Барлык яңалыклар
Дөнья бу
12 Май 2022, 09:22

Земфир ӘХЪЯРОВ. Балыкта

Ниһаять –  калкавыч шул чаклы нык тартылып куйды, зур балык!

Земфир ӘХЪЯРОВ. Балыкта
Земфир ӘХЪЯРОВ. Балыкта

Балык кармакларга яратмаган кеше бик аздыр, бигрәк тә авыл җирендә. Мин дә  бу эшкә бик әвәс. Гәрчә, фәлән килолы балыклар тотмасам да күңелем канәгатьләнерлек була. Мул сулы, гөрләвекле апрель ае җиткәч тә авылыбызның инешендә, кызыл балчык белән боталып аккан болганчык суда кызылканат  балыкларын  кармаклыйм. Өч-дүртне эләктергәч, “Буа тавы” дигән таудан менеп өйгә таба борылам. Минем балык тоткан урын белән өй арасы алты-җиде минутлык вакыт. Ямьле, тәмле яз исләре  аңкыткан,  сандугачлы май аенда су  тоныклана. Ул вакытта да кызылканатлар эләгә. Ә җәй  айларында, авылыбыздан  ике чакрым чамасы ераклыкта урнашкан, бер ягында уйсу тигезлек,   безнең авыл ягында төрле агачлар үскән бәләкәйрәк кенә урманы булган  зур буа үзенә тарта күңелләрне. Монда, бераз балык кармаклауның үзенчәлекләре бар. Болганчык суда тотканда кармак энәсенә селәү куйсак, буа да әкренләп селәү белән тотудан арпа ярмасына, борчак, кукуруз ярмаларына балык тотуга күчәбез. Билгеле, ярмаларны бераз пешереп алабыз. Аларны пешергән вакытта ук, тәм бирү өчен, ярмага җир җиләге яфрагы салам. Күп очракта арпа ярмасын җим итеп куям.  Табан, карп  балыклары җәен шундый җимнәргә эләгүчән. Алдан ук пешереп әзерләп ипи янчыгына салып суыткычка куям. Балыкка барыр алдыннан алып куйсаң шул җитә, тиз эри.

... Буага барып җиткәч, кармакларыңа тотынганчы буаны “күздән” кичерәсең – балыкчылар бармы, танышлар күренмиме? Шуннан соң гына, аерым бер ләззәт белән, кармакларыңны сүтеп балык кармакларга хәзерли башлыйсың. Энәгә җим куеп суга төшергәч, тагы бер буа өслегенә күз саласың да, рәхәтләнеп, кинәнеп, мөккибән китеп яраткан шөгылеңә тотынасың. Шул вакытта дөньядагы хәлләрдән, ыгы-зыгыдан, син азат.  Бөтен күңелеңне, булмышыңны балык тотуда гына була торган ләззәт биләп алган. Башкача мөмкин дә түгел. Балык калкавычыңны селкетеп алганда, йөрәгең селкенеп куйгандай була, тез буыннарыңның калтыравын сизә башлыйсың. Тын алырга да куркып су астындагы балыкның энәне капканын түземсезлек белән көтәсең. Бу гамәлләр  күп тапкырлар кабатланса да, һәрвакыт беренчегә кулыңа кармак тоткан кеше кебек. Яшен тизлегендә үзеңә каршы очып килгән теннис тубын тотарга әзерләнгәндәй, аякларың үзең дә сизмәстән таптанып тора.   Ниһаять –  калкавыч шул чаклы нык тартылып куйды, зур балык! Шул мизгелдә “йоклап” калырга ярамый, кармак сабын үзеңә таба алып су ягындагы очын өскә күтәрәсең дә  кармак җебе җыйгыч – катушкадагы җепне тиз-тиз генә җыйдыра башлыйсың. Су өстенә, балыкның энәдән ычкынырга теләп көрәшкән вакытта чыккан, дулкыннар хасил була. Менә ике күз дүрт булып көткән балык үзе дә күренде, ярыйсы гына. Табан балыгы. Энәне балык авызыннан ычкындыргач, шатлыгыңны кем беләндер бүлешергә теләгәндәй як-ягыңа карап аласың. Әлбәттә, якында ук булмаса да, су чапырдаганны ишетеп синең якка борылып караучылар бар. Шул вакыт авыз сиңа буйсынмыйча ерылып китә, елмая! Биләп алган җылылык бөтен тәнгә тарала. Күңелле халәт күп тапкырлар кичерелсә дә,  һәр балык тоткан саен кабатланып тора.  Тагын, тагын кармаклыйсы килә. Бердә юкка халык балык кармаклауны чир дип атамый. Әммә, минем бу чирдән бер дә арынасым килми!

Фото: https://www.arsfish.ru

Земфир ӘХЪЯРОВ. Балыкта
Земфир ӘХЪЯРОВ. Балыкта
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: