Барлык яңалыклар
Дөнья бу
20 Май 2022, 10:29

Гөлүсә ХИСМӘТУЛЛИНА. Еллар узган саен сагындыра...

Чакмагыш районының Каргалы авылында берьюлы ике бәйрәм. Очрашуга кайткан урамдашлар арасында безнең кебек 40, 50 ел буена күрешмәгәннәр дә бар иде... 

Гөлүсә ХИСМӘТУЛЛИНА. Еллар узган саен сагындыра...
Гөлүсә ХИСМӘТУЛЛИНА. Еллар узган саен сагындыра...

 Бөек Җиңү бәйрәме унаеннан Чакмагыш районының барлык авылларында батырларны искә алу чаралары оештырылды. Салкыннардан соң нәкь шушы көнне – 7 май иртәсендә балкып чыккан кояш бар жиһанга нурларын мул сипте. Туган авылым Каргалыда сугыш яланнарында ятып калган яугирләребезнең исем-шәрифләре ташка уелып язылган обелиск янында тантана утте. Бәйрәмнең иң кадерле кунаклары – тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары. Обелиск чәчәкләргә күмелде, тирә-ягы чиста, пөхтә. Бөек Ватан сугышына авылыбыздан 99 кеше сугышка китеп, шуларның 55е кире әйләнеп кайта алмый. Чарада яу кырында ятып калганнар, сугыштан соң фронтта алган яралардан вафат булганнар, махсус операциядә батырларча һәлак булган яугир авылдашыбыз Данил Вәлиев та бер минут тын калып искә алынды.

Чарада катнашучыларга муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалиевның җылы теләкләрен авыл биләмәсе башлыгы Рамил Вәлиәхмәтов җиткерде. Җирлекнең ветераннар советы рәисе Рәзилә Нәбиева тыл хезмәтчәннәренә тирән рәхмәтен белдерде. “Авыл биләмәсендә бер генә сугыш ветераны – Мират абый Локманов кына исән. Тыл хезмәтчәннәренең дә саны күп түгел. Үсеп килүче яшь буынга теләгем шул – авылда яшәүче өлкәннәр янына еш барыгыз, хәлләрен белешегез, ярдәм итегез. Сугышлар булмасын, дөньялар имин торсын”, – диде ул.

Мәдәният хезмәткәрләре Розалия һәм Радик Гафаровлар, китапханәче Дилә Галиева, мәктәп укучылары батырларны искә алып шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Аларны тыңлаганда өлкәннәр арасында кулъяулыклары белән күз яшьләрен сөртеп утыручылар да бар иде. Бу аңлашыла да – үзәкләренә үтеп кергән ул еллар, мәңге төзәлмәслек яра булып, куңелләрен әле дә борчып тора. “Сугыш чоры кыенлыклары турында сөйләп кенә бетерерлек түгел, бик авыр булды. Мәктәп укучылары гына булсак та, Җиңү көнен якынайту өчен әниләр, апалар белән тырышып эшләдек, ачлык-ялангачлык дип тормадык. Хөкүмәтебезгә рәхмәт, бүгенге тормыштан канәгатьбез, кайгыртучанлык тоеп яшибез, тыныч тормышың кадерен белеп, илһамланып яшәгез”, –диде тыл хезмәтчәне Рәзинә апа Ямалетдинова.

Бер караганда тантаналы, бәйрәмчә мизгелләр. Әмма ни генә булмасын, анда катнашучыларның халәтендә сагыш чагылды. Сугыш китергән яралар яши, һәр яз саен яңара, хатирәләрне кузгата шул. Бергәләп башкарган җырлар да, ничектер сагышлы тантанага уралган иде.
Сугыш ветераны Миңлесафа Мостафинның кызы, авылда әти-әнисе нигезендэ матур гомер кичерүче Гөлсинә апа чараны оештыручыларга рәхмәт әйтеп, балаларга күчтәнәчләр таратты. Сугышлар кабатланмасын, гомерләр өзелмәсен, дөньялар имин булсын, дигән теләкләр белән таралышты һәркем тантанадан.
Көннең икенче яртысында авылның Чишмә урамында беренче тапкыр халык бәйрәме уздырылды. Очрашуны оештыру теләген күңелемдә күптәннән йөртә идем. Агымдагы елның гыйнвар аенда әтиемнең 90 яшьлек юбилеена җыелгач, икетуган сеңлем, Рәҗәп авылыннан кунакка килгән Илүсә Гомәрова белән бу хакта сөйләшеп, киңәшләшеп утырдык. Сеңлемнең оештыру сәләте көчле булуын белеп, бу изге эшне башкарып чыгачагына иманым камил иде.

Иң беренче эш итеп ул интернет челтәрендә үзебезнең урам төркемен булдырды. Шушы төркем аша бер-беребез белән элемтәгә чыктык. Кайта алганнар бар да кайтырга тырышты. Илебез, республикабызның төрле төбәкләрендә яшәүче урамдашлар, туганнар, якташлар кайтты. Бөтен кунаклар да һәрберебез өчен якын һәм кадерле иде. Урамнын нәкь уртасында, Әхмәдуллиннар йортының капка төбендә бәйрәм урыны сайланды. Анда агалы-энеле Ирек һәм Илгиз Ямалетдиновлар уллары белән казан асып, учак ягып җибәрделәр, күмер самавырларында үлән чәе әзерләнде. Өстәлләр, эскәмияләр тезелде, шарлар, флаг белән урам бизәлде. Безнең урам авылыбызда иң кыскасы – 19 йортлы (хәзер аларның да берничәсе юк инде) гына урам санала. Без үскән заманда йорт саен 5-6, хәтта 10 бала булган гаиләләр бар иде. Урамыбыздан ерак түгел бөтен авылга бердәнбер чишмәбез челтерәп ага иде. Аны һәр яз саен әти-әниләребез өмә ясап чистарталар иде. Чишмәгә барган юлда кечкенә түгәрәк тауда яшел чирәм чыгу белән урам балалары төрле уеннар уйнап үстек. Таунынң итәгеннән өй юарга кызлар кар суы ташыйлар иде.  Балачакта “Карга боткасы” бәйрәме дә шушы тауда үтә иде. Урамнан без җыелып килгәнче йомшак, изге күңелле Рәзифә апабыз (мәрхүмә инде, урыны оҗмахта булсын) казанда ботка пешереп, безне көтеп тора иде. Гомумән, урам, авылыбыз гүзәл табигате, уңган халкы, алтын башаклы басу-кырлары, челтерәп аккан чишмәсе белән дан тота. Урамыбызның исеме дә шул шифалы сулы чишмәбез белән бәйле.

Ә инде архив документларына таянып, шулай ук телдән-телгә күчеп килган риваятьләр буенча шуны әйтергә була: урам тарихы Фәтхелгөлем Шәймөхәммәтов, Миңнехан Ямалетдинов, бертуганнар Галиулла, Хәйрулла, Хәмидулла, Әхмәдулла Хисмәтуллиннар гаиләләре күчеп утырудан башланган. Алар игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Колхозлашу чорында Миңнехан Ямалетдинов беренче рәис була. Туган авылымның тылсымлы табигате генә матур түгел, кешеләре дә уңган, сөйкемле. Ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп, өлкәннәрне табын түренә утырттык.
– Рәхмәт кайтуыгызга, без, урамдашлар, бергә булганда, ярдәмләшеп эшләгәндә барысын да булдырабыз, – диде сәламләү сүзендә, бәйрәмне ачып Илүсә Мәфтүн кызы.

Әйе, урамыбызда эшчән, тырыш, уңган-булган талантлы гаиләләр яшәгән һәм яши.
Сикәлтәле тормыш юлыннан озак еллар матур гомер кичергән, күп балалар тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына озатып, бәхетләренә сөенеп яшәгән гаиләләр бихисап. Әмма күпләребезнең газиз, кадерле кешеләре мәңгелек йортка күчтеләр инде (урыннары оҗмах түрендә булсын). Аларны бер минут тын калып искә алдык, истәлекләребез, балачак шуклыкларыбыз белән уртаклаштык. Хатирәләребезне яңартып, Рида апа Хаҗиәхмәтова үзе иҗат иткән шигырьләре белән безне Шырпылы урманы, Коңгырча тавы, Гөлҗимешлеккә дә алып кайтты.
Җыр-моңга бай урамдашларым очрашуда барлык борчу-мәшәкатьләрне онытып, бергә күңел ачып, элекке җырларны искә төшереп, рухи ял алды. Балачак уеннарында актив катнашып, олысы да, кечесе дә бүләкле булды. Ир-егетләр казанда телеңне йотарлык аш пешерде, шашлык кыздырды, самавыр чәен әзерләделәр. Хатын-кызларның камыр ризыкларыннан, тәмле компотлардан табын сыгылып торды.
Һәркемнең бар осталыгын, күңел җылысын биреп әзерләнгәне күренеп тора иде. Оештыручы Илүсә Мәфтүн кызы Гомәрова очрашуның барлык чараларын бөтен нечкәлекләрен дә уйлап оештырып эш итте. Кемнәрдер -- балалар бакчасына йөрүче сабыйлар, кемнәрдер пионерлар булып киенеп, “рольләрен” оста итеп башкардылар. Өлкән яшьтәгеләрне дә уйнатып, җепкә бәйләнгән бүләкләрне күзләрен яулык белән бәйләп кистереп алдырдылар. Конкурс, уеннарга бүләкләрне Уфа шәһәреннән Роза Ямалетдинова күпләп алып кайткан. Бәйрәмне музыкаль яктан Фәһим абый Тимергалиев бизәде.
Оныклар да матур җырлавы, театрлаштырылган тамашада сәхнә осталыгы белән сокландырды. Әдилә Фәсхетдинова – шундый талантлы оныкларның берсе. Бәйрәмдә Чишмә урамында туып-үсеп, читтә яшәүчеләр, авылда гомер итүчеләр һәм аларның балалары, оныклары белән бергә 100дән артык кеше катнашты. Урамдашлар хис-тойгыларын сөйләп бетерә алмыйлар. “Моның кадәр җанлы, күңелле, дулкынландыргыч булыр дип уйламаган идек тә. Бер гаилә бәйрәме кебек узды бу очрашу!” – диде ерак Себер якларыннан кайткан классташым Риф Зарипов. Очрашуга кайткан урамдашлар арасында безнең кебек 40, 50 ел буена күрешмәгәннәр дә бар иде.
– Очрашудан күңелле һәм матур видеоязмаларны карап көн дә сөенәбез, көлешәбез. Мин узем Уфа шәһәрендә яшим. Очрашу – тарих бит ул, элегрәк тә оештырасы калган икән, – дип сөйләде Нәдим Фәттахов.
– Без – күршеләр. Минем гаиләмә дә бик ошады урам бәйрәме. Әле һаман да шул очрашу мизгелләре белән яшибез. Әйе, урамыбызда санаулы гына калган өлкәннәрне сөйләтәсе, тарихны язып калдырасы иде, – дип хисләре белән уртаклашты Зөлфә Ямалиева. – Балачак, яшьлек, үткәннәр һәм бүгенгеләр – барысы да авылыбыз, урамыбыз белән бәйле тормышыбыз мизгелләре. Моннан соң да исәнлектә очрашырга язсын!

Гөлүсә ХИСМӘТУЛЛИНА. Еллар узган саен сагындыра...
Гөлүсә ХИСМӘТУЛЛИНА. Еллар узган саен сагындыра...
Гөлүсә ХИСМӘТУЛЛИНА. Еллар узган саен сагындыра...
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: