәрсә килеп
чыкты? Нишләргә? Әлбәттә, Җәмилә капчыкларын бушатып,
бәрәңгесен тикшереп, яңадан яхшылап карап тутырыр да
иде. Әмма танышының ачулы, кәефсез булуы аны туктатты.
Танышы бөлдерде, ул комачаулады. Танышы капчыкларны
машинасына салды да кайтып та киттеләр. Әлмирә белән
Мәнсүрнең өсләреннән тау төште.
Ниһаять, Җәмилә яшәгән йортның подъезды янынарак
килеп туктадылар. Бер капчыкны күтәреп, лифт янына кертеп
куйды да икенчесен алырга китте. Лифт янында беркем
юк. Хатын аның артыннан чыкты. Һәм гаҗәпкә калды. Ир
капчыкны чишеп, бәрәңгесен бушатып маташа түгелме?
Аның килгәнен күреп, тоеп, капчыкны көчәнеп, чак күтәргән
булып кыланып, подъездга юнәлде. Әллә бушатты инде,
дип уйлады хатын. Борылып, ир артыннан иярде.
Ә тегесе: «Авыр икән. Авызы чишелеп китте...» — дигән
булып, сөйләнә-сөйләнә, капчыкның авызын бәйләп азапланды.
Аннары өченчесен алып килде. Лифтка төяп мендереп,
фатирга кертте. Тиешле акчасын алып, чыгып та китте.
Хатын капчыкларын тикшереп чыкты. Уртадагы капчык
нык кына кимегән, башкалар янында тәпән кеше кебек аерылып
ук тора. Тәки алган бит бу! Мескен! Шул көнгә калган
икән. Ятим хатынның бәрәңгесен алмаса! Әйтәм, җиңел генә
ризалашты.
Җәмиләгә кыен булып китте. Бу нинди көн булды?! Барысы
да кирегә, дип әрнеде. Ничек итеп кеше хакына кермәк
кирәк. Кешедән оялмаса, Аллаһы Тәгаләдән куркыр иде.
Битсез!
Ул идәнгә гәзитләр җәеп, бәрәңгеләрен таратып салды.
Теге хатыннар аның капчыкларын бушатып, бутап,
әйбәтләрен үзләренә алып, вак, киселгән, бозыкларны аңа
салганнар бит. И Ходаем! Көн буена хуҗага бәрәңге алышуының
игелеге шулмы? Алар үзләренең бакчаларында эшләп,
әзергә килеп, төяп алып китте. Ул чүп-чар, ташландык
бәрәңге белән калды. Гаделлек кайда? Хуҗа кеше ни карап
торган? Әйтәм, бөрешеп, бер сүз дәшми, читтә генә торды.
Рәхмәт тә юк. Хатын гарьлегеннән елар чиккә җитте.
Җитмәсә, танышы да биргән акчасы белән канәгать
түгеллеген
сиздерде. Ничек ризалатырга соң ул адәмне?
Юлда нидер булган, күрәсең. Я үзе әйтмәде. Аңа да хәтере
калды. Ни булганын сөйләп, аңлашып, килешергә була бит
инде.
Ул аларга барып кайтырга булды. Хәмдия белән сөйләшеп,
эчен бушатып, юаныч таба алмасмы? Эче пошып,
күңеле
кырылып тора. Кирәк була калса, дип, запаска алып
куйган бик һәйбәт, кыйммәтле гараж йозагын да алып
барды. Ире үлгәч, Җәмилә гаражын сатып җибәрде бит.
Яхшы әйбер иясен таба алмый ята иде.
Танышына йозак ошады, әйләндереп-әйләндереп карап,
шатланып алды. Аның машиналары да күп, гаражлары да
җитәрлек. Кирәкле әйбер! Запас беркемнең дә эчен тишми.
Әйдә алсын, тик риза гына булсын.
Хәмдиягә, бәрәңге капчыгының берсе нык кына кимегән
иде, дип сөйләп алды.
— Безгә япмыйсыңдыр бит, — дип, ачу катыш әйтеп
куйды анысы.
— Ни әйтергә дә белмим. Аптырап әйтәм инде. Мин
машина каршыларга киткәч, капчыкларыма тутырып куйган
бәрәңгеләремне алыштырганнар, сайлаганнан калганны тутырганнар,
— дип, үзен әрнеткән хәсрәтләрен сөйләп, Хәмдиядән
таяныч эзләде. — Аннан алып ялгыштым, — дигән булды.
Чәй эчкәндә дустының ире, торып, ишек янына барып,
анда кыштыр-кыштыр нәрсәдер чокынды, нидер эзләде.
Җәмилә сумкасын ишек янындагы тумбочкага куйган иде.
Кайтышлый банкка кереп, фатирга түләргә дип, сумка кесәсенә
санап акча салып куйган иде. Нәрсә кыштырдата соң?
Тумбочка өстендә берни юк иде. Аның сумкасын бутый
шикелле. Шикләнеп, ишек янына барырга, дип кузгала
башласа, Хәмдия җибәрми. Юлына аркылы баса да сөйләнеп
туктата, сөйләнепме сөйләнә. Өстәл артыннан, икенче яктан
урап чыгарга уйлаган иде, Хәмдия, суыткычны ачкан булып,
юлына аркылы төште. Ишек тирәсе бөтенләй күренмәс
булды. Ә ире һаман кыштырдый да кыштырдый. Җәмилә
утырган урыныннан торып әле бер яктан, әле икенче яктан
чыгарга омтылып караса да, сумкасы янына бара алмады.
Ә ир анда һаман нәрсәдер бутады да бутады. Хуҗа хатын
ишек янында булашкан ире ягына еш кына карап-карап
алгалады. Аңардан ымлау көтте шикелле.
Ниһаять, ир өстәл янына килеп утырды. Җәмилә өстәл
артыннан чыгып (аңа юл ачык иде, юлына аркылы төшүче
булмады), кайтырга кузгалды. Әлбәттә, кайтышлый банкка
керде. Фатирга түләргә дип әзерләп куйган акчасын алырга
сумкасына тыгылды. Акча юк иде.
Өстәл артында сөйләшеп утырганда Хәмдия ире машинасы
белән икенче машинага бәрелеп, фаралары кырылуын,
тагын нәрсәләредер ватылуын сөйләп утырган иде. Ә-ә, аңлашылды!
Авария булган икән. Әһ-һә. Менә ни өчен кәефе
булмаган, юлда озаклаган. Ремонт хакын Җәмилә кесәсеннән
түләргә булганнар, имеш. Әйтәм, чәй эчәбез дә, чәй эчәбез,
дип, өстәл артына көчләп утырттылар. Ир аның сумкасын
кая куйганын күзәтеп, бик тырышып карап торган иде шул.
Әйдә, баеган алар баесын. Мин ул акчадан гына ярлыланмам.
Аларның гына кесәләре саекмасын. Күңелләре булсын!
Сөйләшеп килешкән хакын бирде. Гараж йозагы бүләк итте.
Ул үзе зур акча тора иде әле. Сумкадан акчаны алды, бәрәңгене
дә эләктергән иде. Шул килеш тә Хәмдия, еш кына,
бакчадан бәрәңге алып кайтып биргәнгә акча аз бирдең,
дигән сыман, ризасызлыгын белдереп, төртелеп, зарланып
алгалады. Бу нинди туймас кешеләр булды?! Очсызга алам
ди торгач, өчләтә чыкты ул бәрәңгенең хакы. Әйе, нык кыйммәткә
төште ул бәрәңге. Алырсың очсызга хәзерге заманда!
Биш кат тиреңне тунарлар. Кешеләр сизелеп үзгәрде.
Үкенечлесе шул — яхшы якка түгел. Кеше хакына керүдән
һич кенә дә курыкмыйлар.
Иптәшләренә, танышына нык хәтере калса да, Җәмилә
берни сиздермәде, берсенә бер сүз әйтмәде, эчтән генә
әрнеде: «Я Раббым, үзеңә тапшырдым. Ни кылсаң да Синең
кодрәтең киң!»
...Шушы кышны уйламаганда, көтмәгәндә Тәнзилә дөнья
куйды. Әлмирәнең кызы авырып, терелә дә, бакчага да йөри
алмады. Хәмдияләрнең унлап умартасыннан бер генә умартасы
да калмаган, туңып үлгәннәр. Кеше хакына керү эзсез
үтми шул. Байлыкны адәм баласына сынау өчен бирә бит
ул Аллаһы Тәгалә. Байлык бүген бар, иртәгә юк.

Фото: pexels.

***

Фәридә Сәйфуллина (Гыймадиева) Башкортстанның гүзәл табигатьле Салават районының Таймый авылында туып-үскән. Бу авыл Сукаешлы һәм Атау елгасы кушылган уйсулыкта урнашкан. Өлкәннәр авылны Атау дип тә йөрткән. Фәридәнең балачагы авыр сугыш елларына туры килә.

1956 елда Урмантау урта мәктәбен, 1961 елда Октябрьнең 40 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Университетта укыганда журналистлар әзерләү факультативы оештырыла. Шунда укып, «Кызыл таң» гәзитендә практика үтә. Укуын тәмамлагач, шул гәзиттә әдәби хезмәткәр булып эшли. Аннары алты ел мәктәптә башлангыч сыйныфларда урыс теле укыта.

1969 елда икенче шәһәр типографиясенә корректор-редактор булып урнаша. Эш кызыклы да, җаваплы да була. Җәмәгать  эшләренә чума. Агитатордан башлап, пропагандист, местком председателе, партоешма секретаре урынбасары, Киров район халык судында халык утырышчысы, иптәшләр суды рәисе, шәһәр советы депутаты вазифаларын үтәргә туры килә. Аларны күңел биреп, тырышып, үзенең ял вакытлары исәбенә башкара.

1982 елда УЗКАда техник документация бүлегендә инженер булып эшли башлый. Аннары СКТБ «Меркурий» оешмасына (соңрак – НИИ ЭСК) чакыралар. Фәридә Кауметдин кызы «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә.

Әдәбият, журналистика – аның яраткан шөгыле. Урта мәктәптә укыганда ук стена гәзитенә мәкаләләр язган. Төрле жанрларда иҗат итә. «Мәхәббәт кайчан ярала?»  (Уфа, 2018), "Дөньясы шундый..." (2022) үзнәшер китаплары дөнья күрде.

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Хәерчегә җил каршы
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Хәерчегә җил каршы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: