Барлык яңалыклар
Дөнья бу
17 Май 2022, 09:42

Земфир ӘХЪЯРОВ. Пәрәмәч. Бер балыкчы авызыннан

Әни  туңдыргычтан эчәк фаршы түгел – балык кармаклый торган җимне, арпа ярмасын алып кулланган.

Земфир ӘХЪЯРОВ. Пәрәмәч. Бер балыкчы авызыннан
Земфир ӘХЪЯРОВ. Пәрәмәч. Бер балыкчы авызыннан

Балыкка йөрергә яраткан кешегә төрле күренешләр, төрле кызыклар еш очрый. Шул исәптән миңа да. Бер мәлне, хәтсез вакыт балык кармаклагач, яныма җиңел автомобиль килеп туктады. Минем яшьләр тирәсе берәү шуннан төште дә, балык кармаклау өчен  кирәк булган нәрсәләрен күтәреп минем янга ук килде.

– Балык эләгәме? – булды   беренче сүзе.

– Эләгә, алай ярыйсы гына.  

– Нәрсәгә тотасың? – яңа иптәшем сөйләшергә әвәс ахрысы.

– Селәү дә бар, арпа ярмасы да.

Кармак җебен сүтеп, җим куеп, суга ыргытмыйча яңадан сүз башламый торды. Минем дә артык исем китмәде.

– Кайсы авылдан? – кабат телгә килде бу.

– Фәлән авылдан, ә үзең?

Ул район үзәгенә якын гына авылдан икән. Сөйләшә торгач якынаеп киттек. Балык тоткандагы кызык-мызыклар да искә төшә башлады. Сәлим (балыкчы иптәшемнең исеме шулай) сөйләгәннәрнең берсен сезгә дә хәбәр итмәкчемен.

...Җәй урталары.  Балыктан кәефсезрәк кайттым. Җимне мулдан әзерләгән идем дә, аз каптырдым табаннарны. Ярый, тагын барсам күбрәк эләгер әле дип, үземне тынычландырдым. Балыкларны бакчадагы су савытына салып, чәй эчәргә, өйгә кердем. Артып калган җимне туңдыргычка урнаштырдым. Берничә көн үткәч район үзәгенә барырга туры килде. Йомышларымны йомышлап кайтуга, ихатадан үк ниндидер тәмле ис – кызган май исе каршы алды мине. Әни нәрсә пешерде икән? Тамак та ачыгып кайткан идем, нинди шәп булды. Шатланып өйгә керсәм, әни пәрәмәчләр пешерә иде. Минем яраткан ризыгым! Тиз арада өсләремне алыштырып, юынып алдым да, пәрәмәч ашарга утырдым. Чәй дә куеп җибәрде. Кулымны пешерә-пешерә, берсен авыздан “сулар килеп” каптым. Эх тәмлелеге, дип кенә уйлай башлаган идем, ничектер төчкелтем булып тоелды. Тагы каптым. Эчлегенә, мал эчәген бүрттереп  ит турагычтан чыгарган фаршны салган. Ничектер фаршның тозы азракмы, яисә мае җитмиме – аңлап булмады. Әни эшен тәмамлагач, пәрәмәчләрне бераз төреп  алды да:

– Җылы килеш Кәримә апаңа да кертеп чыгыйм әле, – дип кабаланып чыгып китте. Бер өй аша гына, үзе генә торган, әнинең ахирәте. Аларның бер-берсенә шулай пешергән ашамлыкларыннан авыз иттерә торган гадәтләре бар.

...Мин, пәрәмәч төче булса да ашавымны дәвам иткән җирдән, шып туктап калдым! Һәм урталай бүлдем дә эчлеген тикшерә башладым. Минем сизенүем юкка булмаган икән. Әни  туңдыргычтан эчәк фаршы түгел – балык кармаклый торган җимне, арпа ярмасын алып кулланган. Көтелмәгән хәлдән соң көлеп арыгач, әнинең күрше ападан кайтканын көтә башладым. Хәтсез вакыт үткәч кенә, күңеле булып әни кайтты.

– Чәй эчеп тордык, шуңа озакладым, – ди.

– Пәрәмәч тәмле булдымы соң? – димен.

– Тәмле булды, Кәримә апаң яратып  ашады, – ди.

Туңдыргычны ачтым да, тиелмәгән мал эчәге фаршын әнигә  күрсәттем:

– Эчәк калган бит, икенче пешерүгә!

Хәзер әни  аптырашта калды.

– Нишләп калган, алып бетергән кебек идем.

Шунда көлә-көлә кулга пәрәмәч  алып урталай ачтым:

– Игътибарлап кара әле, ялгыш балыкларга дигән җимне эләктергәнсең. Карап-карап торды да,  пырхылдап көлеп җибәрде:

– Әй, Кәримә мактый-мактый чәй эчте, сизмәдек тә. Икебезнең беребез сизмәдек!.  

... Калган пәрәмәчләрнең эчлеген тавыкларга чыгарып салды да, камыры белән рәхәтләнеп, көлешеп, тагы берәр чынаяк чәй эчтек!  Ә балыкларга яңадан җим  әзерләргә туры килде.

Фото: https://www.gastronom.ru

Земфир ӘХЪЯРОВ. Пәрәмәч. Бер балыкчы авызыннан
Земфир ӘХЪЯРОВ. Пәрәмәч. Бер балыкчы авызыннан
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: