Барлык яңалыклар
Дөнья бу
18 Май 2022, 10:26

Заһит МУРСИЕВ. Югалган ай

Караидел районының Абдулла авылында була бу хәл. 1933 елда булган инде, ул чакта мәчетләрне бетерү шаукымының тәмам котырган чагы иде, дип сөйләделәр картлар.

Заһит МУРСИЕВ. Югалган ай
Заһит МУРСИЕВ. Югалган ай

Караидел районының Абдулла авылында була бу хәл. 1933 елда булган инде, ул чакта мәчетләрне бетерү шаукымының тәмам котырган чагы иде, дип сөйләделәр картлар. Безнең авылда мәчет эшләмәгән инде, япкан булганнар, ә манарасы һаман да тора икән, активистларның моңа ачуы килгән. Янәсе, барлык совет халкы бердәм күтәрелеп социализм төзегәндә, монда авылны котсызлап манара басып тора. Властьлар алдында кыен бит, караңгы дин сөремен һаман да бетерәлмисез, дип тиргәячәкләр.

Юк инде, башкача түзеп булмый, аударып куярга кирәк. Ир-атлар манараның баганаларын кисеп чыгаралар, инде этә-төртә аударырга тырышалар, ә ул аумый. Менә бер тискәре нәрсәкәй, кая эләгеп тора соң ул? Карап чыгалар, бернәрсәгә бәйләнмәгән, терәкләре кисеп өзелгән, җимерелергә тиеш, ләбаса. Тагын-тагын көчәнәләр – манара бирешми. Инде атлар алып киләләр, шуларны җигеп, арканнар белән тарттыра башлыйлар. Алай да озак кына изаланалар әле. Шуннан соң гына мәчет манарасы шыгырдый башлый һәм, ниһаять, гөрселдәп авып төшә. Ул җиргә килеп төшүгә очындагы ае тәгәрәп китә һәм югала.

Айны эзлиләр, ләкин табалмыйлар. Менә гаҗәп, тигез урын, төшеп китәргә чокыр-чакыр юк, күренми калырга куаклы урын түгел, кайда соң бу тәгәрмәч зурлыгындагы ялтырап торган ай? Дистәләгән пар карап торганда ничек югалырга мөмкин, энә түгел дә инде?

Энә түгел, ләкин гаҗәп рәвештә юкка чыккан ай әлегә кадәр табылмаган.

Бу хәлне безнең авылда картлар гыйбрәт итеп искә ала иде. Чөнки манара аударган чакта бер читтә басып торган мулла сөйләнеп торган булган. «Нишлисез сез, тәмуг кисәүләре, үз башыгызга ашкынасыз бит. Совет властына Алланың каргышы төшсә, бик озак яшәмәс ул. Курка белегез», – дип әйткән, имеш. Чыннан да, шулай булды бит.

(Миңнулла Муллаян улы Сәгадиев сөйләде. 1913 елгы. Район үзәгендә ташчы, механизатор булып эшләде).

Фото: quran-sunna.ru

Заһит МУРСИЕВ. Югалган ай
Заһит МУРСИЕВ. Югалган ай
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: