Дүрт-биш яшьлек малай җылы мич башына сузылып яткан да, бәләкәй генә чаршауның очын күтәреп, мөкиббән китеп, өстәл тирәли утырган кунакларны күзәтә. Кунакларны дигәч тә, әнә, өстәлнең түрендәге таныш түгел абыйны күзәтә ул. Әтиләре әллә кайчан көтеп алган бу кунак кем икән соң? Кергәндә үк кулына ашъяулыкка төрелгән бер әйбер күтәреп керде. Бик кадерләп саклаганга охшаган аны бу абзый. Керү белән иң кадерле урынга – сандык өстенә куйды. Мич башыннан аны күзәтеп ятучы Тимермәгърүфне күреп, шаярма, дигәндәй, зур бармагын да селкеп куйды. Ошады кунак малайга, бик ошады.
Табын кыза башлагач, әтисе, акрын гына тамак кырып: “Галиәхмәт, көттермә инде, без сине тыңларга җыелдык бит, энекәш”, – дип кунакка эндәште.
Кунак, шул сүзне генә көткәндәй, йөзенә олпатлык билгеләре чыгарып, сандык өстендәге теге кадерле әйберне кулына алды. Бераз вакыт уйланып, кешеләргә карап торгач, бармакларын йомры төймәләргә басып йөгертә-йөгертә, башын артка ташлап, бер дәртле көйне уйнап та җибәрде. Җыелган бар халык кунакка төбәлде, йорт эчен биләп алган моңлы көй һәммәсенең күңелен әсәрләндерде.
Тимермәгърүф аптыраудан гаҗиз калды. Ничек инде шул кечкенә әйбердән күңелләрне әллә кая очыручы, тирбәндерүче көй чыксын ди? Бу кунакның бармакларында бер-бер хикмәт бардыр, дип уйланды. Аның тизрәк бу әйберне тотып карыйсы, телләренә басып-басып, матур көйләр чыгарасы килде. Әтисе улының шаккаткан йөзенә карап, бу әйбернең исемен әйтте. “Гармун” дип атала икән ул! Гармуның булса, тырышсаң, бар кеше дә уйнарга өйрәнә ала, дип тә, өстәде. Әй бүген уйнап та торды Галиәхмәт абыйсы: гармун күрекләреннән әле дәртле, әле моңсу көйләр бер-бер артлы агылды гына! Кушылып үзе җырлап та җибәрә, кунакларны да җырлатып ала, дәртле көйләр сыздырып, биергә дә төшерә. Төн урталарына чаклы лампа яктысында рәхәтләнеп күңел ачты күрше-күлән.
Алар чыгып киткәч тә бик озак йоклый алмый ятты Тимермәгърүф. Мич башыннан үрелеп-үрелеп сандык өстенә, теге гармун шунда калмадымы икән дип, берничә рәт карап алды. Их, шундый гармуным булсын иде минем дә дип, эченнән генә хыялланып та алды.
Таң атуга торып утырган улын күреп, әтисе: “Йокла улым, иртә әле”, дип әйтеп караса да, малайның күзенә йокы кермәде, теге гармунчы күз алдыннан китмәде. Тик гармунчы таң сарысыннан үз авылына кайтып киткән иде инде. Чәй эчеп ризыклангач, малай, башкалар ишетеп куймасын дигәндәй, “Әткәй, минем дә шундый гармуным булсын иде”, – дип, өмет тулы күзләрен төбәде. ”Эй, улыкаем, безнең көч җитә торган әйбер түгел шул ул гармун. Менә үсәрсең, бу тормышлар, бәлки, син үсүгә рәтләнер, алырсың шул вакытта гармунны, улым, сыер хакы түгелдер әле”, – дип улының аркасыннан сөеп алды.
Шул көннән Тимермәгърүф өчен өмет тулы көннәр соң башланды: кайда гармун тавышы, ул шунда барды, гармунчының гармун телләре буйлап бармакларын йөгертә-йөгертә уйнавын мөкиббән китеп карап торыр булды. Тормышның кайчан яхшырырын тәрәзәдән дә карап, урамга чыгып та көтте Тимермәгърүф.
“Улыбызга җиде яшь тулды инде, зур егет булды, әтисе”, – дип әнисенең аркасыннан сөйгәне, күз алдында онытылмас күренеш булып, исендә кала аның. Шул елны әтисе белән әнисен бер-бер артлы күршеләре күтәреп каядыр алып чыгып киткәннәре бүгенгедәй исендә. Башкача кайтмадылар алар. “Әткәй, әнкәй кирәк” дип елап утырган чагында апаларының үзен кочаклап: “Кайтмый алар башкача, без бөтенләй ятим, безнең башкача әткәй-әнкәебез юк”, – дип юатканнары истә. Менә шулай җиде яшьтән ятимлекнең ни икәнен белде Тимермәгърүф. Биш-алты ел үткәч, олы апасы Сабира, сандык өстенә утырып, шундый сүз башлады: “Үскәнем, Тимермәгърүф, күрәсең, тормышлар авыр монда, Гөлзаһира апаң белән шәһәргә чыгып китәргә уйлаштык. Өйне сатарбыз инде, чыгып китеп урнашырга акчасы да кирәк булыр. Ә сиңа, үзең теләгән гармунны сатып алырга дип килештек. Инде балигъ булдың, ил өстендә чыпчык үлмәс, дип әйтәләр, үз көнеңне үзең күрерсең әле”, – дип, Тимермәгърүфкә үзләренең алдан уйлаган ниятләрен җиткерделәр.
Нишләсен егет, кулына гармунын кочаклап, авылда калды. Гармунда уйнарга тиз өйрәнде ул, тик ятимлекнең, ялгызлыкның ачы газабын үз башыннан үткәрде. Өй сатылды. Яшәргә урын юк. Кайларда гына йоклап йөрмәде Тимермәгърүф кышкы салкын төннәрдә! Әле дә күршеләре яхшы булды. Сыер лапасында сыерга терәлеп җылынып йоклаган малайны күрсәләр дә күрмәделәр, белсәләр дә сүз әйтмәделәр, бик салкыннарда өйгә кунарга чакырдылар. Рәхмәтен ул аларга шул гармун телләре аша җиткерә иде. Капка төбендәге бүрәнәләр өстенә утырып, гармунын тартып җибәрүе була, бар күрше-тирә җыела иде аның янына.
Күршеләре икенче кышка “зимләнкә” казып шунда кыш чыгарга киңәш иттеләр. Нәкъ шулай итте дә егет. Кышкы озын кичләрнең күңелсезлекләрен, караңгылыгын кулындагы гармуны ямьләде, караңгы салкын өен яктыртты, җылытты. Юлында очраган бар авырлыкны нәкъ шул гармуны җиңәргә ярдәм итте. Әткәсен, әнкәсен, туганнарын югалту кайгысын бары тик гармун моңнары баса иде.
Үскән чакта үскән идек, тал тамырлары кебек.
Хәзер иңде таралыштык, кош балалары кебек...
Иң яратып уйнаган җыры шул булды аның гомер буена. Әтисе алдан юраган матур тормышта килде егеткә. Гармунчы егетләр элек-электән авылның иң дәрәҗәле егетләре булып саналган. Ул чакларда аулак өйләрне, кичке уеннарны гармунчыдан башка күз алдына да китереп булмаган. Сөйгәне белән нәкъ шундый кичке уеннарның берсендә таныша да инде. Озак та үтми, аны үзенең бәләкәй генә өенә җитәкләп алып кайта.
Шул чакта ул: “Барыбер зурдан өй салып керәчәкбез”, – дип сүз бирә. Тимермәгърүф сүзендә тора. Инде бу вакытта ул авылга танылып өлгергән балта остасына әйләнә. Кайчандыр яшьлеге узган теге зимләнкәне дә онытмады егет. Ындыр ягында чокырсыман булып торган урын һәрвакыт аңа бала чагын, ятимлекнең, ялгызлыкның ачылыгын күрсәтүче ядкарь булып торды...
Матур яшәде ул яратып өйләнгән хатыны белән, матур-матур балалар үстерделәр. Бер кулында балта булса, икенче кулында гармуны булды.
Әйе, Тимермәгърүф абыйның сабантуйларда, башка бәйрәмнәрдә өздереп-өздереп гармун уйнаганын кемнәр генә хәтерләми икән?
Кешенең язмышы үзе туганчы ук маңгаена языла, диләр. Нинди генә сынаулар куйса да, сынмады, сыгылмады, шушы булган матур тормышына куанып яши белде. Әтисе юраган матур тормыш, ялгызлык бәрабәренә алып бирелгән гармун...
Гармун өйдә хәзер ялгызы... Ашъяулыкка төрелеп, сандык өстендә урын алган ул. Җылы кулларына алып, матур көйләр сузган хуҗасы юк инде аның хәзер...
Тик беркөнне, авыл халкын сискәндереп, бабайның ихатасыннан балта, пычкы тавышлары ишетелде. Авыл халкы үз күзе белән күрмичә, бернигә дә ышанмый. Балта тавышы хуҗалары белән, капка ачып, күрешеп, хәл белешеп чыкты күршеләр. Бабасы нигезенә оныгы кайткан икән. Сүз иярә сүз чыгып дигәндәй, Рамил бирегә кайтып эш башлавының сәбәбен авылдашларына сөйләп биргән.
– Картәтием беркөн төшемә керде. Яп-якын булып. Тезләнеп, алларыма килеп, башын иде. Берәүдән дә юратмадым, юратмасам да, көн кебек ачык инде бит. Нигезне ташламаска куша... Кайтуымның төп сәбәбе – менә шул. Бабай, төшемә кереп: “Син генә, бары син генә булдырасың”, – дип әйтте. Гармун да гел сандык өстендә тормас, үзем уйнармын, улым үсә, әнә ул уйнар”, – дип тә өстәп куйды Рамил.
Бу мизгелләрдә тын гына утырган Тимермәгърүф абыйның өе тагын да шау-шуга, гармун моңына күмеләчәгенә беркемнең дә шиге юк иде.